|
Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
|
|||||||||||||||||
Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы. Тел: (85556:)-3-25-78 Безгә языгыз: smitr.mus@tatar.ru
|
Мәктәп тарихы Ике мәхәлләле, 300 дән артык хуҗалыгы булган Метрәй авылында беренче мәдрәсә 1894 елда Шарифулла мулла тарафыннан салдырыла. Мәдрәсәдә укыту эшләре белән мулла үзе шөгыльләнсә, кыз балаларны күпмедер искечә укырга өйрәтү эшен остабикә башкара. 1902 елларда балаларга белем бирү эше Шарифулла мулланың улы Габдулла кулына күчә. 1905 елда мәдрәсә ихатасына кое казытыла (бу кое хәзер дә бар). Мәдрәсә дини белемнәр белән бергә күпмедер дәрәҗәдә дөньяви белемнәр дә бирелә. Илдә яңа тәртипләр урнашу укыту-тәрбия процессына да үзгәрешләр кертә. 1922 елда мәдрәсә совет мәктәбенә әйләндерелеп, 1- 4 класслар ачыла. Мәктәп ачылу белән, Сал. Мухан авылында туып -үскән Камалов Шәрип дигән кешене, хатыны белән бергә, укытучы итеп җибәрәләр. Алар 1927 елга кадәр 1- 4 классларда белем бирәләр. Әмма, махсус мәктәп зданиеләре булмау сәбәпле, укыту-тәрбия эшләре аерым йортларда алып барыла. 1927 елда иске мәдрәсә бинасы урынына типовой мәктәп әзер булгач, яңа мәктәптә яңа укытучылар Халитов Габдулла һәм Халитова Нәгыймәләр укыта башлыйлар. Ә мәктәп салуда Даутов Яхъя, Нәҗмиев Низамилар җитәкчелек итә. 1927-1928 уку елында класс - комплектлар саны арту сәбәпле, мәктәпкә яңа укытучылар: Абдуллиин Вагыйз, Аппаков Рәшитләр укытучы булып киләләр.1931-1932 уку елында алар урынына яңа укытучылар - Юнысов Якуб, Халилова Хәдичәләр киләләр. Илдә барган үзгәрешләр балалар белән эшләү процессында да чагыла.1924-1925 елларда зур шәһәрләрдә балалар оешмалары барлыкка килә башлый. Бу хәбәр 1927-1928 елларда шәһәрләрдән читтә урнашкан Мөслимгә, шул исәптән Метрәйгә килеп җитә һәм шушы уку елында Метрәй мәктәбендә беренче пионер оешмасы барлыкка килә. Бу истәлекле вакыйганың ничек булуы турында, ул көннәрнең шаһиты, беренче булып пионерга кабул ителүчеләрнең берсе, Гайсин Гайнулла абый менә нәрсәләр исенә төшерә: “1927 елда безне Камалов Шәрип дигән укытучы өченче класста укыта иде. Бер көнне ул совет мәктәпләрендә укучы дистә меңләгән балаларның пионер отрядлары сафларында тәрбияләнүләрен, пионерларның кемнәр булуын, пионер оешмасының структурасын сөйләп аңлатты. Пионерларның аерымлык билгеләре, атрибутлары белән таныштырды һәм безнең дә пионер була алуыбыз турында әйтте. Шул көннән башлап без пионерга керү турында хыяллана башладык. Һәркөн диярлек укытучыбызга: ”Кайчан безне пионерга аласыз?”- дигән сорауны бирә идек. Ул, пионер булу өчен укучы һәр эштә һәм һәр җирдә үзен башкаларга үрнәк булырлык итеп тотарга, тырышып укырга кирәклеген әйтә килде. Пионерларның тантаналы вәгъдәләрен һәм пионерлар маршын өйрәтте. 