website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

 

Яңалыклар

 2014-2015 2013-2014  2012-2013   2011-2012    2010-2011    2009-2010    2008-2009 
15.08.2012
15 нче август көнне мәктәптә яңа уку елына әзерлекне тикшерү комиссиясе эшләде
27.06.2012
Мәктәптә 9 нчы класс укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте
20.06.2012 Мәктәп яны лагере үзенең эшен тәмамлады. Быел анда 15 бала ял итте.
15.06.2012
9 нчы класс укучылары биологиядән имтихан бирде.
11.06.2012
9 нчы класс укучылары 8 нче июнь көнне татар теленнән , бүген татар әдәбиятыннан имтихан бирделәр
05.06.2012
9 нчы класс укучылары рус теле буенча имтихан бирделәр
02.06.2012
Мәктәп яны лагерендә укучылар ял итә. Алар төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Сәламәтлекләрен ныгыталар.
30.05.2012
9 нчы класс укучылары математика буенча имтихан бирделәр
25.05.2012
Башлангыч класс укытучысы Галимова Э.Ф. "Урок универсиады" республика конкурсында катнашып, башлангыч класслар арасында 3 нче, Интернет - тавыш бирү буенча 1 нче урын яулады. Дипломнар һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Аны чын күңелдән зур уңышы белән котлыйбыз!
Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
20.05.2012
8 нче класс укучылары рус теле һәм математика буенча тестирование үтте
17.05.2012
Укучылар, конкурста катнашып, агитбригадалар чыгышында 2 нче урын яулады
15.05.2012 9 нчы класс укучыларының ата  - аналары белән җыелыш үткәрелде. Алар БДИ ны үткәрү кагыйдәләре, таләпләр белән таныштырылды
08.05.2012
Мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл халкы белән берлектә Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.
06.05.2012
9 нчы класс укучылары Статград биремнәрен эшләделәр
28.04.2012
1, 4 нче класс укучылары "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр
"Весенняя неделя добра" атналыгы кысаларында укучыларыбыз ветераннар белән очрашты, макулатура җыйдылар, чишмәләрг чистарттылар,
26.04.2012
Мәктәп күләмендә Г. Тукайның туган көненә багышланган иртә үткәрелде
9 нчы класс укучылары ПУ-94 вәкиле белән очрашты. Мәдәния Хантимеровна укучыларга училище, аңа керү шартлары турында сөйләде
22.04.2012 Мәктәп күләмендә өмә үткәрелде
19.04.2012
Яшь бөреләр" конкурсының йомгаклау турында чыгыш ясап, кызларыбыз 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр
Мәктәпнең 2 командасы арасында брейн - ринг ярышы үткәрелде
Мәктәп күләмендә җыештыру үткәрдек
17.04.2012
Биология укытучысы Сәфәргалина И.М. мәктәп күләмендә "Кошлар көне" үткәрде. Укучылар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр
Укучылар "Яшь бөреләр" конкурсының сайлап алу турында катнашгтылар
11.04.2012
Укучыларыбыз, Иске Вәрәш авылында үткән "Яшь бөреләр" конкурсының зона турында уңышлы чыгыш ясап, финалга үттеләр
Укучыларыбыз "Зирәк тиен" конкурсында катнаштылар
05.04.2012
Мәктәпнең 2 командасы арасында брейн - ринг ярышы үткәрелде.
Мәктәп күләмендә җыештыру үткәрдек
17.04.2012
Биология укытучысы Сәфәргалина И.М. мәктәп күләмендә "Кошлар көне" үткәрде. Укучылар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр
9 нчы класс укучылары математика буенча Статград тестларын чиштеләр
Укучылар "Яшь бөреләр" конкурсының сайлап алу турында катнашгтылар
11.04.2012
Укучыларыбыз, Иске Вәрәш авылында үткән "Яшь бөреләр" конкурсының зона турында уңышлы чыгыш ясап, финалга үттеләр.
Укучыларыбыз "Зирәк тиен" конкурсында катнаштылар
05.04.2012 3-5 нче апрель көннәрендә 4 нче класс укучылары татар һәм рус теле, математика буенча тестирование үттеләр
30.03.2012
9 нчы класс укучылары математика буенча сынау тесты бирделәр.
29.03.2012
Яббарова С.Я. район үзәгендә үткәрелгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарында "Ата - аналар белән эшләүнең яңа алымнары" темасы буенча мастер - класс үткәрде
28.03.2012
4 нче класс укучысы Шәрифуллина Ранис Балык Бистәсендә үткәрелгән районара йөзү ярышында 3 нче урын алды
26.03.2012
Шатлык" театр - студиясе,Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Сәхнә көзгесе" республика фестивалендә катнашып, 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ильясова Язилә "Иң яхшы хатын - кыз роле" номинациясендә  дипломга лаек булды.
24.03.2012
Мәктәп күләмендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Иртән "Шатлык" театр - студиясе тарафыннан чираттагы чыгыш тәкъдим ителде. Аннан соң һәр класс бәйрәм котлавын һәм уеннарын күрсәтте. Бәйрәм табын артында дәвам итте. 
21.03.2012
Математика буенча Интернет - тестирование үтте
19.03.2012
Мәктәбебезнең юл хәрәкәте иминлеге кабинеты яңа җиһазлар белән тулыландырылды. Юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау оешмасының Сарман бүлегеннән кабинетка юл билгеләре комплекты кайтты.
9 нчы класс укучылары рус теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
16.03.2012 Район үзәк китапханәсе базасында үткәрелгән Живая классика" конкурсында 5 нче класс укучысы Шакиров Алмаз 3 нче урынны яулады.
Республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең җитәкчесе, авылдашыбыз Гайсин Ленар Гайнулла улы инициативасы белән оештырылган "21 нче гасыр Кулибиннары" республика конкурсы быел пенсиядәге укытучыбыз, бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, озак еллар буе мәктәп директоры булып эшләгән ТАССР ның атказанган иукытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы Галимов М.М. призына үткәрелде. Юбиляр үзенең күп санлы шәкертләреннән котлаулар алды.  Чараны мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. алып барды. "Шатлык" театр - студиясе  чыгышы да җылы кабул ителде.
16.03.2012
Укучыларыбыз "Кенгерә" конкурсында үзләренең белемнәрен сынадыла
07.03.2012
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!

