|
Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
|
|||||||||||||||||||||||||||
Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы. Тел: (85556)-3-25-78 Безгә языгыз: smitr.mus@tatar.ru
|
Авыл тарихы АВЫЛГА НИГЕЗ САЛЫНУ. .... Талгын гына искән җилдә шаулап утырган калын урман булган. Анда бик күп җәнлекләр яшәгән, төрле җиләк-җимешләр үскән. Урманның төрле урыныннан табигать күзләре - чишмәләр агып, челтер-челтер килеп бергә кушылганнар һәм инеш хасил иткәннәр, ә ул инеш – табигать гүзәле булган Ык елгасына таба юл алган. Менә шундый бай да, матур да табигать кочагында бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүче кешеләр төркеме яшәгән. Аларның яшәгән урыннары Бәләкәй Чакмак, Нарат Асты, Иске Авыл тирәләрендә казып тикшерелгән. Шул төркемнең берсе безнең авыл тирәләрендә дә яшәгәндер. Алабуга галиме Арсланов фикере буенча, бу якларда “Метрәй” исеменә охшаш исемле кабилә көн күргән. Метрәй исемле авылларның Чистай, Бөгелмә, Баулы һәм Уфа тирәләрендә дә булуы шул хәл белән бәйле булырга мөмкин. Бу фикерне дәвам итеп, авылның иң өлкән кешесе Фәрхенур әби Иске Авылга таба тау буйлап барганда, “Изгеләр зыяраты” дигән җирнең булуын, ә анда күмелгән кешеләрнең буе 3 аршинга кадәр җитүен әйтә. Бу тирәләрдә табылган сөякләр чынлап та монда күмелгән кешеләрнең бик эре гәүдәле булуларын дәлилли. Авылда башка авыллардагы кебек көчле янгыннар булмавын да шушы изгеләр зыяраты белән бәйләп аңлаталар. Еллар үтә. Тормышлар үзгәрә. Хәзер инде җир, азык табу, байлык кебек төшенчәләр кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәткә турыдан-туры йогынты ясый башлыйлар. XIV-XV гасырларда үз туган якларында авыр тормыштан, ачлыктан, җирсезлектән газап чиккән кешеләр яшәү өчен күпмедер уңайрак шартлар эзләп, яңа урыннарга күчеп китәләр, шул юл белән тормышларын җайга салырга өметләнәләр. Авылга нигез салынуга патша хөкүмәтенең металлургия промышленностен үстерүгә игътибарын арттырган чорга туры килүе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чөнки 1751 елда Ирәхте волостенда, шул ук вакытта Ольгинода бакыр кою заводы корылып беткәч, анда эшләү өчен крепостной крестьяннар сатып алына, шулай ук байтак сандагы татарлар һәм башка милләт кешеләре, аерым алганда Казан өязенең Арча даругасы авылларыннан татар керәшеннәре дә үз ирекләре белән эшкә ялланалар. Авылның барлыкка килүе шушы елларга туры килүе турында фикерләр бар. Чөнки авыл зыяратындагы кабер ташларындагы язулар шул чорларны күрсәтә. Мәсәлән, авылның иң зур мулласы булган Сигазетдин мулланың каберенә куелган ташка аның 1790 елны туган булуы язылган. Авылның исеменә кагылышлы фикерләр дә төрле. Шуларның берничәсенә кагылып үтик. Авылның иң хөрмәткә лаек кешесе булып, Метрәйдә туып, 93 ел гомер иткән, бик күп тарихи вакыйгалар булып үткән чорларның тере шаһиты булган Нәҗмиев Салахетдин бабай сөйләгәннәрдән: “Патша хезмәтен тутырып, яхшы хезмәте өчен үзенә җир алырга рөхсәт ителү турында грамотасын куенына тыгып, Солтан исемле егет юлга чыккан. Аны урау юллар менә шундый матур табигатьле якларга алып килгән. Ул озак килеп арган. Бер чишмә янына туктап учак яккан, чәй кайнаткан. Бу урын аның күңеленә бик ошаган һәм ул, озак уйлап тормыйча, монда төпләнеп калган. Ул үзенә җир бүлеп алып, берүзе яши башлаган. Ләкин Солтанга берүзе озак яшәргә туры килми. Бу якларның байлыгы, матурлыгы турында ишетлән Сәмәкәй авылыннан Исхаков Сәйфетдин дигән кеше 5 ир баласын ияртеп, Солтан янына күчеп килә. Әмма аларны авылның баштагы урыны канәгатьләндерми, алар тау итәгенәрәк күченәләр. Авылга нигез салынган дип уйланылган урын хәзерге вакытта да Солтан исеме белән бәйләп Солтанай-каран чокыры һәм чишмәсе дип йөртелә. Ә авылга исем соңрак, күрше авылда бакыр чыгарыла һәм кайнатыла башлагач, бакыр заводы хуҗасы Ольга Хвощинскаяның улы Дмитрий хөрмәтенә бирелә. Тик халык әйтергә гадиләштереп, Дмитрий сүзен Метрәй дип үзгәртә (ә күрше авыл “Ольгино” дип йөртелә башлый). Икенче версия буенча, авылның исемен сайлау авылга беренче булып килеп, хәзерге Габидуллин Мулланур абыйлар урынына урнашып яши башлаган Дмитрий исемле рус кешесенең исеме белән бәйле. Аның тирәсенә акрынлап татарлар күчеп утыра башлаганнар, яңа урам хасил иткәннәр. Ә Дмитрий исемен әйтергә җайлаштырып, “Метри” дип йөртә башлаганнар. Өченче версия белән икенче версия арасында охшашлык бар. Тик бу версия буенча авылга бер генә түгел, ә 5 гаилә күчеп килә. Аларның дүртесе – татар, ә берсе – рус гаиләсе була. Татарларның берсе - Имәнәйгә, икенчесе - Әгъбәз тавына, өченчесе – Кукайга, дүртенчесе – зиярат артына землянка казып урнашалар. Ә рус кешесе Степан хәзерге Нәзир абыйлар урынын сайлый. Авылга исем сайлаганда алар уртак фикергә киләләр: кемнең дә булса ир баласы туса, шул баланың исемен куярга. Степанның ир баласы туа, ә аңа Дмитрий дип исем бирәләр. Шулай итеп авылга исем дә сайлана. Татарлар урнашып яши башлаган урамнар “Типтәр очы” дип аталып йөртелә башлый. Ә Степан урнашкан тирәләргә башкорт ягыннан килеп йөрүче сәүдәгәрләр урнаша. Бу тирәләр “Башкорт очы” дип атала башлый. Сәүдәгәрләрне бу чорда даны еракларга таралган Ольгино базары үзенә тарткандыр, күрәсең. Авыл халкын, чынлап та 4 зур гаиләгә берләштерергә мөмкин. ХАЛЫКНЫҢ КӨНКҮРЕШЕ. ГАДИ ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ. Еллар үткән. Тормыш үз җаена барган. Авыл халкының тормышы бер вакытта да җиңелдән булмаган. Татар авылларында яшәүчеләрнең хәле аеруча катлаулы була. Җир мәсьәләсе иң авыр проблема булып кала. Кемнеңдер 5 улы булса, бишесенә дә үз ихатасында йорт җиткереп, башка