website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

 

 

 

Яңалыклар

  2014-2015 2013-2014 2012-2013  2011-2012   2011-2012    2010-2011  2009-2010  2008-2009 
29.08.2009  Республика көненә багышлап үткәрелгән ярминкәдә, мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә һәм җиләк - җимешләр белән  сәүдә иттек.
26.08.2009  Бер төркем укытучылар район үзәгендә үткәрелгән август кинәшмәсенең пленар утырышында катнаштылар. Анда ел дәвамында башкарылган эшләрне чагылдыручы  стенд - отчет тәкъдим ителде. Мәктәбебез яңа уку елына әзерлек буенча 3 нче урынга лаек булды.
25.08.2009 Фән ияләре Олы Чакмак һәм Тойгелде авылларында үткән  семинарларда катнаштылар
10.08.2009  Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча район комиссиясе килде.
01.08.2009 Мәктәптә яңа уку елына әзерлек эшләре дәвам итә: класс - кабинетлар җыештырыла, буяу эшләре башкарыла.

Авылыбыз мәчетенә йөрүче аксакаллар, ярдәм йөзеннән, 2000 сум акча бирделәр. У спортзалның стенасын буяу өчен тотылды.


01.07.2009 Мәктәптә яңа уку елына ремонт эшләре бара. Түбә ремонтланды, беренче этажда стеналар эмульсия белән агартылды.
12.06.2009 9 нчы класс укучыларының "Чыгарылыш кичәсе" үтте
05.06.2009 9 нчы класс укучылары информатика һәм җәмгыять белеме буенча дәүләт имтиханы тапшырдылар.
03.06.2009 Мәктәп яны лагере үзенең эшен башлап җибәрде.
02.06.2009 9 нчы класс укучылары рус теле буенча дәүләт имтиханы тапшырдылар.
01.06.2009 Укучылар җәйге ялга таралышса да, мәктәптә эш туктап тормый. Укучыларның җәйге практикасы башланып китте. Алар кәбестә, борыч утырттылар.
30.05.2009  2008-2009 нчы уку елын тәмамлау линейкасы үткәрелде. Укучылар билгеләр белән таныштылар. һәр класс яхшылап җыештырылды.

9 нчы класс укучылары татар теле буенча дәүләт имтиханын тапшырдылар.


29.05.2009

 

 

 

 

 

Мәктәп күләмендә кече Сабантуй үткәрелде. Анда уку елын уңышлы тәмамлаган укучылар хәрмәтләрде. Тантаналы линейкадан соң кызыклы уеннар: әйбер кисү, таяк тартышу, кул көрәше, татарча көрәш, чүлмәк вату, капчык сугышы кебек уеннар  үткәрелде. Төшке аштан соң укучылар өйләргә таралышты.


27.05.2009 Башлангыч класс укучылары Мөслимгә экскурсиягә бардылар. Алар Матбугат үзәге,  Җиңү паркында һәм  стадионда  булдылар.
9 нчы класс укучылары алгебра буенча дәүләт имтиханын тапшырдылар.
26.05.2009 Башлангыч класс укучылары язгы табигатькә экскурсиягә бардылар

25.05.2009 Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Быел мәктәпне 6 егет һәм кыз тәмамлый. Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы мәшгульлек бюросы җитәкчесе Гизетдинов Н.Н һәм мәгариф бүлегенең БДИ буенча методисты Әхмәтова Р.Г., җирле үзидарә башлыгы Хайбрахманов Р.Р, ветеран укытучылар һәм әти - әниләр катнашты.

8 нче класс укучысы Бәдертдинов Ш. Р.  танталы шартларда паспорт тапшырылды.


23.05.2009 "Шатлык" театр - студиясенә йөрүче балалар (җитәкчеләре Яббарова С.Я.) укучылар каршында"Шомбай чыбыркысы" дигән спектакль белән чыгыш ясадылар.

22.05.2009 Мәктәп күләмендә ата - аналар университетының йомгаклау занятиесе үткәрелде. Анда укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәхртдинова Д.Н., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. еллык эшчәнлеккә анализ ясалдылар. Ел дәвамында конкурсларда катнашкан, актив укучыларның ата - аналары грамоталар белән бүләкләнде. "Шатлык" театр - студиясенә йөрүче балалар (җитәкчеләре Яббарова С.Я.) әти - әниләренә "Шомбай чыбыркысы" дигән спектакльне тәкъдим итте. Чыгыш бик җылы кабул ителде. Мәктәп директоры Шыгаепова С.Җ мәктәбебезнең бүгенгесе турында чыгыш ясады һәм яңа уку елына планнар белән таныштырды.