02.03.2012
Мәктәп күләмендә ата - аналар җыелышы үткәрелде. 9 нчы классның ата  -  аналары БДИ булган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштылар, укучыларның консультацияләренә йөрүләре, имтиханнарга әзерлекләре турында һәр фән иясе мәгълүмат бирде. Җыелышның гомуми өлеше "Гаиләдә атаның роле" дигән темага багышланган иде.Ветеран укытучы Галимов М.М. һәм укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шарифуллина Р.Ф. чыгыш ясады. Яббарова С.Я. үткәргән "Сез тарихны беләсезме?" дип исемләнгән мастер - класс һәркемдә яхшы тәэсир калдырды. Әти - әниләргә  укучылар зур ял концерты тәкъдим иттеләр 
26.02.2012
Тарих укытучысы Яббарова С.Я. "Ел укытучысы - 2012" конкурсының финал өлешендә уңышлы чыгыш ясады, үз фәне буенча номинациядә җиңүче булды 
25.02.2012
Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында пенсия яшендәге өлкән гражданнар компьютер белеме нигезләрен өйрәнәләр
21.02.2012
6 нчы класс укучысы Ахметвалиева Камилә, рус теле буенча үткәрелгән "Русский медвежонок" конкурсында район буенча 3 нче урын яулады.
17.02.2012
8 һәм 9 нчы класс укучылары, укытучы Даутова Р.С. белән, Афганстанда үзенең интернациональ бурычын үтәгән Хайбрахманов Нияз Р. ның гаиләсендә булды.
Метрәй авылында кышкы туризм буенча район ярышы үткәрелде. Укучыларыбыз сынатмады: команда ярышында 1 нче, бивак конкурсында 3 нче урын яуладылар.
Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык" конкурсының йомгаклау турын уңышлы узып призлы урыннар яуладылар: Кашапов Илмир җыр номинациясендә 1 нче, Хайбрахманова А. 3 нче  бертуган Сәфәргалиналар 3 нче, бию номинациясендә Яббарова Г. 3 нче дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдылар.
15.02.2012

 

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулу уңаеннан мәктәптә  “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дигән иртә үткәрелде.
14.02.2012
7 нче класс укучысы Шәмсиев Раил рус теле буенча буенча үткәрелгән конкурста "Классик шигырь" номинациясендә 2 нче урын яулады
11.02.2012
6 нчы класс укучылары Кашапова Р. һәм Ахметвалиева К. математика буенча олимпиадада катнаштылар. Камилә, 13 балл җыеп, икенче турга үтте
09.02.2012
Укучылар коллективы, Иске Вәрәш авылында үткәрелгән зона конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга үттеләр.
Мәктәп күләмендә "Серле тарих эзләреннән" дип исемләнгән иртә үткәрелде. Укучылар Ольгино авылы янында урнашкан бакыр базы турындагы видеоязма белән таныштылар
08.02.2012
9 нчы класс укучылары математика буенча Статград биремнәрен эшләделәр
28.01.2012
4 нче класс укучысы Шәрифуллин Ранис һәм 7 нче класс укучысы Галимов Айдар район командасы составында йөзү ярышында катнашты. Ранис төрле йөзү ысуллары буенча 1 һәм 3 нче урыннар яулады.
26.01.2012
Укучылар командасы "Инфознайка" уенында актив катнашты
25.01.2012
Мәктәптә Студентлар көненә багышланган ял кичәсе үткәрелде. Чарада мәктәбебезне тәмамлап, хәзерге көндә югары һәм урта профессиналь белем бирү йортларында укучы студентларыбыз һәм укучылар катнашты. Ял кичәсен тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. алып барды. Мәдәният йорты директоры Шәйгаданова И.Ф. кызыклы уеннары кичәне бизәп җибәрде.  Уеннарда укучылар да, студентлар да актив катнашты.
26.01.2012
Мәктәп командасы шрот - трек буенча район ярышында катнашты
21.01.2012
1998-1999 һәм 2000-2001 елгы укучылар арасында үткәрелгән йөзү ярышында Галимов А. һәм Шәрифуллин Р. уңышлы чыгыш ясады.
20.01.2012
Мәктәп командасы Яңа Усы авылында үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты
11.01.2012
9 нчы класс укучылары рус теле буенча өйрәнү семинарында катнаштылар
04.01.2012 Мәктәптә кышкы каникул чорында лагерь эшли. Укучылар саф һавада чана, чаңгы шуалар, төрле уеннар уйныйлар
9 нчы класс укучылары өчен, БДИ га әзерләнү максатында, консультацияләр үткәрелә
29.12.2011 1-4 нче класс укучылары өчен Яңа ел иртәсе, ә 5-9 нчы класс укучылары өчен Яңа ел тамашасы үтте
28.12.2011

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.


20.12.2011
9 нчы класс укучылары тарих, география, информатика, биология буенча трениг - тестирование үттеләр
17.12.201
Укучылар һәм укытучылар көче белән мәктәп тирәсендә серле алан барлыкка килде. Анда,чыршылар арасында,  куян, дракон һәм кар бабай да бар.

08.12.2011
Мәктәптә ПДД ярышы үткәрелде. Чарада Яңа Усы авылыннвн "Зебра" командасы да катнашты, бу чарада Метрәй авылының "Үткүз - 1" командасы 1 нче, "Зебра " командасы - 2 нче, "Үткүз - 2" командасы 3 нче урын яулады. Чарага Сарман БДД  вәкилләре килде һәм кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар
27.11.2011
26 нчы ноябрь көнне әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Ул  әниләр көненә багышланган чара белән тәмамланды. Чараны 6 нчы класс укучылары Ханнанова С һәм Сәфәргалина Л. алып барды.Әниләргә багышланган иншаларны уку концерт номерлары белән үрелеп барды. Чарада әиләр дә катнашты
26.11.2011
Мәктәптә класс җитәкчеләре семинары үткәрелде. 2,3 нче класс җитәкчесе Гыймранова Г.В. ачык класс сәгате күрсәтте. Ахырда семинарның теоретик өлеше булды
24.11.2011
23 нче ноябрь көнне мәктәптә "Бала тәрбияләүдә җәмәгать оешмаларының роле" дип исемләнгән ата - аналар җыелышы үткәрелде. Анда авылыбызның имамы Шигаепов Р., җирле үзидарә рәисе Гайнетдинова Ф.Я. чыгыш ясады. Фәридә Якуповна  шулай ук 4 нче декабрь көнне үтәчәк сайлаулар тәртибе белән дә таныштырды.
22.11.2011
7 нче класс укучысы Шәмсиев Раил биология буенча район олимпиадасында 3 нче урын алды
11.11.2011
Башлангыч класс укучылары "Эрудит - марафон" конкурсы сорауларына җавап бирделәр. Мәктәп күләмендә "Русский медвежонок"  конкурсы үткәрелде
10.11.2011
9 нчы класс укучылары бердәм дәүләт имтиханы форматында математика һәм рус теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
05.11.2011 өзге бал" кичәсе бик үзенчәлекле итеп үткәрелде. Башлангыч клсс укучылары бакчачы бабайда кунакта булсалар, югары класс укучылар ШТК да катнаштылар. Укучылар зур әзерлек белән килделәр. Клиплар, мәктәп тормышына багышланган видеороликлар әзерләделә, көзге мода да тәкъдим иттеләр.
02.11.2011
Мәктәп күләмендә ата - аналар җыелышы үткәрелде. 9 нчы классның әти, әниләре БДИ турындагы яңалыклар һәм имтиханнарга куела торган таләпләр белән таныштылар, Гомуми өлештә "Шатлык" театр - студиясе үзенең чыгышын тәкъдим итте. Галимова Э.Ф. ФГОС  турында сөйләде. Укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрифуллина Р.Ф. әти - әниләрне электрон көндәлек, SMS - лар җибәрү тәртибе белән таныштырды,
31.10.2011
Иртәнге линейкада китапханә айлыгына йомгак ясалды. Китапханәче Шәрәфетдинова Х.Г. актив укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды.
28.10.2011

Мәктәптә театр түгәрәге җитәкчеләренең район семинары үтте.  Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Шатлык" театр - студиясе членнары "Серле таш" әсәрен тәкъдим итте. Сценарий авторы, театр - студиясе җитәкчесе - Яббарова С.Я. Шулай ук  Мөслим лицее һәм Үрәзмәт гомуми белем бирү мәктәбе үзенең видеоязмаларын тәкъдим итте.


