website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү

 мәктәбе

 

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

 

 

 

Яңалыклар

 2014-2015  2013-2014 2012-2013  2011-2012   2011-2012    2010-2011  2009-2010  2008-2009 
25.08.2010 Район үзәгендә үткәрелгән семинарларда катнаштык. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимҗанова Х.Ә. һәм инглиз теле укытучысы Шарифуллина Р.Ф. үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  
21.08.2010 Метрәй урта мәктәбен 1980 нче елда тәмамлаан укучылар очрашу үткәрде.
09.08.2010 Район мәгариф бүлеге  комиссиясе мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
05.08.2010 Мәктәптә авыл җыены үткәрелде.
02.08.2010 Мәктәпне яңа уку елына әзерләү буенча эшләр алып барыла.
24.07.2010 Метрәй урта мәктәбен 1990 нчы елда тәмамлаган укучылар, туган мәктәпләренә компьютер бүләк иттеләр. Аларга  зур рәхмәтебезне белдерәбез!
05.07.2010 Мәктәп яны тәҗрибә участогында карлыган җыю башкарылды.
03.07.2010 Мәктәп коллективы, җирле үзидарә хезмәткәрләре белән берлектә, яфрак азык зерләүдә катнаштылар.
18.06.2010 Мәктәп яны лагере үзенең эшен төгәлләде. Лагерь белән саубуллашу көнендә балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды
15..06.2010 "Индеецлар кабиләсендә"дип аталган күңелле чпра үткәрелде. "Индеецлар" ауга бардылар, учак янында яңгыр теләү йоласы башкардылар. "Иң төз сөңге атучы" конкурсы оештырылды
12..06.2010 Россия көне билгеләп үтелде.
11..06.2010 "Профессия көне" кысаларында авылыбыздагы төрле профессия ияләре белән очрашу үткәрелде. Көнозын "Матурлык салоны" эшләде.
10..06.2010 Укучылар бөтен авыл буйлап "хәзинә" эзләделәр
09..06.2010 Салкын чишмә буенда лагерь сабан туе үткәрелде.
08..06.2010 Юл йөрү кагыйдәләрен белүне тикшерү максатында Солтанай чишмәсе буенда  велокросс үткәрелде. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче һәм каршылыкларны иң яхшы үтүче укучы билгеләнде. Төшке аштан соң, "Иң оста актер" конкурсы үткәрелде. 
07..06.2010 Каенлыкка экскурсиягә барып, дару үләннәре җыеп кайтканнан соң, күңелле дискотека булды.
05..06.2010 Авылыбызда урнашкан кошчылык комплексына экскурсия оештырылды. инкубатор, чебиләр һәм бәбкәләр "яши" торган урыннарда булдылар.
04..06.2010 Лагерьчылар Казанчы елгасы буена экскурсия ясадылар. Балыкчылар конкурсы үткәрелде. Бобрлар ясаган искиткеч буаны да күзәттеләр.
01..06.2010 Мәктәп яны лагере үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Биредә 20 бала ял итә.
31..05.2010 Барлык укучыларны һәм укытучыларны уку елын уңышлы тәмамлау белән чын күңелдән котлыйбыз. Җәйләрегез күңелле үтсен!
  Мәктәп күләмендә Сабантуй үткәрелде. Анда уку алдынгылары, "Кенгуру" һәм "Зирәк тиен" конкурсларында алдынгылыкны яулаган укучыларга грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Төрле уеннарда укучылар үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. 
30..05.2010 6 нчы класс укучылары, класс җитәкчеләре Синара Ягъфаровна һәм әти - әниләренең ярдәме белән, Алабуга шәһәренә сәяхәт ясадылар. Сәяхәттән укучылар бик канәгать калдылар. 
24..05.2010 Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме  үткәрелде.  Бәйрәмдә район мәгариф бүлегенең информацион мәгълүмат үзәге методисты Хайдарова Р.Г., җирле үзидарә рәисе Хайбрахманов Р.Р., ветеран укытучылар, әти - әниләр катнашты.
21..05.2010

Мәктәптә ата - аналар университетының  йомгаклау занятиесе үтте. Анда еллык эшчәнлеккә анализ ясалды.  Әти -әниләр  уку елын йомгаклау тәртибе белән таныштырылды. "Шатлык" театр - студиясе әти - әниләргә "Әбиләр чуагы" әсәрен тәкъдим итте.