Ата - аналар университеты занятиесендә җирле үзидарә башлыгы Хайбрахманов Р.Р. катнашты, авылдагы яңалыклар белән таныштырды, проблемалар тикшерелде.


 

18.05.2009 "Кенгуру - 2009" халыкара математик конкурста катнашкан укучыларга сертификатлар тапшырылды. Танышырга>>>
15.05.2009 Мәктәп профсоюз оешмасының отчет - сайлау җыелышы үткәрелде. Яңа профком рәисе итеп Галимова Э.Ф. сайланды.

7 нче класс укучылары физика буенча мәгариф бүлегеннән килгән контроль эш эшләделәр.

Бакча бәрәңге утыртуга әзерләп куелды.


14.05.2009 6 нчы класс укучылары рус теле буенча мәгариф бүлегеннән килгән тест сорауларына җавап бирделәр. Дәресләрдән соң  алар, "Яшә чишмә" операциясенә кушылып, чишмә тирәсен чүп - чардан арындырдылар. Мәктәп яны бакчасының чәчәклекләр бүлегендә туфракны орлыклар чәчүгә әзерләү эшләре башкарылды.
13.05.2009 8 нче класс укучылары химия буенча  мәгариф бүлегеннән килгән контроль эш эшләделәр.

Башлангыч класс укучылары "Яшә чишмә" операциясе үткәрделәр


12.05.2009 5 нчы класс укучылары татар теле буенча мәгариф бүлегеннән килгән контроль диктант эшләделәр. Мәктәп яны бакчасында үсемлекләр утырту буенча күләмле эш башкарылды.
11.05.2009  Мәктәп яны бакчасында эшләр башланды.
08.05.2009 Мәктәп укучылары, бакчага йөрүче балалар, сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә, митингта катнаштылар. Биредә авылыбызның 4 ветеранына Татарстан Республикасы, Мөслим муниципаль районының котлау хатлары, күкрәк билгеләре һәм бәйрәм пакетлары тапшырылды. Балалар, өлкәннәрне котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авылыбыз имам - хатибы Шыгаепов Р., мәчет картлары белән берлектә, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз рухына коръән укыды, Казаннан кунакка кайткан кечкенә авылдашыбыз Галимов Бәхтияр дә  коръән сурәләрен башкарды.

07.05.2009 Укучылар сугыш һәм тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Аларны бәйрәм белән котладылар

Галимҗанова Х.Ә. мәктәп күләмендә  "Моң бишегем Мөслим" китабын тәкъдир итү иртәсен үткәрде. Иртәгә авылыбызда яшәп, иҗат итүче һәм бу китапка шигырьләре кертелгән Хәертдинова Мәдина апа һәм Яббарова С.Я. чакырылды. Алар укучыларны үзләренең шигырьләре белән таныштырдылар. Укучылар китапка кертелггән шигырьләрне укыдылар, туган якка багышланган җырларны башкардылар. Иртәнең истәлеге итеп авторларга "Моң бишегем Мөслим" китабы бүләк ителде.

06.05.2009 Гыймранова Г.В. җитәкчелегендә укучылар командасы: Галимов Айдар, Галимҗанов Булат, Ахметвалиева Камилә һәм Ханнанова Светлана,  Мөслимдә үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнашты.
02.05.2009 3-9 нчы класс укучылары Чарыева Ф.М., авылыбыз мулласы Рафаэль абый җитәкчелегендә, Мөслимдә үткәрелгән "Динеңне беләсеңме?" дигән конкурста катнаштылар. 5 нче класс укучысы Бикташева Я. 3 нче урынга лаек булды. Башка укучылар да бүләкләнделәр.

01.05.2009 Авыл күләмендә "Карга боткасы" үткәрелде. Чарада мәктәп укучылары да актив катнашты

30.04.2009 6-9 нчы класс укучылары бәйрәм алды өмәсенә чыктылар. Алар мәктәп тирәсе һәм спорт мәйданчыгында җыештыру эшләре алып бардылар. 5 нче класс укучылары һәйкәл тирәсен җыештырдылар һәм агарту эшләре башкардылар.
29.04.2009 3 нче класс укучысы Ханнанова Светлана  Мөслим эчке эшләр бүлеге идарәсе үткәргән "Я хочу жить так..."иншалар конкурсында катнашып 2 нче урын яулады һәм Мактау грамотасына, кыйммәтле бүләккә лаек булды.

