ЗӨЛФИЯ МӨХӘММӘТДИНОВА: «ШАМАИЛЛӘРНЕҢ НУРЫ БАР...»

Татарлар өчен өйләрендә ишек өстенә дога сүзләре язылган шамаил элү, яки аны башка бер урында тоту үзе бер гореф-гадәт. Без күбебез, чын дөресен әйткәндә, уку түгел, аларда ни язылганын да төгәл әйтеп бирә алмыйбыз. Шулай да Алланың барлыгын һәм берлеген искә төшереп торучы һәм рухи терәк Коръән сүзләре язылганга күрә шамаилләр кадере зур.

 

Тагын алар борынгы заманнардан бирле татар халкының рухи байлыгын күрсәтеп торучы сәнгать әсәрләре буларак та югары бәяләнә. Белгәнебезчә, мөселманнарда кешеләрне ясау тыела, шунлыктан коллиграфиягә нигезләнгән сәнгать үрнәкләре – шамаилләр киң таралыш ала. Бүгенге заманда да әлеге төр сәнгать әсәрләрен тудыручыларның эшләренә соклана алабыз. Россия һәм Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова шундыйларның берсе. Ул моннан дистә еллар элек Чаллыда беренчеләрдән булып бу эшкә җиң сызганып тотына. Нәтиҗәдә үзенең шамаилләре белән Төркиягә кадәр барып җитә. Гаиләсенең даими ярдәмен тоеп яшәүче рәссам ханым белән без Казанда уздырылган «Арт-галерея. Казань-2009» күргәзмәсендә таныштык.

 

Еллар дәвамында туган иҗат

 

Зөлфия ханым тумышы белән Мөслим районының Метрәй авылыннан. 1956 елда дөньяга аваз салган кызчык кечкенәдән рәсемнәр ясарга хирыс була. Тумыштан бирелгән сәләт кызны Лениногорск педагогика училищесының сәнгати графика бүлегенә алып килә. Рәссам табигать күренешләре, портретлар ясау белән таныла. Шулай да ул төп эшчәнлеген татар халкының гореф-гадәтләрен торгызуга, рухи мирасына заманча төсмер бирүгә юнәлтә. 1995 елдан башлап күп сандагы күргәзмәләрдә катнашып килә. Казан, Чаллы, Түбән Новгород, Саранск, Чебоксар, Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә татар халкының милли йөзен чагылдырган җимешләрен тәкъдим итә. Танышкач сөйләшүебез дә рухи мирас булып килеп ирешкән шамаилләрдән башланды.

 

– Шәрык илләрендә кешенең матурлыгы – аның язуында, бигрәк тә ул кеше зирәк булса диләр. Әлеге сүзләр шамаилләр ясау ни дәрәҗәдә җаваплы, четерекле икәнне һәм бу эшкә алынучы рухи яктан әзер булырга тиеш дигәнгә ишарә булып яңгырый. Ә сез, Зөлфия ханым, ничек шамаилләр ясарга тотындыгыз?

 

– Кечкенәдән әби-бабайларның намаз укуларын күреп үстем. Безнең өйдә мин кечкенә чакта шундый бәләкәй генә кулдан ясалган шамаилләр бар иде. Шул эшләрне күреп исем китә иде. Аларны бөртекләп карыйм, ниндидер бер сихри дөньяга кереп киткәндәй тоелам… Менә шул балачак хатирәсе күңелгә кереп калган, сакланган. Рәссам буларак мин башта сурәтләр төшердем, портретлар ясадым, Чаллыда урамда ясап утыра идем. Аллаһы тәгалә үз юлын күрсәтә бит ул. Миннән кайберәүләр: «Сез бит художник. Аятел көрси язып бирегез әле», – дип үтенә башлады. Иң беренче булып танышым Зөлфия язып бирүне сорады. Татарча хәрефләр белән мин аңар доганы матур итеп язып бирдем. Аннары икенче берәү, шамаилне күчереп бир әле дип үтенде. Менә шулай иттереп бу эш үзеннән үзе кулыма килеп керде, ул миңа ошап китте. Әкренләп шамаилләр ясауга керештем. Мөгаен, балачак хәтирәләре дә моңар бер сәбәп булгандыр.

 

– Сезнең шамаилләргә карауга алардагы татар халкының күп сандагы кул эшләрендә урын алучы милли бизәкләре күзгә ташлана. Лалә чәчәкләре, бормалы яфраклар, таҗлар…

 

– Әйе, мин татар шамаилләре ясыйм. Технологиясе дә үзгә. Шамаилне бит аны пыялага туш белән ясыйлар да аннары төшерәләр. Ә минем технология икенче. Мин заводта 12 ел эшләдем. Менә шунда эшләгәндә пыялага пленканы ябыштырып, төшереп, кисеп алып табличкалар ясый идек, нигә шулай эшләмәскә дип уйладым. Төрле технологияләрне кулланып карадым, кәгазьгә дә язып карадым, пыялага да. Миңа менә кәгазьгә эскиз ясап, аны «зеркальный» итеп әйләндереп төшереп ясау якынрак, эшемне яратып башкарам.

 

– Зур түземлек, осталык һәм сабырлык таләп итә торган бер шамаилне ясау өчен күпме вакыт кирәк?