19..05.2010

Укучылар район үзәгендә үткәрелгән варислар слетында катнаштылар


14..05.2010

"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсында катнаштык


13..05.2010

9 нчы класс укучыларының ата - аналар җыелышы үткәрелде.


Укучылар группасы район үзәгендә үткәрелгән ярышта катнаштылар.


08..05.2010

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Анда балалар бакчасы  һәм мәктәп коллективы бәйрәм белән котлап чыгыш ясады


07..05.2010

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап,  мәктәп күләмендә китап укучылар конференциясе үткәрелде. Укучылар үзләре укыган китаплардан өзекләр сөйләделәр. Чыгышлар рус һәм татар телләрендә алып барылды.


05..05.2010 Мәктәп күләмендә "Батырлык дәресләре" үткәрелде. Башлангыч класс укучылары ветеран бабайларны котлады. 6,7 нче класс укучылары  герой - пионерларның тормыш юлы һәм батырлыклары белән таныштылар, батыр якташларыбыз турындагы белемнәрен тулыландырдылар
04..05.2010 Мәктәбебез коллективы мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләрне башлап җибәрде. Бакчага кишер утыртылды. Түтәлләр әзерләп куелды.  Укучылар көче белән карлыган аралары эшкәртелә һәм чәчәклекләр тәртипкә китерелә.
30..04.2010 "Шатлык" театр - студиясе "Әбиләр чуагы" әсәре белән  Яңа Усы авылында үткәрелгән "Нам дана память и слава" дип исемләнгән конкурсның финал турында уңышлы чыгыш ясадылар.

  5-9 нчы класс укучылары,  укытучылар һәм балалар бакчасы коллективы белән берлектә,  авылыбыз зияратының көймаларын буяуда актив катнаштылар.
29..04.2010 4 нче класс укучылары Әхмәтвалиева К  һәм Кашапова Р. район үзәгендә үткәрелгән рус теле буенча олимпиадада катнаштылар. Камилә, 53 укучы арасында, 3 нче урын яулады
26..04.2010 Укытучылар елы уңаеннан, “Минем яраткан укытучым” дигән  районкүләм сочинениеләр конкурсында 9 нчы класс укучысы  Гайнетдинова М.М.  2 нче урын алды. Г. Тукай ның туган көненә багышлап үткәрелгән  "Тамчы - шоу"да 9 нчы класс укучысы Шакирова И. үзенең белемлелеген күрсәтте.авыл мәктәпләре укучыларыннан тупланган команда җиңү яулады. Шулай ук 7 нче класстан Хаҗиев Р. үзенең җыры белән чыгыш ясады.
24..04.2010  5-9 нчы класс укучылары экологик өмә үткәрделәр
  Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галимҗанова Х.Ә. һәм Даутова Р.С. 5-9 класс укучылары арасында "Тукай - шоу" дип исемләнгән иртә үткәрделәр. 
22..04.2010 4 нче класс укучылары Әхмәтвалиева К һәм Кашапова Р. район үзәгендә үткәрелгән математика буенча олимпиадада катнаштылар.

Район күләмендә үткәрелгән Брейн-ринг уеннарында укучыларыбыз: Шәмсиев Р., Фәхртдинов Р., Шигаепова А. актив катнаштылар һәм 24 команда арасында 10 нчы урынны алдылар.


21..04.2010 Рус теле укытучысы Шәмсиева Н.Р.,  Җиңүнең 65 еллыгына багышланган "Помнит мир спасенный"дигән әдәби - музыкаль иртә үткәрде. Иртәдә 5-9 нчы класс укучылары чыгыш ясады.
20..04.2010 Район мәдәният йортында "Яшь бөреләр" район фестиваленең гала-концерты булды. Биредә 4 нче класстан Сәфәргалина Л. һәм 6 нчы класстан Кашапов И. "Конферанс" номинациясендә лауреат, 7 нче класстан Хаҗиев Р.һәм 4 нче класстан Ханнанова С. "Вокал" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар.
17.04.2010 1 нче класс укучылары "Әлифба" бәйрәме үткәрделәр
  Мәктәптә экологик өмә үткәрелде.
16.04.2010 Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, "Шатлык" театр - студиясе "Әбиләр чуагы"  әсәре белән,  район күләмендә үткәрелгән "Нам дана память и слава" дип исемләнгән конкурсның финал турына үттеләр.
15.04.2010 Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, "Шатлык" театр - студиясе "Әбиләр чуагы" дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерде.
14.04.2010 Мәктәптә Кошлар көне билгеләп үтелде.
  "Яшьбөреләр" зона конкурсында финалга үткән укучылар, Мөслимдә үткән сайлап алу турында уңышлы гына чыгыш ясадылар. Шигаепова Алия, Ильясова Язилә, Сафаргалина Лениза һәм Кашапов Илмирлар "Вокал" номинациясендә дипломант булдылар.
12.04.2009 Физика укытучысы Фатихова Ф.Х. җитәкчелегендә "Космонавтика көне"нә багышланган иртә үткәрелде.
07.04.2010 8 нче класс укучысы Фәхртдинов Р.Р. һәм педагог - оештыручы Гыймранова Г.В. Укучылар Думасында катнаштылар. Раил үзенең сайлау алды программасы белән чыгыш ясады.
  Укучыларыбыз, Яңа Усы авылында үткәрелгән "Яшь бөреләр" зона конкурсында уңышлы чыгыш ясап,  финалга үттеләр.
 