28.04.2009 5 нче класста Заһидуллина А.З. музыка буенча "Тукай һәм музыка"дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар белән таныштылар. Музыкаль әсәрләр тыңладылар.
24.04.2009 Мәктәптә Г. Тукайның туган көненә багышланган кичә үткәрелде.
23.04.2009 5 нче класс укучысы Камалетдинова Кадриянең Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган район сочинениеләр конкурсында  "Балачак илендә сугыш җилләре исмәсен!" дигән исемдәге иншасы 3 нче урын алды.

Метрәй кустына караган башлангыч класс укытучыларының йомгаклау семинары үткәрелде. 1-4 нче класс укучылары экология буенча "Кешеләр, саклагыз Җиремне!" исеме астында йолдызлар сәгатендә катнаштылар. Галимова Э.Ф. укытучылар алдында мастер - класс күрсәтте. Чаралар уңай яктан бәяләнде.

22.04.2009 4 нче класс укучылары Галимов А.М. һәм Шәмсиев Р.Р,  укытучылары Ахметвалиева Л.Н. җитәкчелегендә, рус теле буенча район олимпиадасында катнаштылар. Шәмсиев Р - 3 урын, Галимов А - 5 урын.

21.02.2009 Мәктәп күләмендә "Кошлар көне" билгеләп үтелде.
15.04.2009 4 нче класс укучылары Галимов А.М. һәм Шәмсиев Р.Р, укытучылары Ахметвалиева Л.Н. җитәкчелегендә,  математика буенча район олимпиадасында катнаштылар һәм алар икесе дә беренче унлыкта.
14.04.2009 Мәктәптә түгәрәкләрнең йомгаклау күргәзмәләре үткәрелде. Фәһимова Ш.М."Җепле графика" түгәрәгендә укучыларны төсле җепләр белән бизәкләр ясарга өйрәтте  Шәрәфетдинова Х.Г. кызларны кул эшләренә өйрәтә . Күргәзмәдә укучылар башкарган эшләр лаеклы урын алды.

 

11.04.2009 Физика укытучысы Фатихова Ф.Х. җитәкчелегендә "Космонавтика көне"нә багышланган иртә үткәрелде.

10.04.2009 Мәктәптә башлангыч класс укытучыларының МО утырышы үтте.
07.04.2009 Мәктәп күләмендә "Сәламәтлек көне" үткәрелде. укучылар класс сәгатьләрендә сәламәтлек турында сөйләштеләр, укучылар һәм укытучылар арасында ярыш оештырылды.
06.04.2009 Мәктәптә тарих укытучыларының район методик оешмасы семинары үтте. Укытучы Яббарова С.Я. 5 нче класста ачык дәрес һәм 7-9 нчы класс укучылары белән берлектә" Иң белемле укучы" конкурсын үткәрде.
03.04.2009 Мәктәп күләмендә әти - әниләр җыелышының чираттагы занятиесе үткәрелде. Әти - әниләр тәрбия темасына чыгышлар тыңладылар. Технология укытучысы Шәрәфединова Х.Г. 8 нче класс укучылары белән "Ягез әле,  кызлар һәм егетләр"ШТК үткәрде.
 

21.03.2009

Авыл күләмендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
19.03.2009 Укучылар арасында "Конгерә" конкурсы үткәрелде.
18.03.2009 Укучылар, Даутова Р.С, Галимҗанова Х.Ә., Гыймранова Г.В, Ахметвалиева Л.Н. җитәкчелегендә,  Мөслимгә "Алмачуар" спектаклен карарга бардылар.
17.03.2009 Чарыева Ф.М. районда үткәрелгән "Ел  класс җитәкчесе" конкурсының финал турында катнашты.
13.03.2009 3-4 нче класс укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, "Гаилә бәйрәме" үткәрде.
12.03.2009 Яңа Усы авылында үткәрелгән туризм ярышында катнаштык.
07.03.2009 5 нче класс укучылары Чарыева Ф.М. җитәкчелегендә "Әниләр кичәсе" уздырдылар
06.03.2009 Укучылар Чарыева Ф.М. җитәкчелегендә Мөслим мәчетендә үткәрелгән Рамил хәзрәт Юныс белән очрашуда катнаштылар.
26.02.2009 Тат. Бүләр авылында үткәрелгән ату ярышында Ногманов Ф., Сафаргалина Р., Харисов И. составындагы команда катнашты.
21.02.2009 Фронтовик язучы һәм шагыйрьләргә багышланган "Утлы еллар авазы"исемендәге иртә үткәрелде. 
20.02.2009 7-9 нчы класс укучылары арасында биатлон үткәрелде.
 