чыгара. Яңа ихата кору өчен җир булмый. Авыл өйләре бертөрле: сәмән кирпеч, җир идән, эчтән-тыштан балчык белән сыланган, казык түшәм, салам түбә. Күп булса, ике тәрәзә, аларына да пыяла урынына карындык капланган. Авыл халкына 1861 нче елгы реформа да әллә ни җиңеллек китерми. Кыш чыкканда ярлылар өй түбәсендәге саламны малга ашатып, читәннәрен ягып бетерәләр. Көнне көнгә ялгау өчен, Ольгинодагы спирт һәм бакыр заводына көнлекче булып ялланалар, руда ташыйлар, урман әзерлиләр. Бу аларның тормышын күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтергә ярдәм итә. Авыл халкына – байларына да, ярлыларына да – староста белән мулла хуҗа булып тора. Староста мир җыеннарын алып бара. Төнге каравылчыларны күзәтә. Һәр ихатада янгын сүндерү өчен кирәк булган багор, пумала ише әйберләрнең булуын күзәтә. Чөнки бу елларда авылларның тулысынча янып бетүе турындагы хәбәрләр бик еш ишетелеп тора. Бурлыкта, ялган эштә тотылучыларны да староста күзәтеп тора. Гаепле кешегә, авылның урта бер җирендә мир җыены җыеп, җәза бирелә. Гаепле кешегә таяк җәзасы биргәннән соң, урлаган мал тиресен өстенә ябып, муенына итен асып, урам буйлап йөрткәннәр һәм ”Мин карак, мин кешенең сарыгын урладым”, - дип кычкырырга мәҗбүр иткәннәр. Хәтта, үлем җәзасы бирелгән очрак та була. 1 сарык урлаган өчен шундый җәза бирелгән. Ата-анасына катылык кылган кешеләр дә шундый ук җәзага тартыла торган була. Метрәй барлыгы ике мәхәлләле авыл, ягъни ике мулла, ике мәчетле авыл була. Муллалар үз мәхәлләләрендә никах уку, исем кушу, мәет җирләү һәм боларны метрика китабына теркәү, шулай ук мәдрәсәдә белем бирү эшләрен күзәткән. Бу өлкәдә ул старостадан өстенрәк булган. Авылдагы ике мулла арасыннан бер баш мулла сайлап куела торган була. Метрәйдә бу вазифаны озак еллар буена Габдулла мулла үтәгән. Бу мәчетләрнең берсе хәзерге кибет артында, икенчесе мәктәп ишек алдында булган. Ул мәчетләрнең берсендә Шарипов Хафиз, икенчесендә (мәктәп ишек алдындагысында) Сәет карт мөәзин була. Авыл халкының ел әйләнәсенә эш-мәшәкате бетеп тормаган. Яз айларында арык аты, агач сукасы белән үзенең имана җирен эшкәрткән, ашлыгын чәчкән.Ул арада печән өлгергән, булдыра алганнар кышка утынын әзерләгән, ә мөмкинлеге булмаганнар мал тиресеннән сәмән кирпече сукканнар. Вакыты һәм аты булганнар Ольгинога барып көнлекче булып ялланганнар (Даутов Яхъя, Гыйздатуллин Котдусның әтиләре еш барып йөргәннәр). Көзге көннәр басудагы ашлыкны урып, көлтәләрне ындырга ташып, аларны сугып, җилгәреп, амбарга салуга багышлана. Ашлыклар уңып, гаиләнең үзеннән артырлык булса, аны сатып, тормышның җитмәгән урыннарын көйләргә, бераз кием-салым юнәтергә, каралты-кураны яңартырга мөмкинлек туа. Крестьяннар кыш көннәрендә дә мәшәкатьтән бушанмый. Көн яктысында ындырда ашлык сугып кайткач, кул эшләренә утыралар. Озын кичләрне хатын-кызлар йон җегерләп, бияләй, оекбаш бәйләп уздыралар. Ул вакытта керосин лампасы бөтен кешедә дә булмый. Күп өйләрдә чырагач яндыралар. Җиргә кадап куелган таякның башында өч җәп була, шуларга нечкә итеп теленгән чыраларны кыстыралар. Чыра янып беткәч, яңаны кыстыралар. Янгын чыкмасын өчен аска сулы ләгән куела. Чыраларны алыштырып тору һәм өстәге күмерле өлешен төшереп тору, гадәттә, өлкәнрәк балаларга йөкләнә. Шундый эшләрнең тагы берсе - киндерне эш итү була. 3 атна суга салып тотканнан соң, киндерне мич башында киптерәләр. Агачтан ясалган махсус җайланмада киндер сабагын талкыйлар - сабакны ватып-изеп, сүсен чыгаралар. Сабак чүбе талкыш дип атала, аны ягулык итеп файдаланалар. Сүсне тешле кабада – тәрәшле кабасында тарап, җеп җегерлиләр. Аннан сүснең киндергә ярамас чүбе кала, аны да әрәм итмичә, сарык йоны кушып, эрләп, оек бәйлиләр. Җептән киндер тукымасы сугып, тормышка кирәкле тукыма, ә аннан кием-салым тегәләр. Ә хатын-кызның күңел җылысын салып тукыган сөлгеләре өй кашагаларын, тәрәзә яңакларын бизи, ат чабышларында иң зур бүләк булып исәпләнә. Тукылган бизәгенә карап, бу сөлгене кем тукуын әйтеп бирергә мөмкин була. Урманнар Ольгино заводы хуҗасы Хвощинскийныкы була, шуңа күрә аннан теләсә-кем утын итеп кисә алмаган. Киндер талкышы да шунлыктан мичкә ягылган. Күпчелек халык җәйдән әзерләп куйган сәмән кирпече, сазлыктан чыгарылган торф, артык саламнарын ягып өйләрен җылыталар. Утын якканнан соң калган көл бик кадерле була. Чөнки көлдән ясалган селте ул чорда керне ап-ак итеп юу өчен дә, хатын-кызларның ике яктан үреп салган озын толымнарын чиста йөртү өчен дә, ул вакытта киң таралган корчаңгы ише йогышлы тире авыруларыннан котылу өчен дә ярдәм иткән. Еш кына кыш уртасында ягарга бернәрсәсе калмаучылар да булган. Андыйлар күрше-тирә белән сөйләшеп, өйдәш булып керәләр. Ике гаилә бер өйдә кыш чыга. Мичкә алмашлап ягалар. Бик салкын вакытларда яшь мал-туар, кош-корт та өйдә тора. ЮГАРЫ КАТЛАУ. Авылда иң зур җир хуҗасы Салах бай була. Ул арендага халыкка җир биреп тора, шуның хисабына үзенең җирен эшкәрттерә. Мал-туары да бик күп була аның. Сарыгы гына да 400 дән артык була. Салах бай үз гомерендә барысын да эшли. Ул ятимнәрнең җирләрен уртакка эшкәртә, арендага җир биреп тора, җирләрен үзләштергән очраклары да була. Хәтта үләргә яткан карт-карчыкларның баш асларындагы мендәрләрен дә тартып алып чыга, шуның белән аларның бурычларын каплый, үз теле белән әйткәндә, аларны теге дөньядагы куркынычлы җаваптан коткара. Әмма, авыл халкы бик ачыккан чакта аның капкасын шакып, авыр ачлык газабыннан котыла торган да була. Иштирәк суында Мөхәммәтшаның су тегермәне эшләп тора. Ул очсыз хакка халыкның булган икмәген тартып бирә торган була. (Әмма үзгәрешләр килеп чыккач, аны “кулак” дип борчый башлыйлар. Комсомоллар тегермәненә килеп, аны ”халык байлыгы бу”,- дигәч, ул хәтта аларны мылтык белән куркытып та карый, әмма үзенең көчен түгеп тапкан байлыгын саклап кала алмый, тегермән талана, акрынлап юкка чыга, ә Мөхәмматша бабайның бөтен хуҗалыгын талап, торгта саталар). ОЛЬГИНО ҺӘМ МЕТРӘЙ ХАЛКЫ АРАСЫНДАГЫ МӨНӘСӘБӘТ. Ольгино белән Метрәй авылы халкы арасындагы мөнәсәбәт бик үзенчәлекле булган, чөнки ике төрле аллага табынып, ике төрле дин тотучы халык һәрвакыт дус яши алганнардыр дип булмый. Шулай да ике авыл арасында бәйләнеш булган. Читтә йөреп, бераз русча сөйләшергә өйрәнгәннәр биргәк тә еш аралашканнар. Мәсәлән, Гыйззатулла карт һәм Даутов Яхъялар сезонлы эшкә яллана торган булалар. Картлар сөйләгәннән чыгып, Кашапов Рифкать абыйның исендә сакланган мондый вакыйга була: семьясы белән ял итәргә кайткан бояр Метрәй аша узып барганда яхшы атлар җигелгән тарантасын туктатып төшә, иелеп яхшы күн итекләрендәге тузанын кулы белән кага, авызыннан тәмәкесен алып ташлый һәм мәчеткә керә. Мулланың намаз укыганын тыңлап тора, намазга җыелган картларга хәер өләшә, ә урамда җыелган бала-чагаларга бакыр акча сибә дә, тарантасына утырып, китеп бара. Мәчеткә җыелган картларның гаҗәпләнүләренең чиге булмый: рус бояры татар мәчетенә керсен, хәер өләшсен әле! Мулла аларның сорауларына: ”Юл кешесенә рөхсәт ителгәнчә, аяк киемен ком белән сөртеп, таһәрәт алды, тәмәкесен ташлады, ә тарту-тартмавы аның үз эше. Хәер таратуы - сезне хөрмәт итүен күрсәтә”, - дип җавап бирә. Шулай ук июль-сентябрь айларында Петербургтан ял итәргә кайткан боярыня Ольга да Метрәй авылы аша бик еш үтеп йөргән. Бу вакытта ул авыл балаларына кызыл билле прәннек өләшә торган була. Кабартма итәкле һәм җиңле аллы-гөлле күлмәкләр, эшләпәләр кигән рус кызлары, затлы киемле рус егетләре төялгән тарантаслар, көймәләр куелган арбалар артыннан авыл балалары Ык елгасы ярына кадәр йөгерәләр. Ә кунаклар кичкә кадәр табигатьтә ял итеп, көймәдә йөзеп, күңел ачалар. Кич белән соң гына Ольгинога кайтып китә торган булалар. Атнаның бер көнендә Ольгинода зур базар булган. Бу базарга сәүдәгәрләр ераклардан киләләр. Метрәй халкы да бу базарны көтеп алган, әйбер алса да, болай гына да ике авылны тоташтырып агучы Иштирәк елгасы буеннан сузылган сукмак буйлап җәяүләп тә, атлар белән дә атна саен базарга йөргәннәр. Базарда руслар олы самовар куйганнар, килүчеләрне кайнар чәй белән сыйлаганнар. Җыр-бию тынып тормаган. Җәй-кыш айларында Минзәлә ярминкәсеннән алып кайткан товарны, Ижевскийдан алып кайткан тимер-томыр кирәк-яракларын халык бик теләп алган. Ольгинода бу елларда 350 дән артык хуҗалык исәпләнеп, авыл уртасында бик зур чиркәве, 7 еллык мәктәбе булган. Дистәгә якын заводында бакыр кайнатылган, пиво, спирт, киндер мае, фарфор чималы (агач көле белән спирт болгатып ясалган махсус порошок) ясалган, 2 су тегермәне гөрләп эшләп торган. 1915 НЧЕ ЕЛЛАРДА МЕТРӘЙ. Авыр тормыш, ачлык белән өзмәс көрәшеп килгән авыл тормышына тагы бик күп авырлыклар китерә торган зур вакыйга – 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Авылның бик күп ир-егетләре фронтка озатыла. Алар арасында 7 ел гомерен әсирлектә фермерга эшләп, бик күп кимсетелүләр күргән Диммөхәммәт (Димиев Исрафил абыйның атасы), Хайбрахман (Хайбрахманов Нуриәхмәт абыйның атасы), Гайнетдин (Гайнетдинов Илдус абыйның атасы) агайлар, Шакиров Габдрахман, Миңнуллин Фатих кебек ат өстендә җилдәй очкан кавалеристлар да, авылга кайтканда түшендә ул чорның иң зур бүләге булган 3 Георгий тәресе балкып торган Заян бабайлар да була. Шушы сугышта катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен Георгий тәресе белән бүләкләнгән Миргаләү Сәхбиев 1915 елда немецларның аларга хлор газы җибәрүләре турында менә нәрсәләр сөйли:” Газ зәңгәр томан сыман, бөтен җиргә җәелде. Без башта берни дә аңламадык. Сугышчылар бик каты ютәлли, коса башлады. Аннары хәлсезләнеп җиргә аудылар. Агуланып үлүчеләр белән җир өсте тулды. Эшнең нидә икәнен аңлап алгач, солдатларга чүпрәк маскалар бирделәр. Без һөҗүмгә күчтек. Алдан кергән сугышчылар бөтенләй кырылды.” Миргаләү Сәхбиев үзе дә хлор газыннан бик нык агулана. Әлеге бәрелештә авыр тән җәрәхәте ала. Аңа күрсәткән батырлыклары өчен Георгий кресты тапшырыла. РЕВОЛЮЦИЯ ЕЛЛАРЫ ҺӘМ АВЫЛ. Революция булуы, патшаның бәрелеп төшерелүе турындагы хәбәр Метрәйгә дә килеп ирешә. Җирсезлектән, авыр тормыштан гаҗиз булган халыкның күңелендә өмет уты уяна, әмма алда әле бик күп авырлыклар, каргышлы көннәр көтә шул әле. Халык үзенең авыр тормышы өчен үч алуга керешә. Ольгинодагы бояр йортына да ут төртәләр, әйберләрен ташый башлыйлар. Әмма анда боярның ярдәмчеләре “Бояр әйберенә тигән кешеләрне асачаклар, “- дип, күпмедер байлыгын саклап кала алалар. Ленин кул куйган декретларны да халыкка төрлечә аңлаталар: алар башта үзләренә күпме кирәк, шуның кадәр җир бүлеп ала башлыйлар. Яңадан бу җирләрне тигезләп бүләләр, ә элеккеге хуҗаларына ерак басуларның уңдырышсыз, я булмаса эшкәртү авыр булган урыннар гына калдырыла. Әмма халык алдына тагы бер проблема туа: ә ничек, нәрсә белән эшкәртергә? Бу проблеманы ширкәтләр оештырып хәл итәргә омтылалар. Шулай иткәч тамак туяр, тормышыбыз җиңеләер дип өметләнә халык. Хәмәтдин бабай сөйләгәннәрдән :”Мин белә башлагач, хәтердә бигрәк тә нык сакланып калган ел - 1919 ел иде. Бу ел тарихка развёрстка елы булып кереп калгандыр. Болгавыр, авыр ел, картлар әйтмешли, ата улны, ана кызны белерлек түгел. Өзмәс власть алышына: әле аклар, әле кызыллар. Шушы чорда аклар безнең авылга берничә әсир алып килделәр. Бу әсирләрне вакытлыча аклар штабы урнашкан Бай Салах өенә алып киләләр. Аларны кыйный-кыйный, сорау алганнан соң абзарга чыгарып ташлыйлар. Шул чакта, сакчы күрмәгән арада, бай хатыны аларга яңа сауган сөт эчерә, качарга куша. Көн туып, әсирләрнең берсе юклыкны күргәч, сакчыларның бик нык ачулары килә. Алар Лотфулланы тау башына алып барып аталар. Ул бик озак бозлы суда ята. Мәетен күмәргә рөхсәт итмиләр. Халык барыбер җаен таба: җаны чыккан җирдән ерак түгел, әйбәтләп күмәләр" Искәрмә: озак еллар үткәч, Лотфулла мөгаллимнең туганнан туганы Марсель аның каберен, авылның өлкән кешесе Салах бабайдан сорап белеп, таш утыртты. "...