  Мәктәп күләмендә "Зирәк тиен" конкурсы үткәрелде һәм нәтиҗәләре район мәгариф бүлегенә тапшырылды.
02.04.2010 Укучыларыбыз район үзәгендә үткәрелгән йөзү ярышларында катнаштылар
26.03.2010 Мәктәптә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантанада муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Хәбипов Р.Р. катнашты һәм чыгыш ясады, ветераннарга медальләр тапшырды. Укучылар һәм үзешчәннәр  өлкәннәрне концерт номерлары белән сәламләделәр.
25.03-26.03.2010

Туризм түгәрәге членнары, Галимова Э.Ф. җитәкчелегендә, Олы Чакмак авылында үткәрелә торган ярышларда катнаштылар, викторинада һәм стена газеталары конкурсларында  3 нче, командалар арасында 5 нче урыннарга лаек булдылар.


16.03.2010 Мәктәп күләмендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Һәр класс бәйрәм котлавы белән чыгыш ясады. Чыгышлар спорт уеннары белән чиратлаштырып алып барылды. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай командалары үзара ярышты. Ахырда татлы ярминкә үткәрелде. Бәйрәмгә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кунак булып килде. Алар үзләренең котлауларын бүләк иттеләр.
23.03.2010 Башлангыч класс укучылары авыл халкын "Нәүрүз"бәйрәме белән котлады.
19.03.2010 9 нчы класс укучылары Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тест сорауларына җавап бирделәр
18.03.2010 Мәктәптә сугыш  ветераннары Шәрипов Әхсән Әмирҗан улы, Зиннуров Мансур Зиннур улы, атказанган очучы, авиация полковнигы Шәфиков Рәшит Вәгыйз улы белән очрашу-кичә үткәрелде. Сугыш ветераны Шәрипов Ә.Ә. “Бөек Ватан сугышының мөһим этаплары”, Зиннуров М.З. “Бөек Ватан сугышында разведканың роле”, Шәфиков Р.В. “Бөек Ватан сугышында авиациянең роле” темасына чыгыш ясадылар. Чыгышлар укучыларның бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды.
16.03.2010 Мәктәп күләмендә "Сталинград өчен көрәш" дигән темага класс сәгате үткәрелде.
15.03.2010
  Укытучылар, Галимова Э.Ф. һәм Гыймранова Г.В., башлангыч классларда физкультура фәнен укытучылар арасында үткәрелгән конкурста катнаштып, Энҗе Фоатовна 2 нче, Гөлнарв Вәлеевна 3 нче урынга лаек булдылар. Аларны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
13.03.2010 Башлангыч класс укучылары дәү әниләре белән  бәйрәм кичәсе оештырдылар. Аларга багышлап зур концерт программасы тәкдим иттеләр.
  9 нчы класс укучылары Ханнанова Миләүшә һәм Харисов Илдар Мөслимдә үткәрелгән бадминтон буенча финал ярышында катнаштылар. Илдар 1 нче урынга лаек булды.
11.03.2010 6  нчы класс укучылары Фәймә һәм Саҗидә апалар белән очрашу үткәрделәр, 8 нче класс укучылары Фәтхелҗинан апага өй тирәсен кардан арындыруда ярдәм иттеләр.
10.03.2010 5 нче класс укучылары һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар.
06.03.2010 9 нчы класс укучылары Ханнанова Миләүшә һәм Харисов Илдар Мөслимдә үткәрелгән бадминтон буенча ярышта катнаштылар һәм ярымфиналда беренче урын яуладылар
  5 нче класс укучылары кышкы табигаткә экскурсия ясадылар, чана һәм чаңгы шудылар.
05.03.2010 8 нче класс укучылары Гаилә бәйрәме үткәрде. Укучылар әти - әниләре белән бергә төрле конкурслар үткәрделәр. Үзләренең презентацияләрен тәкъдим иттеләр.
  Профсоюз оешмасы белән берлектә 8 нче март бәйрәменә багышланган ял кичәсе үткәрелде. Кичәгә ветеран укытучылар һәм хезмәткәрләр дә кунак итеп чакырылды.
  Мәктәбебезнең чаңгы командасы Тойгелде авылында үткәрелгән чаңгы ярышында катнашты
04.03.2010 5 нче класс укучылары, үзләренең әниләрен бәйрәм белән котлап, "Кадерле әнием" дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Алар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар,  үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кичәне оештыруда Минзәлә пегагогия көллиятендә укучы Загидуллина Рушания апалары зур ярдәм күрсәтте.
03.03.2010 Мәктәп күләмендә "Мәктәп һәм гаилә" айлыгы игълан ителде. Шушы айлыкка кушылып, 6 һәм 7 нче класс укучылары "Безнең кадерле әниләр" дип исемләнгән шоу үткәрделәр. Укучылар әниләренә багышланган презентацияләр күрсәттеләр, кызыклы конкурсларда әниләр һәм укучылар бик теләп катнаштылар.
 