 

– Иң беренче эшемне 1997 елда башкардым. Аннары 1999 елда икенчесен. Икенче шамаилне ике ел эшләдем. Утырам – нәрсәдер бармый, күңелгә ятышлы килеп чыкмый. 2001 елдан бер-бер артлы китте. Иҗат эшләрем күпләп туа башлады. Бүгенге көндә инде йөзләгән иҗат эшем бар Болар, әлбәттә, сатуга күпләп чыгарыла торган шамаилләр түгел. Берәр-берәр генә экземплярдагы индивидуаль, үзенчәлекле эшләр... Сата торганнары турында әйт-мим, алар бер агымга салынган бит. Кайберләрен ике көндә эшлим.

 

– Бәяләре ничегрәк?

 

– 10 га10 см итеп ясалганнары 100 сум тирәсе, зурлары берничә дистә мең сум торырга мөмкин. Форматларына, ясалышларына карап төрле бәядән.

 

Портрет акчалы эш, әмма…

 

Зөлфия Хафиз кызы шамаилләре күргәзмәләрдән тыш Төркиядә, Германиядә, Пакистанда һәм Россиянең күп сандагы шәһәрләрендә яшәүче татарларның шәхси коллекцияләрендә урын алган. Моннан тыш алар мәчетләрне дә бизәп торалар. Мәсәлән Иркутск шәһәре мәчетенә куелган. Мөслим районы Мәлләтамак, Баланлы, Буа районының Яңаавыл авылларындагы мәчетләрендә урын алганар. Матур язучылар гасырлар дәвамында туплаган тәҗрибәгә таянып ул шәхси сәнгати йөзен булдыра. Намаз сүрәләренә мөрәҗәгать итә. Сүрә текстларын чит-читләрен чәчәк-үсемлек бизәкләре белән «чигә». Ә бит аның рәссам буларак юл башы бөтенләй башка…

 

– Рәссам бөтен нәрсәне ясый ала. Менә сез дә кешеләрне сурәткә төшергәнсез. Хәзер дә ясыйсызмы?

 

– Әйе, портрет ясый идем, 4 ел элек туктадым. Әлбәттә, портрет ясау акчалы эш, сорап килүчеләр бар. Ләкин ничек инде шамаилләр белән бергә портрет ясыйм ди?! Биш вакыт намазны укыйм, харамнан ваз кичтем. Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен, без, татарлар мөселман булып туганбыз, һәрбер кешенең йөрәгендә Аллаһ дип язылган. Бу бит инде фәнни расланган күренеш. Аллага шөкер, Ходай ярдәменнән ташламый.

 

– Әле менә, монда күргәзмәдә үзегезне бер дә читләтеп үтмиләр. Сатып алырга сайлыйлар. Сатып алыр өчен генә түгел, болай сокланып караучылар да җитәрлек…

 

– Килеп алучылар, хәтта рус кешеләре: «Нинди көч бар боларда? Үзләренә җәлеп итеп, тартып торалар», – дип әйтәләр. Чөнки аларда бит Аллаһ сүзләре язылган. Аннары мин аларны тәхарәт алып, намазларымны укып, күңелем җылысын биреп эшлим. Менә шуның өчен эшләрнең нуры бардыр дип уйлыйм. Юбилеем уңаеннан Чаллыда, туган ягым Мөслимдә оештырылган шәхси күргәзмәләрдә дә алар күпләргә ошады. Озакламый Минзәләдә тәкъдим итәргә җыенам.

 

Кызым эшен югары бәяләделәр

 

Шамаилләрдән тыш рәссам тугралар ясау белән дә мавыга. Әйтик, «Яр Чаллы» туграсы үзе яшәгән шәһәргә бер бүләге булып тора. Гаиләләр өчен махсус ясалган «Матшиннар», «Зәйнуллиннар», «Гыйләҗевлар» тугралары бар. Инде гаилә тугралары турында искә төшергәч, аның үз гаиләсе хакында сорыйсы иттем.

 

– Зөлфия ханым, иҗат кешесенең иҗаты, гадәттә, гаиләсендәге башкаларны да илһамландыра. Сез дә бергәләп рәсемнәр ясыйсызмы?

 

– Гаиләм һәрчак ярдәмгә килә. Алар барысы да шамаил ясауның рәтен беләләр. Ирем Тәлгать күргәзмәләр оештырганда транспорт белән булышса, улым Азат компьютерда буклетларымны әзерләде. Улыбыз программист, ә кызыбыз Алсу минем кебек үк рәссам.

 

– Димәк, сезнең эшне кызыгыз дәвам итә?

 

– Кызым, минем кебек үк Лениногорскида рәссамнәр әзерли торган училищены тәмамлады. Аннары Ижевскида университетта укыды. Училищеда да университетта да дипломын шамаил эшләп яклады. Беренчесендә минем техника белән, икенчесендә батикта башкарды, кул эшләрен, иҗатын бик югары бәяләделәр.

 

– Белүемчә, әле Сез мәктәп укучыларына да һөнәрегез серләрен төшендерәсез?

 

– Мәктәптән тыш эш буларак түгәрәк оештырылган иде. Хәзер менә биш кыз бала шәхси остаханәмә йөриләр. Әле алар бишенче сыйныф укучылары гына. Бик теләп, яратып өйрәнәләр, гарчә кечкенә куллары пычак белән кискәндә калтырап торса да, тырышалар. Бик теләп, рәхәтләнеп йөриләр. Мин аларны, алар мине бик ярата.

Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=2196

Hosted by uCoz