Бөек Җиңүгә - 65 ел.

Волонтёрлык хәрәкәте

  Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, мәктәптә үткәреләчәк чаралар исемлеге барланды,   барлык эшләр дә  планлаштырылды. Һәр класс, традиция буенча,  сугыш һәм хезмәт ветераннарына  системалы рәвештә шефлыкка бара. Укучылар, ветераннар белән очрашып,  аларның хәтирәләре белән танышалар, ярдәм итәләр.
Очрашулар циклын башлангыч класс укучылары башлап җибәрде. Алар сугыш һәм хезмәт ветераны Димиев Исрафил абый белән очрашып, аның тормыш юлын өйрәнделәр, сугыш хәтирәләрен искә төшерделәр.
5 нче класс укучылары авылыбызның Батырлар һәйкәлен шефлыкка алды һәм ел дәвамында аны кардан арындырып торды.
8 нче класс укучылары хезмәт ветераны Рәхмәтуллина Фәтхелҗинан апа белән очрашты. Ул укучыларга үзенең авыр сугыш елларына туры килгән  яшьлеге турында сөйләде
9 нчы класс укучылары хезмәт ветераны Миргалимова Рафига апа белән очраштылар
Башлангыч класс укучылары сугыш һәм хезмәт ветераны Хайбрахманов Габдулла абыйны Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Мәктәптә "Сугышларның даны мәңгелек" дигән девиз астында  укучылар чыгыш ясады.

  

"Шатлык" театр - студиясе "Әбиләр чуагы" әсәре белән  Яңа Усы авылында үткәрелгән "Нам дана память и слава" дип исемләнгән конкурсның финал турында уңышлы чыгыш ясадылар һәм 1 нче урынга лаек булдылар..

 

 

 

 

Hosted by uCoz