02.03.2010 Җиңүнең 65 еллыгына багышланган гомуми класс сәгатьләре үткәрү дәвам итә. Чираттагы класс сәгате "Мәскәү өчен көрәш" дип исемләнде.
  2 нче класс укучылары әниләре белән "Кызыл калфакта кунакта" исемле ял кичәсе үткәделәр
27.02.2010 Кашапов Илмир һәм Закирова Гөлнара Мөслимдә үткәрелгән шорт - трек буенча ярышта катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
  9 нчы класс укучылары хезмәт ветераны Миргалимова Рафига апа белән очраштылар
26.02.2010 8 нче класс укучысы Шыгаепова Айгөл (укытучысы - Даутова Р.С.) һәм 9 нчы класс укучысы Ханнанова Миләүшә (укытучысы - Галимҗанова Х.Ә.) Мөслимдә үткәрелгән Н. Исәбәткә багышланган конференциядә катнаштылар.
  Башлангыч класслар арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде.

25.02.2010 Мәктәбебез командасы Яңа Усыда үткән чаңгы туризмы ярышларында катнашты һәм бивак конкурсында 1 нче, командалар буенча 2 нче урын яулады.
  8 нче класс укучылары хезмәт ветераны Рахматуллина Фәтхелҗинан апа белән очрашу үткәрделәр
22.02.2010 5 нче класс укучылары, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап,  әтиләр кичәсе үткәрде.
19.02.2010 Мәктәп күләмендә "Бала тәрбияләүдә атаның роле" дигән темага ата - аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта әтиләрнең гаиләдәге роле турында чыгыш ясалды. Районның участок милиционерлары бүлеге җитәкчесе Шарифуллин Ринат Н.  "Балигъ булмаганнар арасында  хокук бозуларны кисәтү" турында әңгәмә үткәрде. Укучылар көче белән бәйрәм концерты күрсәтелде.
Район үзәгендә үткәрелгән экологик конференция күргәзмәсенә үзебезнең эшләребезне тәкъдим иттек
18.02.2010 Мәктәбебезнең чаңгы командасы Олы Чакмак авылында үткәрелгән чаңгы ярышында 4 нче урын алды.
17.02.2010 5 нче класс укучысы Галимов Айдар укучыларга, Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, "65 елдан соң" дигән темага фәнни - тикшеренү эшен тәкъдим ите. Ул  Миргалим бабасының  тормыш юлын өйрәнгән. Чарада Мирзанур Миргалимович һәм аның тормыш иптәше Люция Сәетовна да катнашты.
16.02.2010 Мәктәптә, Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, "Сугышның беренче көннәре" дигән темага гомуми класс сәгатьләре үткәрелде. Чараны тарих укытучысы Яббарова С.Я. үткәрде.
  Район үзәгендә үткәрелгән "Толстовские чтения" конкурсында 5 нче класс укучысы Шәмсиев Раил 1 нче урынга лаек булды
13.02.2010 "Җиңүләрнең даны мәңгелек"район конкурсында 9 нчы класс укучылары: Шакирова Илүзә Гран - прига, Гайнетдинова Миләүшә Рәхмәт хатына лаек булды. Аларның шигырьләре мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан чыгарылган җыентыкка кертелде.  7 нче класс укучысы Ильясова Язилә Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән рәсем конкурсында 3 нче урын яулады.
14.02.2010 Мәктәбебез командасы спортчылары "Лыжня Татарстана - 2010" чаңгы ярышында уңышлы гына чыгыш ясадылар.
13.02.2010 Мәктәптә М. Җәлилнең туган көненә багышланган иртә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
6 нчы класс укучысы Камалетдинова Кадрия математика буенча район олимпиадасында катнашты.
11.02.2010 "Җиңүләрнең даны мәңгелек" дип исемләнгән смотр - конкурс  8, 9 нчы класс укучыларының чыгышлары белән төгәлләнде. Конкурсның йомгаклау концерты әти - әниләр җыелышында тәкдим ителәчәк.
 