17.02.2009

Мәктәптә Әлмәт язучылар берлегенең бер төркем язучылар һәм шагыйрьләре белән очрашу үткәрелде.

 

Укучылар командасы Рус Шуган авылында үткәрелгән ату ярышында катнаштылар
 

13.02.2009

Мәктәп күләмендә "Гашыйклар көне" билгеләп үтелде
Чаңгы эстафетасы үткәрелде.
10.02.2009 Районда татарча көрәш буенча ярышларда катнаштык.
07.02.2009 Мәктәптә санитар көн үткәрелде.
06.02.2009 Чаңгы буенча Яңа Усыда укучылар арасында ярышлар үтте.
03.02.2009 Иске Вәрәш авылында үткәрелгән "Йолдызлык"зона турында катнаштык.  "Конферансье"номинациясендә  Ханнанова М. финалга үтте.
30.01.2009 Мәктәптә урта профессиональ һәм югары белем бирү уку йортлары студентлары белән очрашу үткәрелде.
28.01.2009 Мәктәптә класслар арасында  "Татлы шашкалар " конкурсы үткәрелде.

 7-9 нчы клсс укучылары Мөслим районы халыкны социаль яклау оешмасы хезмәткәрләре белән очрашты. Социаль педагог һәм психолог профориентация буенча анкета алдылар, оешма эшчәнлеге белән таныштырдылар, үзләренең киңәшләрен бирделәр.

24.01.2009 1-9 нчы класс укучылары арасында чаңгы кроссы үткәрелде. Җиңүчеләр бүлзкләнде.
23.01.2009 Чаңгычылар командасы ярышларда катнашты һәм команда - 4 нче,  Ногманов Фәнзил 3 нче урын яулады.
23.01.2009 5 нче класс җитәкчесе Чарыева Ф.М.  "Ел  класс җитәкчесе" район конкурсының сайлап алу турында катнашты. Ул  4 нче класста "Синең сәламәтлегең-синең кулыңда"дигән исемдәге класс сәгате  үткәрде.
21.01.2009
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына старт бирелде. Башлангыч класс укучылары «Күңелле стартлар»да катнаштылар. Бәйрәм күңелле үтте. Укучылар призлар алдылар.  
9 нчы класс укучылары Минзәлә педагогия көллияте стуленлары Сафаргалин Р, Кашапова Ф һәм Баев Ф. белән очраштылар.
12.01.2009 Туристлар командасы Олы Чакмак авылында үткәрелгән  туристик многоборьеда катнашты.
29.12.2008 Яңа ел бәйрәме билгеләп үтелде.
05.12.2008 Мөслимдә "Яшь бөреләр" конкурсының сайлап алу туры үтте.  Финалга"Конферансье" номинациясендә  Кашапов Илмир һәм егетләр ансамбле үтте.
27.11.2008

 Мәктәптә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләренең тикшерүе үтте. Алар тәрбия эшчәнлеге, хезмәтне саклау һәм ГО, делопроизводство, мәктәп документациясе  белән таныштылар. Мәктәп эшчәнлеге яхшы яктан бәяләнде.

20.11.2008  2 нче класста ачык класс сәгате үткәрелде. Укытучы  Фәһимова Ш.М Танышырга>>>
14.11.2008 "Русский медвежонок"конкурсында катнаштык
31.10.2008 Уңыш бәйрәме үткәрелде.
17.10.2008 Олы Чакмак авылында үткәрелгән юл йөрү кагыйдәләре конкурсында катнаштык
07.10.2008 Көзге табигатькә экскурсия. 
06.10.2008 Сәламәтлек театры Сал. Мухан авылында үткәрелгән зона турында чыгыш ясады. Без җиңдек!!!
01.10.2008 1 октябрь - Өлкәннәр көне. Мәктәптә "Яраткан әбием пирогы" бәйрәме үткәрелде.  
  1 сентябрь - Белем көне

Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

 

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений