Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

 

счетчик посетителей сайта

 

 

Мәктәп безнең көннәрдә

Мониторинг>>> БДИ>>> Конкурслар >>> Театр>>> Туризм>>> Публикацияләр >>>

Җиңүнең 65 еллыгы, Волонтерлык хәрәкәте  >>>

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә 2014-2015 нчы уку елында 32 укучы белем һәм тәрбия ала, алардан: башлангыч классларда - 13, 5-9 нчы классларда - 19. Мәктәбебездә 14 укытучы эшли, алардан: югары квалифкацион категорияле - 1, 1 нче квалифкацион категорияле - 10, категориясез - 3. 12 укытучыбыз югары педагогик белемгә ия.

Безнең коллектив "Һәр балага индивидуаль якын килеп, дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып,  конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү" темасы астында эшли.


Семинарлар

2014-2015 нче уку елы

Мәктәбебез Сингапур укуларына 4 авыл вәкилләрен кабул итте.


Башлангыч класс укытучыларының район семинары үткәрелде.


2012-2013 нче уку елы

Балаларны яклау көненә багышлап "Универсиаданы каршылап" дигән темага башлангыч класс укытучыларының район семинары үтте. Семинарда укытучылар: Гыймранова Г.В. "Спорт эрудиты", Галимова Э.Ф. "Кече универсиада" уеннарын тәкъдим иттеләр


Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем сыйфатын күтәрүдә электрон мультимедиа чараларының һәм Интернет технологияләренең роле” дигән йомгаклау семинары узды. 


2011-2012 нче уку елы

 Мәктәбебездә театр түгәрәге җитәкчеләренең район семинары үткәрелде.

Семинарда район мәктәпләренең сәламәтлек театры чыгышларының видеоязъмалары тәкъдим ителде. Безнең мәктәп укучыларының чыгышы "Серле таш" дип исемләнгән иде. Чара Сочида үткәреләчәк Олимпия уеннарына багышланган иде. Сценарий авторы - "Шатлык" театр - студиясе җитәкчесе - Яббарова С.Я.


2010-2011 нче уку елы

Мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде. Укытучы Шәрифуллина Р.Ф. 6 нчы класста ачык дәрес һәм ачык чара үткәрде.


Башлангыч классларда инглиз телен укыткчыларның район семинары үткәрелде. Укытучы Ахметвалиева Л.Н. 3 нче класста ачык дәрес һәм 1-4 нче класс укучылары белән берлектә "Әниләр бәйрәме" үткәрде.


2008-2009 нче уку елы

 Мәктәбебездә тарих һәм башлангыч класс укытучыларының семинарлары үткәрелде.

Тарих укытучылары Яббарова С.Я.ның 5 нче класста тарих дәресен карадылар. Укытучы тарафыннан ачык чара "Иң зирәк тарихчы" интеллектуаль уены үткәрелде. Танышырга>>>


Башлангыч класс укытучылары: Ахметвалиева Л.Н., Гыймранова Г.В, Галимова Э.Ф., Фәһимова Ш.М. тарафыннан 1-4 нче класс укучылары белән берлектә ачык чара үткәрелде. Галимова Э.Ф. килгән укытучылар белән  мастер - класс үткәрде.


2007-2008 нче уку елы.

Физика һәм информатика укытучысы Фатихова Ф.Х 9 нчы класс укучылары белән " Электрон таблицалар ярдәмендә физика буенча мәсьәләләр чишү"  дигән темага ачык дәрес күрсәтте һәм 7-9 нчы класс укучылары арасында "Белемле укучы" интеллектуаль уенын  үткәрде. Танышырга >>>


Физкультура укытучысы  Ахметвалиев Р.М   физкультура буенча ачык дәрес һәм мероприятие үткәрде.


2006-2007 нче уку елы.

Мәктәптә химия һәм биология укытучыларының семинары үткәрелде. Укытучы Сафаргалина И. М. химия буенча ачык дәрес үткәрде. Укучылар белән берлектә кунакларга  "Җир анабыз ярдәм көтә".исемле театрлаштырылган чыгыш тәкъдим ителде.


 

2006  нчы  елда класс җитәкчеләренең район куст конференциясе үткәрелде. Конференция эшендә Россиянең халык укытучысы Казыйханов В.С. катнашты һәм 8 нче класс укучылары белән ачык класс сәгате үткәрде..


 

 

 

Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района