10.02.2010  5 нче класс укучылары һәйкәл тирәсен җыештырып, кардан чистартып торалар.
Тарих укытучысы Яббарова С.Я. район үзәгендә Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән конференциядә " Сугыш алды еллары" темасына чыгыш ясады. Конференциядә 9 нчы класс укучысы  Гайнетдинова Миләүшә, 8 нче класс укучысы Фахртдинов Раил, мәктәп китапханәчесе Шәрәфетдинова Х.Г. катнашты. Мәктәп музее экспонатларыннан күргәзмә оештырылды. 
1-5 нче класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Димиев Исрафил абыйның гаиләсендә булдылар, ветеран укучыларны сугыш еллары хәтирәләре белән таныштырды. Сорауларына җавап бирде. Укучылар бүләкләр тапшырдылар һәм концерт номерлары белән тәбрикләделәр.
6-7 нче класс укучылары "Җиңүләрнең даны мәңгелек" дип исемләнгән смотр - конкурста катнашып үзләренең концерт номерларын укучыларга тәкъдим иттеләр.
09.02.2010 Мәктәп күләмендә  Җиңүнең 65 еллыгына багышланган "Җиңүләрнең даны мәңгелек" дип исемләнгән смотр - конкурс башланды. 1 - 4 нче һәм 5 нче класс укучылары үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр
6 нчы класс укучысы Кашапов Илмир һәм 9 нчы класс укучысы Ханнанова Миләүшә Мөслимдә үткәрелгән "Йолдызлык" конкурсының гала - концертында катнаштылар, "Конферансье" номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы һәм йомшак уенчыклар белән бүләкләнделәр.
01.02.2010  Мәктәптә участок инспекторы Нуретдинов Р.С. белән очрашу үткәрелде. Ул укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде һәм сорауларга җавап бирде.
27.01.2010 Укучыларыбыз Мөслимдә үткәрелгән "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турында уңышлы гына чыгыш ясадылар һәм 2 укучыбыз "Конферансье" номинациясендә финалга чыкты. 4 нче классның "Чишмәкәй" ансамбле диплом белән бүләкләнде.
Тарих укытучысы Яббарова С.Я. һәм Яббаров И.Н. тарих укытучылары семинарында иҗади проект белән чыгыш ясадылар.

Мәктәпнең чаңгы командасы Мөслимдә үткәрелгән ярышта уңышлы гына чыгыш ясады.


 