Гражданнар сугышы вакытында Метрәйдән ачыктан-ачык фронт үтми. Әмма әле аклар, әле кызыллар бик еш алышынып торды. Бигрәк тә ак чехларның авылга керүе истә калган. Алар бик яхшы киенгәннәр, атлары матур, биеп кенә торалар. Алар өйгә кергәч, ашарга сорыйлар, ә биргән әйбергә акча калдыралар иде. Әни яшергән 1 котелок сары майны тапкач та, алар әнигә күп итеп акча калдырдылар”. Аклар авылга килгәч, халыкны үзләре белән китәргә дә чакыралар. Ләкин халык аларга кушылырга бик ашыкмый. Шулай да кайбер очракларда алар мәҗбүриләп тә алып чыгып китәләр. Шундый очрак Хәбибуллалар гаиләсе белән була. Аның җигелгән аты һәм малае белән йөк ташырга алалар һәм алар, 1 ай үткәннән соң, Сембер шәһәренә барып җиткәч кенә качып кайта алалар. Кызыллар ягында булып сугышка катнашкан Ногманов Кәлимулла кавалерист була. "...Продразверстка чоры халыкка бик авыр булды. Норманы үтәү өчен халыктан ашлыкның үзенә калу-калмавын сорап тормадылар. Кыш көне ашлык тапшырырга куштылар. Ул вакытта унар өйләп, ширкәтләр төзелгән иде. Алар бергәләп чәчеп, бергәләп уңышын кибәнгә куйганнар иде. Ун өйлек советы 6 кибәнне сугып, үзебездән артканын тапшырырга куштылар. Әтәйләр ашлыкны сукты, беразын яшергәләп тә куйдылар. Икмәкне кырып-себереп алып чыгып киттеләр.Ә яшерелгән икмәкне буран күмгән иде. Кичкә эзләп табып, бүлгәләделәр. Икмәк юешләнеп өлгергән иде. Халык үзе үстергән икмәген үзе рәхәтләнеп ашый алмады”. 1921 НЧЕ ЕЛ. АЧЛЫК. Сугышлардан, талаулардан туйган халыкка табигать тагын да олырак, газаплы сынау әзерләп куя: бу 1921 елгы ачлык иде. Куркыныч ел була бу. Игеннәр генә түгел, бөтен яшеллек көя, хәтта халыкны бик күп үлемнәрдән алып калган алабута да үсә алмый. Күпмедер җыеп калган азык запасы бик тиз бетә. Абзарларда мал, хәтта эт, песи ише җанвар да калмый. Һәр өйдә диярлек ачтан үлүчеләр, шешенүчеләр саны артканнан арта. Шуның өстенә тиф тарала. Үлүчеләрне күмәргә авыл халкының хәле җитми, аларны ничек - кирәк җыеп, күмәләр. Шул елны авылда кеше ашау очраклары да булу турында сөйлиләр. Мөхетдин исемле кешенең хатыны малае белән сеңлесе Фәйзелҗинанның бавырларын, йөрәкләрен пешереп ашаганнар. Аларны күл буена алып барып атканнар. АВЫЛДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР. Авылдагы үзгәрешләр, билгеле, каршылыксыз гына бармый. Шундыйларның берсе- сәнәкчеләр хәрәкәте була. Җирләре тартып алынган, байлыклары таланганнар бергә тупланып, үзләренең югалткан байлыкларын кире кайтарып алу өчен үч алырга омтылалар. Аларның кулларында күбесенең сәнәк ише корал гына була. Шундый бер төркем Метрәйгә дә кагыла. Авылдагы комсомолларны, укытучыларны күрсәтергә кушалар, ләкин андый кеше табылмый. Заһидулла бабайның абыйсына ат җиктереп, алып китәләр. Аңа Метрәйдән Яхъя, Зәйнулла, Ногманов Әһлиләр утыра. Сөренчәк (Маҗын янында) мылтык тавышы ишетелгәч, болай да икеләнеп барган кешеләр, кире борылып чабалар. Атлары күпердән чыкканда асылынып кала. Көчкә алып, авылга исән- имин кайтып җитәләр. Уйламыйча, кемдер чакырганга ияреп чыгып киткән өчен, аларга Мөслимгә төшеп җавап биреп йөрергә туры килә. Ачлык елы әле үзенең тәэсирен озак сиздерә : авылда мал юк, хәтта кычкырырдай әтәч тә калмаган. Чәчүлек җирне эшкәртергә ат юк. Шундый авырлыкларны җиңү өчен авылда ярлылар комитеты һәм авылның хәллерәк кешеләре, арттырып түләү шарты белән булса да, ярдәм итә. Яшел үлән шыта башлагач, халыкка бераз хәл керә. Җиде-сигез елга сузылган сугыш, бөлгенлек, ачлык, тиф хастасы халык тәнендә, күңелендә озак саклана әле. Еллар үтә. Халык акрынлап афәтләр тәэсиреннән арына бара. Ширкәтләр оеша. Сәүдә үсә. Урта хәлле крестьяннарның саны арта бара. Яше җитеп, өйләнгән яшь гаиләләр элеккечә бер ихатада өелешеп яшәргә теләмиләр. Шундыйрак кырыклап гаилә кайчандыр Ольгино побыныкы булган басудан өй салырга урын ала. Аларны авыл халкы зур бәйрәм итеп, хәерле юл теләп, озатып калалар. Ләкин дәртләнеп тотынган эш акрынлап сүнә, сүрелә: күпме генә казысалар да, халыкка җитәрлек су чыкмый. Ә чишмәләр ерак, суны ташып кына җиткерә торган булмый. Алар яңадан урманга, чишмәгә якынрак урыннан җир сорыйлар. Ләкин алрның бу үтенече инде яңадан канәгатьләндерелми. Зур дәрт, омтылыш белән башланган эш туктала, яңа авыл тарала. Әмма районда ул елларда барлыкка килгән шактый авыллар сакланып кала. КОЛХОЗЛАР ТӨЗЕЛҮ. “Авылда колхозлар төзелә икән”,- дигән хәбәр таралганда Хәмәтдин бабайга 14 яшь кенә була әле. Бу яңалыкны төрле кеше төрлечә кабул итә. Чөнки хәбәрләре дә төрлечә килә тора. Берсе каяндыр ишетеп:” Колхозга кергәч рәхәт булачак, ашарга ашханәдә әзерләячәкләр, барда бергә булачак”- дип сөйләсә, икенчесе:“Ашау гына түгел, тору да бергә булачак, 50 кеше кермәле юрган , зур йорт. Бар да бергә, уртак булачак,” –дигән хәбәр ишетеп кайта. Авыл халкы шомлана, куркып кала. 1929 елның декабре. Салкын кыш уртасы. Метрәйдә туып үскән Шакиров Габдулла волостьта статист булып эшләгән җиреннән Волисполком