Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556:)-3-25-78

        Безгә языгыз:              

smitr.mus@tatar.ru

 

 

Мәктәп музее турында мәгълүмат:

Музейның гомуми мәйданы 21 кв.м.ны тәшкил итә. Аның төп фондында 250 экспонат, ярдәмче фондында 35 экспонат саклана. Экспонатлар 2 бүлмәгә урнашкан.
1 бүлмә - хәрби-патриотик бүлек. Экспозицияләр:
 
Авыл, колхоз тарихы

Мәктәп тарихы

Нумизматика

Көнкүреш электр җиһазлары

 Исәннәрнең каберен, үлгәннәрнең каднрен бел!

2 бүлмә - этнографик бүлек. Экспозицияләр:
1.
Табак-савыт, аш-су кирәк-яраклары  Кием – салымнар, көнкүреш кирәк – яраклары

Хезмәт кораллары: кыр эшләре, агач эшкәртү кораллары, туку станогы детальләре Туку, чигү, кул эшләре үрнәкләре

Авылның нәсел шәҗәрәләре.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы җимереклекне бераз торгызганнан соң фронтовик Гайсин Гайнулла Фәрди улы Метрәй мәктәбенә балалар укытырга килә. Ул укыту эшләре буенча директор урынбасары була, химия, биология фәннәрен укыта Шуның өстенә 1957-58 елларда үз теләге белән мәктәп музеена нигез сала: буш вакытларында элеккедән калган акчалар, савыт-сабалар, эш кораллары, кием-салымнар, бизәнү әйберләрен, кул эшләрен җыя. Хаттә агачтан ясалган эш хәләтендәге туку станогына хәтле табыла. Гайнулла агай җыелган кәгазь һәм металл акчаларны бер бинаның укытучылар бүлмәсе алдында булган урынга пыяла капланган тартмага тезеп, экспозиция ясый. 1958 елда Ольгинодан сүтеп алып кайткан интернат агачыннан мәктәп ихатасында тагын бер бина төзелә һәм аның бер бүлмәсе музей итеп оештырыла. Бик бай музей барлыкка килә. Укучылар белән берлектә колхоз, авыл тарихын өйрәнүгә, экспонатлар туплауга зур көч куела.

Мәктәптә кабинет системасы кертелә һәм укытырга бүлмә җитмәгәнлектән, музей бүлмәсен физика кабинетына әйләндерәләр, ә экспонатларын тартмаларга тутыралар һәм иске сарайга җыеп куялар.

Шуннан соң Гайнулла агай музейны тарих укытучысы Гыйздәтуллин Котдус Гыйздәтулла улына тапшыра. Кызганычка каршы 1969 елларда җәй көне сарай түбәсе җимерелеп төшә һәм яңгыр суы үтеп, байтак экспонатлар бозылалар. Яңа мәктәп төзегәндә тагын экспонатлар бер урыннан икенче урынга күчерелеп йөртелә, тагын юкка чыга. Бер өлешен Мөслим туган якны өйрәнү музеена бүләк итәләр.

1973 елда яңа мәктәп ачылгач музей экспонатларын фойеның бер өлешендә бүлмә ясап, шунда урнаштыралар. Бу эш белән Котдус ага җитәкчелек итә һәм лаеклы ялга киткәнче шуның белән шөгыльләнә. Тагын музейга күп кенә экспонатлар җыела.

1985-86 нчы уку елында гына мәктәп коридорын бүлеп алып махсус музей бүлмәсе ясала һәм сакланып калган экспонатлар шунда урнаштырыла. Бу эш белән татар теле һәм география укытучысы Саматова Мәгъфүрә Акмал кызы җитәкчелек итә. Бу чорда “Алар бездә укыттылар”, “Алар бездә укыдылар” дигән альбомнар эшләнә, яңа экспонатлар туплау дәвам итә. Мәгъфүрә апа музейны матурлауга үзеннән зур өлеш кертә

1986-87 уку елында музей җитәкчесе итеп япь-яшь география һәм тарих укытучысы Заянова Мәдәния Хантимер кызы билгеләнә. Ул 21 ел буена музейны баетуга,  үстерүгә бик зур өлеш кертә, алны-ялны белмичә, бар күңел җылысын музейны чын музей итүгә бирә.