1927 елның 7 ноябрь көне. Ял көне булса да, укытучыбыз безне мәктәпкә чакырды. Мәктәпкә барганда, мәктәп бәйрәмчә бизәлгән, күпчелек укучылар һәм укытучы абыебыз да килгән иде. Озак та үтмәде, без линейкага тезелдек. Класста тынлык. II класс укытучысы Хабибуллина Хаят апа белән III класс укытучысы Камалов Шәрип абый линейка алдына чыгып бастылар. Хаят апаның муенына кызыл галстук тагылган иде. Укытучыбыз Шәрип абый Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 10 еллыгына багышланган кыска гына доклад сөйләде. Докладтан соң без күмәк рәвештә пионерларның тантаналы вәгъдәсен укып чыктык. Шул минутта Хаят апабыз безне пионер булуыбыз белән котлады. Без отрядыбызга Семен Михайлович Буденный исеме бирдек, “Интернационал” һәм “Пионерлар маршы” н җырлап таралыштык. Шул көннән башлап бездә укуга һәм файдалы хезмәткә дәрт кабынды. Бу көнне барлыгы 15 укучы пионерлар сафына кабул ителде. Менә алар – авылыбызның беренче пионерлары:
Шушы көннән башлап, бу укучылар мәктәп тормышында гына түгел, авыл халкы арасында да иң актив, иң тырыш, тәртипле укучылар булалар. Бу чорда бара торган үзгәрешләрдә үзләреннән булдыра алган кадәр зур өлеш кертәләр: халыкны укырга-язарга өйрәтү, ачыккан гаиләләргә ярдәм оештыру, ялгыз карчыкларга ярдәм итү, колхозлар оеша башлагач, аңлату эшләре алып бару, агитбригадалар белән чыгыш ясау – бу әле беренче пионерлар эшләгән эшләрнең кайберләре генә. Пионер оешмасы оешып, бер ай үткәч, беренче пионерлар комсомолның Татарстан өлкә комитетына, мәктәптә пионер оешмасы оешканлыгы, бу оешмага Семен Михаилович Буденный исеме сайлаулары турында хат язалар. Хатка җавап озак көттерми: бер ай үтүгә, ВЛКСМ өлкә комитетыннан җавап хаты һәм бүләк итеп җибәрелгән пионер атрибутлары, значогы белән 30 галстук килә. Бу көн мәктәптә зур бәйрәм була. Беренче пионерларның күңелендә иң бәхетле көннәр булып озак саклана. Шушы елдан башлап, пионер оешмасы эшчәнлеге белән мәктәптә алып барыла торган белем бирү һәм тәрбия процессы бергә кушылып, бер юнәлештә алып барыла. 1936-1941 еллар. Колхоз акрынлап үз эшчәнлеген җайга сала баруны исәпкә алып, 1936- 1937еллардаа вылда мәктәпне яңарту, зурайту юнәлешендә эш башланып китә. Урман кисеп, буралар бурала, таш чыгарыла. Инде бердәм эшләүнең нәрсә икәнен аңлапөлгергән авыл халкы бу эштә дә актив катнаша: өмә итеп тә, осталарның тырышлыгы белән дә кыска арада 7 класслы мәктәп зданиеләре салына, авыл осталары әзерли алырлык кирәк-яраклар ясала. Мичләр чыгарыла. 1936 елның сентябрь башына инде җидееллык мәктәп үзенең беренче 5 класс укучыларын кабул итә. Бу елны мәктәп директоры вазифаларын комсомолец Абдуллин Мөхәт башкара. Ләкин әле узган уку елында Мөслимдәге ШКМ га (Школа комсомолской молодежи) йөри башлаган 6-7 класс укучылары укуларын шунда дәвам итәләр. Аларга йөреп уку өчен шартлар тудырыла: һәр көнне ат белән илтеп кую, барып алу оештырыла. 1941-1945 еллар. Илне тетрәткән ”Сугыш” дигән хәбәрдән Метрәй мәктәбендә дә шомланып, куркып калалар. Нишләргә? Алга таба ничек яшәргә? Бу сораулар укытучыларны гына түгел, укучыларның да укуга булган фикерен үзгәртә кебек Ләкин сугышның бетәчәген, ә сугыш беткәч, белемле кешеләрнең бик күп кирәк булачагын аңлау бернинди авырлыкларга да карамастан, укуларны өзмәскә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Бу елларда мәктәптә Егорова Вера Ивановна, Московая Галия, Насибуллина Җәннәт, Нуретдинова Рабигаларга әллә ничә төрле авырлыкларны җиңәргә туры килә: туяр-туймас ашаган, кайгылы хәбәрләрдән күңеле төшкән сабыйларда белем алуга омтылыш уяту, салкын мәктәпне җылыту, ачлыктан киселгән балаларның күңелендә өмет уяту, бигрәктә эшче куллар битмәүдән таркалу хәленә килгән колхозга булышу була. Түзәләр, тырышалар: урып-җыюдан, язгы эшләрдән калмыйлар. 1942 елны татар теле укытырга кайткан Гимаева Газизә апаның сөйләгәннәреннән:: «Сугыш елларында укыткан вакытны искә алганда иң беренче балаларның моңсу күзләре искә төшә. Балалар ачлы-туклы. Бигрәк тә 1943, 1944 елның кышлары авыр булды.12-13 яшьлек балалар иртән барып, колхозда маллар карашып, яңадан укырга киләләр. Фронттан яраланып кайткан Гайсин Гайнулла (1943), Гаусиев Хафиз (1942 ел), Ахметшин Мирзамөхәммәт (1943ел) Вафин Мөстәкыйм, Гаффаров Исмәгыйльләр (1944) мәктәпкә зур терәк булдылар. Без, алар белән бергәләп, урманда аркылы пычкы белән утын кисеп, мәктәпкә алып кайта идек. Колхоз эшенә дә актив катнаштык, ә кичләрен лампа яктысында авыл халкына концерт-спектакльләр куеп, лекцияләр укый, халык күңелендә җиңүгә ышаныч уятырга тырыша идек. Иң авыр эш- халыкны заемнарга яздыру иде. Күреп торасың: семьяның инде бернәрсәсе дә юк, ә заемга язылу мәҗбүри. Кайберсе, җиңү хакына дип үз авызына кабасы икмәген өзеп бирә, ә кайберсе, инде авырлыклардан соңгы чиккә җиткәне, бөтен әрнүләрен сиңа бушата. Ә җиңү хәбәрен ишеткәч, бөтен укытучылар, укучылар, яшьләр җыелышып, Мөслимгә бардык.” 1943-1944 уку елында мәктәп директоры вазифасын Нуретдинова Рабига, 1943-1945 елларда Ахметшин Мирзамөхәммәт үти. Сугыштан соңгы еллар. 3 елда 10 айга сузылган сугышның бетүе турындагы хәбәр артыннан авылга утны-суны кичкән, дары исен иснәгән ир-егетләр күпләп кайта башлыйлар Алар, колхозга гына түгел, ә тәрбия учагы булган мәктәпләргә дә бик кирәк булалар. Бу елларда мәктәпкә әле өсләрендәге хәрби формаларын салырга да өлгермәгән Зиннуров Мансур, Гыйздуллин Котдус, Ногманов Исмәгыйль, Гаусиев Хафизтин , Гайсин Гайнулла, Нуриев Сәетләр укытырга килә. Авыр, бик авыр була бу елларда. Колхозчыларга гына түгел, туяр-туймас ашаудан күзләре эчкә баткан, ертык киемнәреннән арык тәннәре күренеп торган балаларны күрү, алар алдында салкын классларда дәрес бирүче фронтовик- укытучылар да нәрсәләр кичерде икән?! Ләкин шунсы куанычлы: илдә тынычлык. Авыр көннәр үтәр. Ә киләчәктә белемле кешеләр илгә күп кирәк булыр...Моны укытучылар гына түгел, укучылар да яхшы аңлый. Укырга 3 кешегә бер китап, язарга дәфтәр, кара, каләм юк. Караны күп укучы корымнан ясый. Язарга иске кәгазь кисәкләре кулланыла. 40 градуслы салкыннар булганда да укучылар мәктәпкә килми калмыйлар. Кияргә җылы киемнәре булмаганнарны ата-анасы күтәреп китергән очраклар да еш була. Авырлыкларга карап, күңел төшереп утырырга вакыт калдырылмый. Мәктәптә пионер оешмасының эшчәнлеге активлаша. Укытучылар үзләре үк укучыларны пионерга әзерлиләр, кабул итәләр, һәр атнада отрядларда, айга бер тапкыр дружинада сборлар үткәрелә. Алар шау-шулы, үзара тәнкыйтьләүләр, уңышка ирешкән укучыларны мактау белән үтә. Бергәләп уйныйлар, җырлыйлар. Укучылар колхоз тормышында да актив катнашалар. Бигрәк тә кырдан башак җыю компониесе бик көчле була. 5 кг башак җыйган укучыга 200 грамм он бирәләр. Сугыш тәмамлангач, мәктәпкә директор итеп, фронтовик Гаффаров Исмәгыйл Мөхәммәт улын куялар. 1946 – 1950 елларда мәктәп тормышы сизелерлек җанлана, класслар каршына тактадан өй аллары төзеп куела. Бу елларда хатын-кыз укытучылардан Ильясова Наилә, Ахметшина Сөмәя, Егорова Вера, Мотыйгуллина Наилә (Казан), Гамбәрия апалар (математика укытучысы), Гаффарова Мөзәянәләр, ир-егет укытучылар белән берлектә, мәктәптә дәрес бирү белән бергә, заемга яздыру, лоторея тарату, налог түләтү, басуда носилка белән салам ташып өю кебек эшләрдән дә читтә калмыйлар. Әмма бу елларда шунысы куанычлы була: ата-аналар мәктәпкә ярдәм кулы сузарга, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышалар. Бигрәк тә мәктәпкә ягарга утын әзерләгәндә, аны ташыганда (Смыловка, Бикмәч урманнарыннан кискәндә бигрәк тә). аларның ярдәме зур була Бу елларда укучыларны класста утыртып калдыру очраклары еш була. Бер класста утырып калучы 10 ар укучы булган очраклар күзәтелә. 3-4 ел бер класста утырган укучылар мәктәптән чыгарыла. Гаффаров Исмәгыйльне район мәгариф бүлегенә алганнан соң, 1950-1956 елларда директорлык вазифасын Зиннуров Мансур башкара. 1957-1960 елларда директор булып мәктәпнең химия - биология укытучысы Гайсин Гайнулла Фардиевич эшли. Бу елларда мәктәп янында тере почмакта куян үрчетелә, бакчада күпләп җиләк-җимеш үстерелә. 1960-1961 елда директор вазифасын Гиздатуллин Котдус Гиздатуллович, 1961-1962 елда Гаусиев Хафизтин куела. 1955-1956, 1956-1957,1957-1958 уку елларында, мәктәптә укучыларның әз булуын сәбәп итеп, 7 еллык мәктәп 4 еллык итеп үзгәртелә. Бу елларда югары класс укучылары Мухан мәктәбенең 5, 6, 7 классына, ә укуларын дәвам итәргә теләгәннәр Мөслим урта мәктәбенә йөриләр. Метрәй җидееллык мәктәбе 24 чыгарылыш ясый. Бу елларда 611 укучы 7 классны тәмамлап чыктылар. 1962 елда мәктәп 8- еллык итеп үзгәртелә, укулар 3 бинада алып барыла. Мичләргә утын әзерләүдә укучылар актив катнаша. Мәктәп тирәсендә алмагачлар, төрле җиләк-җимеш гөрләп үсә. Кече фермада укучылар куян үрчетәләр, буш вакытларында шулар белән шөгыльләнәләр. 1963 елдан 1995 елларга кадәр директор булып Галимов Мирзанур Миргалимович эшли. Бу еллар мәктәп тормышында зур яңалыклар, кискен үзгәрешләр чоры була. 1971 елның май аенда колхозчыларның гомуми җыелышы карары нигезендә колхоз средствосына 192 урынга исәпләнгән мәктәп бинасы төзелә башлый. Мәктәп төзелеше белән мәктәп директоры Галимов М. М. һәм колхоз рәисе Абдуллин Яхъя А. башлап йөриләр һәм җитәкчелек итәләр.Ә төзелешне Ларвент Алтариум улы җитәкчелегендәге әрмәннәр бригадасы башкара. Алар Имәнәй тавыннан таш чыгарып, нигезен салалар. 1973 елның сентябрь аена мәктәп беренче укучыларын кабул итә. Колхоз идарәсе мәктәп төзү белән генә чикләнми, эчке җиһазларын табуда һәм алуда да зур ярдәм итә. Мәктәпне төзү һәм җиһазлауга колхоз 153 мең сум күләмендә акча тота. Бу – колхозның мәктәп коллективына һәм авыл балаларына зур бүләге була. Шушы елдан башлап, колхоз идарәсе, барлык укучыларны да кайнар аш ашату өчен түләүсез продукция белән тәэмин итә башлый. Үз чиратында мәктәп коллективы да бурычлы булып калмаска тырыша. Һәр елны мәктәп призводство звеносы 3.5 га участокта чөгендер эшкәртә, 10-12 га бәрәңге алуда булыша. Яшь терлекләр өчен күмер һәм витаминлы азыклар хәзерләүдә, басуларны ашлау өчен көл һәм кош тизәге җыюда укучылар башлап йөри. Колхозның барлык фермалары укучылар тарафыннан шефлыкка алына. Агитбригада членнары колхозчыларның эш урыннарына барып, алдынгылар хөрмәтенә концерт куялар. Укытучылар агитаторлар булып эшлиләр. Дәрестән тыш вакытларында колхозчылар, механизаторлар белән даими очрашып торалар. Гыйздатуллин Котдус, Гаусиев Хафизтин, Фардиева Нәзифә, Галимов Мирзанурлар - политинформаторлар, Гыйздатуллин белән Галимовлар – пропогандистлар булып эшлиләр. Мәктәп коллективы тарафыннан 1971-1975 елларда 662 лекция һәм доклад укыла. Лекторлар Гыйздатуллин Котдус һәм Галимов Мирзанурлар районның мактау китабына кертелә. Агитбригадада катнашкан Даутов Камил һәм Корбыева Энҗеләр беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнәләр. 1971 – 1975 еллар да укытучылар коллективы тарафыннан 19 мәртәбә спектакль һәм концерт куела, докладлар укыла. 1974-1975 нче уку елында мәктәп тулысынча укытуның кабинет системасына күчелә. Бигрәк тә физика, химия биология кабинетлары бик яхшы җиһазландырыла. Укытучылар коллективы кабинетларны җиһазлау һәм баету буенча даими эш алып баралар. Барлык фәннәр буенча индивидуаль эш өчен тарату материаллары булдыралар. Спорт залы барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырыла. Физкультура дәресләре һәм спорт ярышлары үз югарылыгында үткәрелә. Нәтиҗәсе дә сөенечле була: район буенча спорт ярышларында мәктәпнең спорт командасы һәрвакыт призлы урыннарга чыга. Бу елларда укытучылар коллективы дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өстендә, проблемалы ситуация тудыру, укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү буенча системалы эш алып баралар. Мәктәптә булган техник средстволарны дөрес файдалану, укучылар белән индивидуаль эшләү, башка күргәзмә әсбаплар куллану дәресләрнең нәтиҗәлелеген үстерүгә ярдәм итә. 1974-1975 уку елында мәктәптә өлгереш 100% булып, мәктәпне тәмамлаган укучыларның күбесе урта белем алып, югары уку йортларына, училище – техникумнарга кереп, укуларын дәвам итәләр. Мәктәптә тәрбия эшенә дә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә хезмәт тәрбиясе бирүгә игътибар арта. Шул максаттан чыгып, мәктәп янындагы 75 ар лы бакчада балалар иртә яздан көзге уңыш җыеп , бакчаны казып, киләсе елга әзерләп куйганчы, даими эш алып барыла, төрле тәҗрибәләр үткәрелә, чәчәклекләр балкып утыра, шул ук вакытта укучыларга кыш буе ашарлык яшелчә үстерелә. 1968 елда оештырылган мәктәп лесничествосында укучылар көче белән 22 га урман утыртыла, 36 ц агач орлыгы җыеп тапшырыла, 55 сыерчык оясы ясап, урмандагы агачларга беркетеп куела. Бу лестничествода барлыгы 80-90 бала член булып исәпләнә, алар 4 звенога бүленеп эшлиләр. Балаларга 725 га урман беркетелеп бирелә. Барлыгы 2 га урман үсентеләре питомнигы булып, һәр елны 4-6 га урман утыртылып, тәрбияләнә. 1977 елда укучылар өчен бик әһәмиятле булган вакыйга бул: ТАССР Министрлар советының 1977ел, №61, август карары нигезендә Метрәй сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1975-1980 елларда мәктәпнең барлык тәрбия чаралары да Бөтенсоюз пионер оешмасының 3 этаптан торган “Ленин юлыннан, Октябрь юлыннан “ дигән девиз астында үткән маршны тормышка ашыруга юнәлтелә. Марш 3 этаптан тора:
Бу елларда пионерлар барлык юнәлештә дә актив эшчәнлек алып баралар, төрле елларда пионер исемен горур йөрткән өлкән буын вәкилләре белән очрашулар үткәрелә, хәтирәләре язып алына. Марш партиянең 26 нчы съездын каршылап үткәрелгәнгә, күп чаралар шул темага багышлана. Мәсәлән, А. Гайдар исемен йөртүче отряд (кл. җитәкчесе Шарифуллина Р.С.) 74 кг сөяк, 45,5 кг чүпрәк, 65 кг кәгазь җыеп, беренче урынны алалар. Шундый ук ярышта комсомол класслар арасында 8 класс комсомол группасы (кл. җитәкчесе Галяева М.Ә.) беренче урынны ала. Алар 3 га агач үсентеләре утырталар, 4 ц металл ватыклары җыялар. Кызлар смотр концертында катнашып, район буенча призлы урынга лаек булалар. Спорт буенча Газетдинов Фәрит район буенча беренче урынны алып, Минзәлә шәһәрендә үткән зона ярышларында катнаша. Шушы уңышлары өчен алар Казанга туристик походка путевка белән бүләкләнәләр. 1975-76 уку елында, 41 ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә биргән, “Халык мәгарифе отличнигы” дигән югары исемгә лаек булган химия - биология укытучысы Гайсин Гайнулла Фәрдиевич лаеклы ялга чыкты. 1976 елда, 37 еллык эш стажы белән, Гаусиев Хафиз Гаусетдин улы, 1977 елда, 30 ел эш стажы белән, Шарипова Мөһәйминә Закир кызы ялга туктыйлар. 1979-1980 уку елында, бөтен гомерен башлангыч уласс укучыларын укытуга багышлаган Ганиева Зәкия З. пенсиягә чыга. Аның урынына мәктәпкә Арча һәм Минзәлә педагогия училищеларын тәмамлаган Гатауллина Нурсия һәм Ханова Мәдәнияләр, ә физкультура буенча Шаяхметов Фәритләр укытырга кайтты. 80 нче елларда авыл җирендә яшьләрнең эшкә калмавы, ә производствога урнашырга тырышуларының нәтиҗәләре үзен сиздерә башлый. Нинди генә тармакка карасаң да, эшчеләр җитми. Эшләүчеләр дә, пенсия яше җиткән, өлкән яшьтәге кешеләр. Бу проблеманы хәл итүдә дә колхоз белән мәктәп арасында килешеп эшләү ярдәм итә: мәктәпне бетерүчеләр, Әмәкәй укучылары үрнәгендә, 1 елга колхозда эшкә калырга ризалык бирә. Ә яңадан укырга китәргә теләүчеләргә колхоз идарәсе ярдәм итәргә, стипендия билгеләргә йөкләмә ала. 1983-84 елларда 9 укучы чыгарылыш кичәсеннән соң колхозга эшкә калырга ризалык бирә. Ә аңынчы алар, колхоз бүләк иткән путевка белән, Харьков шәһәренә экскурсиягә барып кайталар. Бу хәрәкәт 1984-85 уку елында да дәвам итә, колхозга 2 укучы эшкә кала. Теләкләре булганнр (Даутова Римма, Солтанова Лилияләр) яңадан югары уку йортына кереп, югары белем алалар, ә башкалары үз язмышларын колхоз хуҗалыгы белән бәйлиләр. 1987-1988 ук елында мәктәпкә 6 яшьлекләр кабул ителә башлый. Алар Фәһимова Шәмсия М. җитәкчелегендә мәктәп ишек алдында фин тибында салынган аерым өйдә укыйлар . Балаларга көн буе мәктәптә булып, ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр булдырыла. Дәресләрдән тыш балалар белән Галимова Люция С. шөгыльләнә. Фәһимова Шәмсиянең эш тәҗрибәсе район күләмендә өйрәнелә, мәктәп 6 яшьлекләр белән эшләүче мәктәпләр арасында иң яхшысы дип табыла. Бу елларда башка башлангыч классларында Шаяхметова Гөлнара, Хабибуллина Тәслимә һәм Димиева Чулпаннар укыта. 1987-19888 уку елында мәктәпнең пионер оешмасы эшчәнлеге “ Уң фланг” исеменә лаек булды. Шушы уку елында мәктәпнең пионер оешмасының Семен Михайлович Буденный исеме Илдар Маннанов дигән якташ героебыз исеме белән алыштырыла. Бу эшләр белән вожатый Мортазина Светлана җитәкчелек итә. 1990-1995 уку елларында мәктәптә укыту-тәрбия процессы балаларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм профориентация юнәдешендә дәвам итә. балалар белән бу юнәлештә төрле чаралар, очрашулар, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр үткәрелә. Балаларның активлыгын, белем алуга омтылышын үстерү максатыннан дәресләрнең яңа формалары, алымнары кулланыла башлый: дәрес-диспутлар, дәрес-зачетлар һ.б. Мәктәптә бу уку елында 14 түгәрәк даими эшләп килә. 1991-1992 уку елында 5-11 классларда күчеш имтиханнары үткәрелә башлый. 1993-1994 уку елында, илдә барган үзгәрешләрне һәм балалар арасында тәртип бозуларның артуын искә алып, мәктәптә тәрбия эше халык педагогикасына, гаилә тәрбиясенә нигезләнеп, бу юнәлештә әти-әниләрнең активлыгын арттыруны максат итеп куеп, алып барыла. 1994 ел мәктәптә Гаилә елы дип игълан ителә. Бу юнәлештә күп төрле чаралар үткәрелә. Ногманова Ләйсәния җитәкчелегендә эшләгән Татарстан варислары берлеге район мактау грамотасына лаек була. 1994-1995 уку елында мәктәптә “Яшь укытучылар” айлыгы, айлык ахырында бенефис кичәсе үтә. Ел буена мәктәптә үткәрелгән чаралар Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышлап үткәрелә. Уку елы азагында мәктәптә фронталь тикшерү, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары үтә. Үзенең 38 ел гомерен мәктәпкә биргән, яңа мәктәп төзелешен башлап йөргән Галимов Мирзанур М. лаеклы ялга чыга.. 1994-1995 уку елында директорлык вазифасын Шамсиев Феликс Касыймович башкара башлый. Бу елларны мәктәп коллективы укучыларны иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтүне максат итеп куеп, эзлекле эш алып бара. Аның җитәкчелегендә, мәктәпнең озак еллар дәвамында эшләп, шактый таушалган җылыту системасы тулысынча яңага алыштырыла 1997-2000 уку елларында директор булып, мәктәпкә ТИН укытырга кайткан Шыгаепов Айнур Рафаилович куела. 2000-2001 уку елында директор булып, (Мәлләтамак авылыннан) тарих укытучысы Шәрипов Илгиз Мәкъсутович эшли. 2001-2008 уку елларында мәктәп директоры булып шушы мәктәптә күп еллар физкультура укыткан Әхмәтвәлиев Расил Мирзасалихович эшли. 2005-06 елга кадәр укыту-тәрбия эшләре көйле генә бара. Тик елдан-ел укучылар саны кимү нәтиҗәсендә шушы ел башыннан 11 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларын автобус белән Мөслим №3 урта мәктәбенә йөртә башлыйлар һәм мәктәп төп (9 еллык) мәктәпкә әйләндерелә. 2008 нче уку елыннан директор вазыйфалары шушы мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, математика укытучысы булып эшләүче Шыгаепова Светлана Җәүдәтовнага йөкләнә. 2010 нчы елның 1 нче июленнән директор вазифалары технология, ТИН һәм физкультура дәресләрен укытучы Галимов Марсель Мирзануровичка йөкләнде. 2013 нче елның 23 нче июлендә ул каты авырудан вафат булды. 2013 нче елның 1 нче июленнән директор вазифалары Габидуллин Флүр Гарифулловичка йөкләнде. 2014 нче елның 1 нче мартыннан директор вазифалары Гильфанов Айзат Азат улына йөкләнде. 2015 нче елның 23 нче июнь көнендә чыгарылган күрсәтмә нигезендә, мәктәп башлангыч мәктәп итеп үтгәртелде һәм Мөслим гимназиясенең филиалына әйләндерелде. Сау бул, безнең яраткан мәктәбебез!
|
Файдалы сылтамалар: Образовательный поратал МОиН РТ Образовательный портал Муслюмовского района
|