27.10.2011
Китапханәче Шәрәфетдинова Х.Г "Мин барыбер бәхетле" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Кунак итеп Г. Тукай премиясе лауреаты Фоат ага Садриев та чакырылды.  "Шатлык" театр - студиясенә йөрүче укучылар үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Язучының тормыш юлына багышланган презентация, 6 нчы класс укучысы Ханнанова Светлана, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. ның җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Фоат ага укучыларга үзләренең киңәшләрен бирде. Мәктәпкә үзенең китабын бүләк итте. Чарага шулай ук пенсионер укытучы Галимов М.М. та кунак итеп чакырылган иде.
21.10.2011 1-4 нче класс укучылары көзге бакчага зкскурсиягә бардылар, ә калган класслар мәктәп яны тәҗрибә участогында җыештыру эшләре алып бардылар, карлыган үсентеәщре утыртттылар
20.10.2011
9 нчы класс укучылары 5-9 нчы класслары өчен Г. Тукайга багышланган викторина үткәрделәр.  Чара кмтапханә айлыгы кысаларында үткәрелде
18.10.2011
Сәламәтлек театры үзенең чираттагы чыгышын әзерли
13.10.2011
Октябрь ае  - китапханә айлыгы. Шул уңайдан, мәктәп күләмендә  төрле чаралар үткәрелә. 5 нче класс укучылары Г. Тукайга багышланган презентацияләрен укучыларга тәкъдим иттеләр
11.10.2011 Югары класс укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогыннан чөгендер һәм кәбестәне җыеп алдылар, бакчаны көзге чүп - чардан арындырдылар
05.10.2011
Мәктәптә Укытучылар һәм Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Чараны профсоюз комитеты һәм дирекция оештырды. Анда ветеран укытучылар һәм мәктәп коллективы чакырылды.
05.10.2011
Мәктәп күләмендә Укытучылар көненә багышлаган иртә үткәрелде.  Чараны мәктәп үзидарәсе һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. оештырды.
04.10.2011
Волонтерлар төркеме авылда "Укытучыңны котла!" акциясен үткәрделәр.
03.10.2011
9 нчы класс укучылары ветеран укытучы Даутов Камил Яхъя улын Укытучылар һәм Өлкәннәр көне белән котладылар
01.10.2011
Мәктәбебез укучылары үзләренең әби - бабайларын,  өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Аларның өйләрендә булып бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. .
23.09.2011

4 нче класс укучылары варислар сафына кабул ителде.




 

 

16.09.2011

Мәктәбебезгә Сарманның ЮХИДИ бүлегеннән кунаклар килде. Районда үткәрелгән "Куркынычсыз көпчәк" конкурсында 1 нчы урын яулавыбыз белән котлап, алар командага  ЖК - телевизор, цифрлы фотоаппарат, Ахметвалиева Камилә һәм Шарифуллин Раниска  шәхси бүләкләр тапшырдылар.


15.09.2011
Мәктәп күләмендә сайлаулар үтте. Күпчелек тавыш белән Камалетдинова Кадрия президент итеп сайланды

Инглиз һәм рус теле укытучылары Яр Чаллыда үткәрелгән семинарда катнаштылар. Инглиз теле укытучылары ел дәвамында он - лайн рәвештә белем дәрәҗәләрен күтәрәчәкләр.


10.09.2011
Мәктәбебездә "Игелекле йөрәк" волонтер отряды һәм ЮИД отрядлары үз эшчәнлеген башлап җибәрде
03.09.2011
Мәктәп күләмендә класс сәгатьләре үткәрелде. 1-8 нче класслар  укучылар үз - үзеңне тоту кагыйдзләре белән таныштылар. 9 нчы класста "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде
01.09.2011
Мәктәптә Белем көненә багышланган иртә үткәрелде. Анда районнан килгән кунаклар, әти - әниләр, пенсионер укытучылар, укучылар катнашты. 7-9 нчы классларда ветеран укытучы Галимов М.М. хезмәтнең бәясе турында әңгәмә үткәрде.

 

Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений