Театр

 2004-2005 нче уку елыннан мәктәбебездә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Метрәй халык театры режиссеры Яббарова С.Я.,   "Шатлык" театр - студиясен оештырды.  Биредә 3-9 нчы класс укучылары шөгыльләнә. Алар чыгышлар өчен сценарйларны үзләре язалар, әти - әниләр һәм балалар бакчасында йөрүче кечкенәләр каршында чыгыш ясыйлар. Даими рәвештә районда һзм республика күләмендә  үткәрелгән конкурсларда да катнашып киләләр.

2005-2006 нче уку елында студия Сәламәтлек театрларының 4 нче республика- зона конкурсында катнашып, 3 нче урын алды. һәм ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән. 6 нчы класс укучысы Яббаров И. "Иң яхшы роль" өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

2008-2009 нчы уку елында укучыларыбыз традицияне ләвам итеп "Дом моей мечты" исемендәге Сәламәтлек театрлары чыгышында "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштерде һәм алар зона конкурсында уңышка ирештеләр. Хәзерге көндә укучылар яңа чыгышка әзерләнәләр.

2009-2010 нчө уку елында укучыларыбыз җитәкчеләре Яббарова С.Я. белән берлектә сәламәтлек театрының чыгышын әзерләделәр һәм Мөслимдә чыгыш ясап уңай яктан бәяләнделәр.

Мәктәп безнең көннәрдә>>>

 

Hosted by uCoz