1988-89 уку елында музей советының эшчәнлеге район күләмендә “бик яхшы” бәясе ала һәм Сәгъдиев Әнвәр Әгъләм улы, Хисамов Ринат Закирҗан улы, Заянов Альберт Расиял улы, Әхмәтшина Фәнзилә Асфир кызы мартта Казанга республика крайны өйрәнүчеләр слетына бару хокукын яулыйлар. Слетта аларны Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Ә мәктәпнең крайны өйрәнү музее “Татарстан Республикасының мәктәп музейлары” исемлегенә кертелеп теркәлә. Казаннан музей буенча экспертлар килә, мәктәп музееның яшь җитәкчесе Заянова Мәдәния Хантимер кызына киңәшләр биреп китәләр.

1992-93 уку елында музей бүлмәсе зурайтыла, 2 бүлмәлегә өйләндерелә. Бер бүлмә элекке авыл өе күренеше, эш кораллары, тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары, туку станогы макеты һәм детальләре, әби-бабай макеты – барлыгы 157 экспонат урнаштырыла. 2 бүлмәгә авыл, колхоз, мәктәп тарихы, хәрби-патриотик бүлек урнаштырыла. Бу уку елында музей район мәктәп музейлары арасында узган конкурста 3нче урынга, Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә лаек була.

1994-95 уку елында музей советы эшчәнлеге Җиңүнең 50 еллыгына багышлап алып барыла. Авылдан яуга китүчеләрнең төгәл исемлеге булдырыла, авылның “Хәтер китабы” эшләнә, “Алар маңгаена авыр еллар, авыр юллар тирән эз салган” дип исемләнгән почмак барлыкка килә. Музей советының эшен районда үткәрелгән смотр-конкурста мактау Грамотасы белән бүләклиләр.

 

2006-07 уку елында музей җитәкчесе һәм музей советы членнары тарафыннан түбәндәге эшләр эшләнә: “Хәтер китабы” эшләнеп бетә, авыл тарихы бәян ителгән “Чал тарихлы авылым” дигән китап-альбом эшләнә, Заянова М.Х. әзерләгән һәм Мөслим районының мәгариф бүлеге тарафыннан бастырылган Метрәй авылы тарихына кагылышлы материаллар “Хәтерләр яңарганда” исемле китапчык булып чыгарыла, республика тарих укытучылары арасында таратыла, Метрәй җирлегендә оешкан һәм алдынгы хуҗалыклар исемлегендә йөргән Калинин исемендәге колхозны күп еллар җитәкләгән Абдуллин Яхъя Абдулла улы истәлекләреннән почмак эшләнә, күп санда һәм күп төрле очрашулар үткәрелә, музей экспонатлары баетыла, альбомнар, стендлар ясала, класстан тыш чаралар оештырыла.

Музей түгәрәгенә йөрүчеләр арасыннан оештырылган брейн-ринг командасы да район мәктәпләреннән килгән башка командалар арасында “Иң көчлеләр” исемлегенә керә, соңгы елларда призлы урыннар да яулый: 2006-07 елда урта мәктәп командалары арасында – 2 нче, 2007-08 елда төп мәктәп командалары арасында – 2 нче урын ала.

Хәзерге көндә дә музейда эшләр элеккеге традицияләр буенча дәвам иттерелә: музей советы белән экспонатларны саклау, яңаларын эзләү, элекке мәгълүматларны яңарту, тулыландыру, яңаларын табу, төрле класстан тыш чаралар: класс сәгатьләренә чыгышлар, очрашулар, брейн-рингка, конкурсларга әзерләнү һәм үткәрү алып барыла.

Укучыларыбыз "Минем шәҗәрәм" исемендәге конкурста катнашып призлы урыннар алдылар График буенча һәм башка кирәк вакытта класслар музейга экскурсияләргә керәләр, экскурсияне музей советы членнары – гидлар үткәрә

Музейга экскурсиягә өлкәннәр көнендә әби-бабаларыбыз керделәр. Ноябрьдә Казаннан килгән кунакларга да экскурсия оештырдык, музейны бик ошаттылар, мактадылар. Апрель аенда үткән тарихчылар семинарына килгән укытучылар да музейда булып, экспонатлар байлыгына гаҗәпләнеп киттеләр.


 

 

Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района