председателе Госманов Габделхак белән Метрәй авылы гражданнары җыелышы үткәрергә киләләр. Җыелышта аерым хуҗалыкларны тоташтан колхозга берләштерү мәсьәләсе карала. Төрле фикерләр була. Әмма колхозны оештыру турында карар кабул ителә. Оешасы колхозның беренче председателе итеп Аюпов Юныс, ә счетовод итеп Шакиров Габдулла сайлап куела. Колхозның беренче уставы кабул ителә, “Туры юл” дип исем сайлана. Баштагы чорда колхозларга авылның 70 ләп иң ярлы кешесе берләшә. Чәчү үткәрү өчен атлар аз булу ачыклана. Ярлылар комитеты хөкүмәттән трактор сорарга була. Әмма һәр яңа оешкан колхозга трактор бирергә хөкүмәтнең мөмкинлеге булмый әле. 30 декабрь көнне Шакиров Габдулла һәм Аюпов Юныслар, авыл буенча йөреп, һәр хуҗалыктан транспорт чараларын, иген игү өчен кирәкле коралларны, амбарлар, чәчүлек ашлык һәм мал-туарны исәпкә алу эшенә керешәләр. Бу елларда Метрәйдә 300 ләп хуҗалык булып, 40 лап иркен тормышлы авыл байлары, кайбер урта хәлле крестьяннар колхозга керергә риза булмыйлар. 1930 ел. Исәп-хисап эшләре беткәч, берләштерелгән амбарларга хуҗалыклардан чәчүлек ашлык җыеп алына. Колхоз дворы төзелә башлый, анда авыл хуҗалыгы инвентарьлары:сабан, тырма, чыбылдык, капчык һәм башка шундый әйберләрдә җыела башлый. 30 баш ат, 150 баш сарык япмалы сарык торагы салына, хәтта тавык кошлар да берләштерелә. Колхозның беренче дворы Шакиров Габдуллалар, ә аннан соң хәзерге балалар комибинаты ишек алдында урнаштырыла. Чәчүлек ашлык мәктәп ихатасындагы зур биналарда саклана. 1930 елның 2 мартында колхозлашу хәрәкәте мәсьәләсенә кагылышлы, Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыга. Бу макәләдә”бәмәгатьләндерү өлкәсендәге кайбер ялгышлар (сыер, сарык, кошларны берләштерү) ачыклана, колхозга урта хәллеләрнең керү мәсьәләсен үз иркенә кую хакында әйтелә. Бу мәкаләне төрлечә аңлап, колхозга кергән бик күп гаиләләр гаризаларын кире ала башлый. 1930 елның язгы чәчүенә колхозда бары тик авылның иң ярлы 26 гаиләсе генә кала. Менә алар:
Язгы чәчүгә әзерлек башлана. 7-10 рәтле сошниклы 2 чәчкеч алына. Хуҗалыклардан берләштерелгән 1 һәм 2 кәсле сабаннар, тимер һәм агач тырмалар ремонтлана. Колхозга кергән хуҗалыклар язгы чәчү үткәрү өчен җирне 44 га күләмендә Имәнәй тавыннан 1әм 30 га күләмендә Завод юлына тулысынча борай чәчелә. Урып-җыюга әзерлек йөзеннән, дәүләттән 1 жадка, 1 очерск молотилька алына һәм хуҗалыклардан алынган 1 жадка, берничә җилгәргеч машина ремонтлана. Урып-җыю эшләре колхоз членнарының арыш җирләрен урып алу белән башланып китә. Җыйнап алынган ашлык басуда ук тазартыла, атларга төяп хәзерге мәктәп урынындагы колхоз амбарына кайтарып салына. Язгы чәчү, чәчүлекләрне тәрбичләү эше белән районнан җибәрелгән беренче агроном Әпсәләмов җитәкчелек итә. Авылларда колхозлар төзелү белән бергә волостьлар бетерелеп, районнар оештырыла. Райбашкарманың беренче председателе – Госманов, Райком секретаре итеп Иргалиев сайлана. Көзге чәчү вакытында инде колхозга керүчеләр саны 52 хуҗалыкка җитә. Җир мәйданы, тарту көчләре, эш кораллары арта һәм колхозның берләштерелгән гомуми хуҗалыгы ныгый бара. “Бөтен авылны берләштерү өчен авылдагы бөтен кешене дә тигезләргә”- дигән карар кабул ителә. Шул карарны тормышка ашыру максатыннанавылдагы хәллерәк кешеләрнең зйберләре тартып алына, торгта сатыла, өйләре сүтелә, абзар-куралар күчереп салына. Мондый гаиләләрнең саны 15 кә тула. Ә һаман да колхозга берләшүдән баш тарткан кешеләргә җирне моңа кадәр сөрелми яткан чирәм җирләрдән бүлеп бирәләр, кайберләре Алабугага озатыла, ә кайберләре Мәскәү төзелешенә үз теләге белән китеп, гаиләләрен таланудан, кимсетелелүләрдән саклап кала алалар. Шундыйларга Миргаләү карт, Хайбрахман абый һәм башка 10 лап гаилә була. 1931 елның чәчүенә керүчеләр саны 200 хуҗалыкка җитә. Бу елның җәендә икенче ат торагы һәм столовая салына. Сарыкчылык фермасы 500 башка җиткерелә, алар өчен кәшәр (торак) төзелә. Сарык сөтеннән брынза хәзерләп, дәүләткә тапшыру оештырыла, бу өстәмә керем чыганагы була. 30 башлык сыерчылык фермасына нигез салына. Игеннәрнең уңышына корылыклы җәй комачаулый. Шулай да семеналык, фуражлык, колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирерлек ашлык җыеп алына. Дәүләткә икмәк тапшыру мәсьәләсендә килеп чыккан аңлашылмаучылык нәтиҗәсендә Аюпов Юныс председательлектән алынып, аның урынына Шәймиев Хаҗи (1931, көз) билгеләнә. 200 хуҗалыктан торган колхоз 4 бригадага бүленә. Бригадирлар: Миргалимов Хәсән, Хәсәншин Кәли, Аюпов Юныс, Шарифуллин Ильяс. 1932 елның уңышына нигез салу эшләре 1931 елның августыннан башланып китә; атлы чәчкечләр һәм кул белән уҗым культуралары чәчелә, язгы культуралар өчен җир эшкәртелә. 1932 елның языннан колхозларга ярдәмгә беренче тракторлар килә. МТС тан ЧТЗ һәм СТЗ тракторлары, җир эшкәртү кораллары китерелә. Бу елны МТС директоры Вәлиев Салават, политотдел Миркуревлар безнең колхозга үзләре контрольлек итәләр. Колхозның беренче трактористлары Кашапов Хәмәй, Миргалимов Хәсән, Хәертдинова Сәгыйдәләр була. Дәүләтнең колхозга булган ярдәме үткәрелгән сәясәт нәтиҗәсен бирә. 1932-33 елларда иген бик уңа, халыкның хезмәт көненә басуда нәрсә үстерелсә, шуны бүлеп бирелә. Хәтта киндер орлыгы да өләшеп чыгыла. Халык аннан май сыга, боткасын пешерә, ә арткан ашлыкны халык сатып, тормышын җайга салырга омтыла. Колхоз эшеннән беркем дә читтә калмый. Ниндидер сәбәпләр белән эшкә чыга алмаучы хатын- кызлар чыбылдык әзерли, капчык ямый. 1933 елның язгы чәчүенә чыкканда авылда 3 гаилә: Каримов Сабир, Каримов Хафиз, Муллахмәтов Вәлиләр генә аерым хуҗалык булып кала. Язгы чәчүгә чыкканда 7 бригада оеша. Бригадир вазифаларын Закиров Вафа, Шарифуллин Ильяс, Шарифуллин Габдулла, Хикматуллин Хафиз, Хасаншин Кәли, Давлетшин Әгъләм, Хакимов Хәбирләр башкара. 1933 елның җәендә таштан алачык, пекарьня, мастерской һәм амбарлар салына. Сарыкчылык фермасы үстерелеп, сарыклар саны 1000 башка җиткерелә. Ул колхозның зур доход чыганагы булып әверелә. Нәселле сарыклар үрчетелә. 1933 елның июнь аеннан колхозның хисапчысы итеп Хөснетдинов Насыртдин билгеләнә. Колхоз Олы Чакмак колхозы белән ярышып эшли һәм һәрвакыт беренче урынны ала. 1933 елның көзендә иптәш Гыйльфановны председательлектән алып ,уку йорты мөдире итеп куялар, ә аның урынына председатель итеп Җәләев Галләмне сайлыйлар. Ул үзенең эш дәверендә колхоз хуҗалыгына капиталь тораклар салдыру, колхоз дворын план нигезендә коруга аеруча игътибар бирә. 100 башлык атлар торагы, таш амбарлар салына. Бу елларда авылда беренче партячейка оештырыла. Аның оештыручысы һәм беренче җитәкчесе Галимов Шакир була. Ул беренче полит. мәктәп белән дә җитәкчелек итә. Полит. укулар авыл активы һәм яшьләр өчен аерым үткәрелә. 1932-1933 елларда укытучы булып эшләгән Юнысов Якуб аның төп ярдәмчесе була. 1934 ел колхозның тагы да үскән, ныгыган елы булып санала. Колхозчылар хезмәт көннәренә 7-10 кг икмәк алалар. Фермаларда терлекләр саны арта бара, яңа тораклар төзелә. Ноябрь аенда Шакиров Габдулла сарыкчылык фермасына мөдир булып кайта. Фермага миринус һәм прикос нәселле сарыклар кайтарыла, ферма каршында орлыкландыру пунктлары төзелә. 1934-1935 елларда һәр 100 сарыктан 140-150 бәрән алып, үстерүгә ирешелә.1936 елда сарыклар саны 1500 гә, сыерчылык фермасы 150 башка җиткерелә. Ферма белән Бәдретдинов Гайнетдин җитәкчелек итә. Шул елларда дуңгызчылык һәм кошчылык фермалары барлыкка килә. 1934 елда моңа кадәр авыл уртасын да ерактан ук күренеп , үзенә тартып торган мәит манаралары киселә, 1се-мәктәп ишек алдындагы – клуб итеп үзгәртелә, кинолар күрсәтелә, ә магазин янындагысыныкын 1940 елда кисәләр. Ян-яктагы такталарын кубарып, манарасын кисәләр һәм бау белән тарттыралар. Ауган чакта авыл халкы зур афәткә юрап карап торалар, ә башындагы ае юкка чына. Күрәсең кемдер алып яшереп куйгандыр. Ул озак еллар склад булып тора, сугыш елларында тракторлар өчен чурки турыйлар. 60 елларда сүтеп, конюшня итеп салалар 1935 елда председатель итеп Хакимов Хәбир сайлап куела. Кечкенә генә Метрәй суында су тегермәне, яргыч, тула басу җайланмалары, ашлык сугу һәм җилгәрү механизмнары әйләндерелә. Бригадаларга 1-2 шәр ургыч машиналары, 1әр атлы чәчкеч машиналары бирелә. Колхозның игенчелек эшләре 10-12, урып-җыю 15 көндә, зяб сөрү 15 сентябрьгә төгәлләнә. Шушы уңышлары өчен колхоз автомашина, велосипедлар, кул һәм кесә сәгатьләре белән бүләкләнә. Велосипедлар һәм сәгатьләр аеруча тырышып эшләгән колхоәчыларга өләшенә. Колхозның су тегермәненә һәм шарлы двигателенә электр станциясе төзеп, авыл өйләрендә электр лампочкалары кабына. Колхоз 36 нчы елның язына бик начар чыга: аерым хуҗалыктан китереп берләштергән атларның күбесе язгы ташу вакытында ачлыктан кырылып бетә. Җир-сулы, игенле бер авылда атларның ачтан үлүе бары тик урындагы җитәкчеләрнең булдыксызлыгыннан була. Ләкин ул вакытта алай уйларга да ярамый: колхоз җитәкчелеге нәрсә эшләсә дә дөрес, атлар кырылган икән, димәк, шулай кирәк булган, я булмаса алар кырылган икән, алар урынына корыч атлар-тракторлар килер. Әмма 36 ның язында колхозчылар ат арбасына төяп “ үләт зияраты” на илтеп салалар. Язга колхозчылар бик коргапсып чыгалар, утыртырга бәрәңге калмаган, бура төпләрендә он юк. Бәхеткә 1937 елның язы һәм җәе бик уңайлы килә. Колхоз югары иген уңышы җыеп ала: Арыштан - 20-24ц, бодай - 24-26ц, борчак - 32ц. Хезмәт көненә 12-14 кг икмәк һәм 60 тиен акча бүленә. Бу көзне кохозчыларга хәтта шалкан, кишер кебек яшелчәләр дә бүленә. 1938 нче елда колхоз яңадан зур уңышларга ирешә. Шуңа күрә бер төркем делегация колхозчылар съездында катнаша. “Туры юл” колхозы тимерчесе Двоеглазов М. МЖ-мотоциклы, җиде колхозчы велосипед, берничәсе сәгать белән бүләкләнә. Закиров Вафа Сталин һәм Калинин белән янәшә басып карточкага төшә. Ә нәселле айгырлар караган Хайбрахман абзый “Казанский” кушаматлы аты белән Казаи ипподромында атлар юыртуда катнашып, I урынны ала, Почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. 1941 - 1945 ЕЛЛАР. 1941 елның 22 июнендәге сугыш башлану турындагы хәбәр моңа кадәр бер эзгә салынып алга баручы авыл тормышын пыран-заран китерә. Күпләр бу хәбәрне басу түрендә ишетәләр, шунда ук илгә ябырылган дошманны бик тиз генә куып җибәрергә, илгә тыныч тормыш яулап кайтырга өметләнеп, фронтка озатуларын сорап гариза язалар. “Туры юл” колхозы беренче мобилизация вакытында ук 150 әзмәвердәй ир-егетен, шоферы белән бергә 2 автомашинасын, 50 атын фронтка озата. Ә колхозның бөтен эше, авырлыгы, илне икмәк белән тәэмин итү хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иңсәсенә төшә. Әле 1941, 1942 елларда эш күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк бара. Трактор штурвалы артына әле буыннары да ныгымаган Нургалиева Саҗидә, Бәдәр кебек япь-яшь кызлар утыра. Фронттан күңелне өшеткеч хәбәрләр килеп торса да, халык өмет белән яши. Сугышка кадәр җыелган запаслары да ярдәм итә. 1941-1942 елларда авылга дошман кул астында калган җирләрдән эвакуацияләнеп килүчеләрне китерәләр. Аларның күбесе бала-чага, ә хатын- кызлар әз була. Бер авыз татар сүзе белмәгән Ленинград кешеләрен авыл халкы булдыра алган кадәр җылы каршылый, аларны правление йортына урнаштыралар. Авыл халкы үзенең дә кысын азыгын алар белән уртаклаша, ярдәм итәргә тырыша. Берәр еллап яшәгәч, аларны Ольгигодагы бояр йортына урнаштыралар, детдом итеп үзгәртәләр. Марданшина Рабига апа ипи пешерә, Разин абый да шул тирәдә үсә. Метрәйнең Мәхмүт исемле кешесе завхоз булып эшли. 1955 елда балаларның күбесе үсеп, туган җирләренә кайтып китә, ә калганын Әлемгә күчерәләр. Сугыш шаукымы кагылмаган бер генә семьяда калмый. Кайбер семьяларга бер-бер артлы кара хәбәрле кара кәгаь килә. Кайгы килде дип, башны аска иеп, кайгыга бирелеп утырырга һич мөмкин булмый: сугышка киткән ирләрне һәр тармакта алыштырырга, ерак урманга урман кисәргә китәргә, әле шуларга өстәмә заемга язылырга, налогын түләргә, фронтка җибәрү өчен җылы оек-бияләй бәйләргә...Түзә халык. Сабыр итә. Өмет яшәтә халыкны. Ашарына бер уч оны булмаса да, соңгы өлешен сатып, заемын түли. Бигрәк тә 1944 елның кышы авыр килә: калган запаслар ашалып беткән,җыеп алынган икмәкнең соңгысына кадәр фронтка озатылган. Кыш уртасыннан маллар күтәрәмгә кала. Халык ачлыктан шешенә, ачтан үлүчеләрнең саны артканнан- арта . Кызамык чиреннән терелә башлауга, ангина чире көчәя, ә аңа алмашка кан чире халыкны кыра башлый. Ансын ачлыктан котылу өчен кар астында калган башак җыеп ашаудан күрәләр. Көнгә 7-8 кеше үлә. Күмәргә көч җитми. Авыл клубында больница оештыралар. Библиотекада ир-атлар, клуб ягында хатын-кызлар ята. Семья тулысынча үлеп беткшн очраклар да була: Хакимов Хәбир, Хатималар гаиләсендә 2 көн эчендә 4-5 кеше үлә. Фронттан кайткан фронтовиклар дежур тора. Авыруларның бөтен җиреннән кан бәреп ага, ярдәм итү юлын белүче юк. Бераз алга таба үзгәреш булса, шундук өстәмә паек биреп өйләренә озаталар.Язга чыккач, күпмедер дәрәҗәдә хәл җиңеләя, алабута үләне, кычыткан тишелә, әмма авылга якын-тирәдә бу үләннәр дә үсәргә өлгерми. Ат кузгалагы, сәрдә үләне эзләп, Ольгино буасына кадәр барырга кирәк була.Көздән күмелеп калган бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемә- иң тәмле азык санала. Ашлыклар өлгерә башлагач , башак уалап , тамак туйдырырга омтылучылар була. Әмма сугыш чорының каты законнары буенча бер уч ашлык, бер кесә борчак өчен бик күпләр җәзага тартыла. Хаммат исемле егетне, өйдә ачлыктан шешенгән карт анасына бер кесә кузак җыйган өчен 5 елга төрмәгә озаталар. Ул төрмәдән исән йөреп кайтса да, үпкә чиреннән терелә алмый. Шушыңа ошаган хәл хәзерге вакытта авылда яшәүче Мингазова Һидая апа белән дә була. Бер кесә ашлык өчен, 7 айлык баласы булуына карамастан, аны да 5 елга хөкем итәләр. Авыл халкы бәрәңге яфрагы, хәтта юкә кабыгы пешереп ашаган, шулай итеп ач үлемнән котылырга тырышкан. Сугыш елларында эшче көчләр һәм техника җитешмәү аркасында җитәкчелек мәсьәләсе дә кыенлаша. Шуны исәпкә алып, зур колхозларны ваклау турында карар кабул ителә. 1944 елда “Туры юл” колхозы да икегә бүленеп,”Туры юл” һәм “Кызыл юл” дип үзгәртелә.”Кызыл юл”ның правлениесе Ольгино очында Нәзифә апалар ихатасындагы 4 бүлмәле йортка урнаша(соңнан ул йорт чеби торагы итеп тә кулланыла), ә “Туры юл” инкубатор ихатасы тирәсенә күчереп салынган байлар йортында урнаша. Колзоз бүленер алдыннан колхоз председателе булып Закиров Вафа, ә бүленгәч “Туры юл”да Сабиров Шакир, “Кызыл юл” да Вәлиев М. –ләр сайлана.Соңга таба Хайбрахманов Нурлыгаян, Нәҗмиев Салахлар колхоз белән җитәкчелек итәләр. 1946 елда “Кызыл юл” колхозына председатель итеп Хөснетдинов Насыртдин кайта. Ватан сугышы елларында Метрәй авылыннан фронтка 356 кеше озатылып, шуларның 150 се яу кырларыннан әйләнеп кайтмады, өйләренә әйләнеп кайтканнары да авыр яралары төзәлеп бетмичә, якты дөньядан китә баралар. Ә күпмедер дәрәҗәдә хезмәткә ярарлыклары инде тәмам таралыр чиккә җиткән хуҗалыкны торгызу, тормышларын җиңеләйтү теләге , зур өметләр белән эшкә керешәләр. Култык таякларын да куймаган килеш трактор штурвалы артына утыручылар арасында Шәмсиев Габдерәхим, Валиев Салихларны әйтергә мөмкин. ЯКТЫ ХЫЯЛ, ЗУР ӨМЕТЛӘР ЧОРЫ. Тормышлар акрынлап булса да җиңеләя башлаган кебек була. Хәзер инде авыл халкы тормышларын җиңеләйтү максатыннан үз ихаталарында тавык-кош үрчетергә, ашауны җайга салырга тырыша. Шул максаттан 1952 елда Шәймәрдәнов дигән кеше элекке мастерскойны инкубатор итеп үзгәртүдә күп көч куя. Күпләп чеби, үрдәк чыгарыла, колхоз үзе күпләп үстерә, ә артканын халыкка сата. Шул елларда авылда “техника революциясе була” дигән хәбәр тарала. Бу авылларга техника кайтып, эшне техника белән эшләү дигән сүз була. Ат сабаннарын җыеп металлга, ә атларны ит комбинатына озаталар. 1958 нче елда “Туры юл” колхозы Метрәй авылы белән Завод колхозы (Ольгино авылы) берләшеп, Калинин исемендәге зур колхоз төзеделәр 1962 елның мартында Метрәй авылында туып-үскән, сугыштан кайткач инде җаваплы урыннарда эшләргә өлгергән Абдуллин Яхъя Абдулла улы колхозга председатель итеп сайлап куела.”Салам түбәле авыл, арык маллар, җимерек сарайлар... Шулай да бәхетле тук тормыштан өметен өзмәгән, авыр эштән курыкмаган авыл халкы... Менә шулар каршы алды мине ул елларда,”-дип искә ала иде ул елларны Яхъя абый. Чынлап та халыкның ышанычын аклый ул: халык авыз тутырып ипи ашый, уч тутырып акчасын ала. Салам түбәләр калай, шифер белән алыштырыла. Яңа өйләр саны артканнан-арта. Өйләрдә җиһазлар, телевизорлар күренә башлый. 1970 елга колхозның җир мәйданы 5574 га, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре 5007 га, сөрүлек җирләре 4091га. Сугарулы көтүлек җире 160 га, 14 га алма- җимеш бакчасы бар.184 га печәнлек, 718 га көтүлек, 62 га ихата, 168 га урман полосалары, 89 га елга буе,әрәмәләр, 51 га күлләр,елгалар, 76 га да төзелешләр урнашкан. Бу елларда колхозда 28 трактор, 10 комбайн, 15 автомашина, 5 кукуруз комбайны, 14 трактор сабаны, 26 чәчкеч, 16 культиватор, 100 комплекслы тырма һәм бик күп башка авыл хуҗалыгы техникасы эшли. Колхозда 266 хуҗалыкта 991 кеше яши. Мәктәпкәчә балалар 96, укучылар-225, институтта һәм техникумда укучылар-35, 579 колхозчы, 112 эшче, 16 укытучы, 3 медицина эшчесе, шуның эченнән 225 пенсионер, шулар арасыннан 816 татар һәм 175 рус кешеләрен берләштерә. Бу елларда 55 семья яңа йортлар төзеп керделәр, 112 хуҗалык телевизор, 9 холодильник, 32 мотоцикл булдырылды, 212 хуҗалык газдан файдалана башлады.Әлеге елларның иң зур төзелешләреннән - авыл уртасында ике катлы магазин төзелә һәм халыкны тормыш-көнкүреш товарлары белән тәэмин итә башлый.1971 елда халыкка культура хезмәте күрсәтүне яхшырту максатыннан мәдәният йорты, 1973 елда ике катлы итеп 178000 сумлык мәктәп бинасы төзелә.Колхозда терлек тораклары, кормоцех, мастерской, админстратив здание сафка кертелә. Колхоз өчкомплекслы 3 бригададан тора: 1) сарыкчылык һәм дуңгызчылык фермалары беркетелгән; 2) сөтчелек товарлыклы фермасы; 3) симертү фермасы беркетелгән. Һәр бригада бер яки ике төрдәге терлекчелек продукциясе алуга специальләшкән. Бу елларда алны–ялны белмичә фермада тырышып хезмәт куючылардан Нигъмәтуллин Хәбибелнәҗәр, Корбыева Мөгаллимә, Шаймарданова Ясирә, Хайбрахманов Нуриәхмәт, Хөснуллин Нигъмәтуллаларның исеме почёт тактасында була.Сарыкчылык ферма белән Мингазов мәҗит Мингазетдин улы җитәкчелек итә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра бара. 1980 елга авылда 27 яңа йорт салынып, җиңел машиналар саны 7 гә, мотоцикл саны 47, холодильниклар 50 гә, телевизорлар 180 гә, кер юу машиналары саны 200 гә җитте. 1987 елда моңа кадәр эшләп килгән комплекслы бригадалар замана таләпләренә җавап бирми башладылар. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүне яхшырту максатыннан колхозларда аренда подрятлары оештыру буенча эш башлана. Калинин исемен йөртүче безнең колхоз да бу эштән читтә калмый. Аренда подряды белән эшләү өчен звенолар төзелә, звено җитәкчеләре сайлана, аларга техника бүлеп бирелә. Колхоз белән звено арасында договор төзелә. Барлыгы 6 звено оеша: Шакиров И.-бөртекле культуралар, Хайбрахманов Ф.-бөртекле культуралар, Шәмсиев Р.- бөртекле культуралар, Валиуллин, Хисамов- терлек азыгы һәм азык чөгендере игү бригадасы, Солтанов М.- шикәр чөгендере игү, Ольгино үзе аерым бригада. Бригадиры – Иванцов. Терлекчелек үзе аерым бер звено булып кала.Аның җитәкчесе Аюпов Фирзал була. Бу чорда зур звенолар белән берлектә Ахметзянов Мияссәр сарыкчылыкта, Шәймиев Нәкыйф –симертү группасында аерым гаилә подряды булып эшлиләр.Нәтиҗәләр, билгеле, үзен сиздерә.Әмма бу чорда илдә инде яңадан үзгәрешләр башлана. Күрше–тирә авылларда мәчетләр барлыкка килә башлагач, Метрәйдә дә бу юнәлештә эш башлана һәм 1993 елда нигез салына. Ләкин мәчет 1996 елда гына ачыла. Төзелеш 3 елдан артыкка сузыла. Манара башта шифер белән эшләнсә, яңадан цинкланган калай белән алыштырыла. Бу эшләрне иптәш Камалов Илдә барган кискен үзгәртеп корулар авыл хуҗалыгын да читләтеп үтми. Бу елларда колхоз председателе булып эшләүче Камалов Рафаэль Зиннурович 1987 елда оешып , 10 ел дәвамында эшләп килгән аренда подряды урынына, коллектив предприятиесе оештыру эшенә керешә. бу авыл хуҗалыгы җирләренә чит кеше килеп хуҗа була алмасын өчен эшләнә. Ә коллектив предприятие үз байлыгына тулысынча үзе хуҗа була ала. 1997 елның 1 мартында 4 фермер хуҗалыгын берләштергән акционерлык җәмгыяте оеша.Ул үз эченә: “Акман”- Хайруллин Таһир, (65 кеше) “Камышлы”- Шакиров Илшат, (46 кеше) “Ольгино”- Ногманов Г.(27 кеше) “Төзүчеләр”- Заянов Р. хуҗалыкларын ала. АКФХ (Ассоцияция коллективного фермерского хозяйства) генераль директоры вазифасын Камалов Рафаэль башкара. Ассоциация карамагында 3 умарталык булып, аларда барлыгы 200 баш умарта асрала. Умартачылар Сәгыйть Шәйгарданов, Николай Николаев һәм Виктор Топоровның уртак көче белән 38 центнер бал җитештерелә. Өч фермер хуҗалыгында барлыгы 694 баш терлек асрала. Чаллы ит комбинатына 147 ц сыер ите, 47 ц дуңгыз ите озатыла. Ә җитештерелгән сөт хуҗалыкта төзелгән май заводында эшкәртелеп, сигез ай эчендә 115 ц ак май әзерләнде. Бу елларда су буендагы яңа урамга салынган котеджларны яшәрлек хәлгә җиткереп, колхозчыларны күчерү эше алып барыла. Өч гаилә үз көче белән йорт җиткереп керә.Ул урамга газ кертү проблемасы хәл ителә. 1998 елның сентябренә Метрәйдә 216 хуҗалык исәпләнеп, 645 кеше (Ольгинода 36 хуҗалык булып 96 кеше ) яши. 2003 елның 29 март көнне Метрәй авылы халкының тынычлыгын югалтырга мәҗбүр иткән үзгәрешләр башлана:ашыгыч рәвештә АКФХ ның генераль директоры вазифаларын башкаручы Габидуллин Мирзаһит вазифасыннан азат ителеп, аның урынына вакытлыча, җирле үзидарә рәисе вазифаларын башкаручы Гайнетдинова Фәридә куелды. 31 мартта коллектив предприятиенең отчет-сайлау җыелышында Шәмсиев Рафис генераль директор вазифасына сайлап куелса да, ул 4 апрель көнне бу вазифадан азат ителә, “Метрәй” фермер хуҗалыгын “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгы белән берләштерү турында карар кабул ителеп, берләшкән хуҗалыкка җитәкчелек итү Рәфил Гыйлемнур улы Нуретдиновка йөкләтелде. Ул моңарчы да “Нур” белән җитәкчелек иткән була. Шулай итеп, 1929 елның салкын декабрендә нигез салынып, бик күп кешеләрнең язмышын үзгәрткән, каргышлы күз яшьләре хисабына төзелгән “Метрәй” колхозы яшәүдән туктый.
|
Файдалы сылтамалар: Образовательный поратал МОиН РТ Образовательный портал Муслюмовского района
|