25.01.2010  Мәктәптә Метрәй авылы җыены үткәрелде. Җыенда катнашучылар каршында укучылар, зур концерт белән чыгыш ясап, тамашачылар  мәхәббәтен яуладылар. Җыенда Мөслим муниципаль район башлыгы Хабипов Р.Р. катнашты  
23.01.2010 Җиңүнең 65 еллыгына багышлап мәктәп спортзалында Метрәй авылы яшьләре волейбол буенча  ярыш үткәрделәр.
22.01.2010 Укучылар командасы  район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышта катнаштылар һәм үх авырлыкларында уңышлы гына чыгыш ясадылар.
21.01.2009 Мәктәп күләмендә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде.. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. укучылар һәм студентлар арасында "Кара - каршы" тапшыруы оештырды. Класс җитәкчесе Шәрәфетдинова Х.Г. ШТК үткәрде. 
19.01.2010 Укучылар коллективы "Йолдызлык" конкурсының зона турында чыгыш ясадылар һәм финалга үттеләр.
18.01.2010 Мәктәп күләмендә Укытучы елына старт бирелде.
18.03.2009 Укучылар, Даутова Р.С, Галимҗанова Х.Ә., Гыймранова Г.В, Ахметвалиева Л.Н. җитәкчелегендә,  Мөслимгә "Алмачуар" спектаклен карарга бардылар.
15.01.2010  9 нчы класс укучысы, Зөлфәт клубы члены Шакирова Илүзә клубның чираттагы утырышында катнашты.
14.01.2010 Мәктәбебезнең 3 укытучысы: Галимов М.М., Фахртдинова Д.Н. һәм Шыгаепова С.Җ., чираттагы аттестацияләрен уңышлы үтеп, 2 нче квалификацион таләпләргә туры килүләрен расладылар. Уңышларыбыз белән сезне, хөрмәтле

 коллегалар!

11.01.2010 Класс җитәкчеләребез районда үткәрелгән класс җитәкчеләре конференциясендә катнаштылар
09.01.2010 Актанышта педагогик хезмәткәрләр арасында  Укытучылар елына багышлап үткәрелгән  спартакиадада мәктәбебез директоры Шыгаепова С.Җ. да актив катнашты һәм армспорт буенча хатын - кызлар арасында 1 нче урын яулады.
31.12.2009 Мәктәбебезнең уку алдынгылары район үзәгендә үткәрелгән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар.
30.12.2009 Метрәй мәктәбе коллективы барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлый. Яңа ел Сезгә бары тик шатлык һәм куанычлар алып килсен! Илләр тыныч булсын!
29.12.2009 Укучыларның сагынып көткән бәйрәмнәре - Яңа ел зур әзерлек белән үткәрелде. 1 нче сменада 1-5 нче класслар бәйрәм итте: алар әкиятләрне сәхнәләштерделәр, Кыш бабай уку алдынгыларына һәм "Эрудит - марафон" конкурсында катнашкан укучыларга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырды. Соңыннан кечкенәләр уеннар уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Ә 2 нче сменада  6-9 нчы класслар "Тигр - шоу" ярышында катнаштылар. "Джунглида Яңа ел" дип исемләнгән чыгышлары белән кунакларны шаккаттырдылар. Бәйрәмнәрнең спонсорлары: шәхси эшмәкәрләр Зәмирә Гыйлфанова, Айрат Шәмсетдинов, Фаяз һәм Роза Мөхәммәтҗановлар, Илнур һәм Илсөяр Галиевлар һәм җирле үзидарә башлыгы Рәис Хайбрахманов.
28.12.2009 Мәктәбебездә сөенечле вакыйга  булды: Галимов Мирзанур Миргалимович укучыларны Яңа ел белән котлады һәм мәктәбебезне көмеш медальгә тәмамлаган укучыбыз, хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты проекторы Галимов Алмаз Мирзанурович тарафыннан җибәрелгән кыйммәтле бүләкләр: проектор, ноутбук һәм принтерны тапшырды. Алмаз Мирзанурович шулай ук укучыларны Яңа ел белән котлап открытка да юллаган. Зур рәхмәт сезгә, Алмаз Мирзанурович!
23.12.2009 Мәктәп директоры Шыгаепова С.Җ, технология укытучысы Галимов М.М., 9 нчы класс укучысы Бикташев Ф.Ф. район үзәгендә үткәрелгән "21 нче гасыр Кулибиннары" район конференциясендә катнаштылар һәм сертификат алдылар.
21.12.2009 Укучыларыбыз Яңа ел бәйрәменә әзерлек алып баралар: рәсемнәр, уенчыклар, стена газеталары ясыйлар, чыгышлар әзерлиләр.
18.12.2009  Мәктәп күләмендә макулатура җыю буенча өмә оештырылды. Тупланган акча хәйрия максатында файдаланылды.

 


12.12.2009 Укучыларыбыз район үзәгендә үткәрелгән өстәл теннисы ярышларында катнаштылар.

"Эрудит - марафон" конкурсларында укучыларыбыз икенче ел катнашып киләләр. Быелгы конкурска да берничә эш җибәрелде.


08.12.2009  Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында катнаштылар
03.12.2009 Район мәгариф бүлеге вәкилләре, мәктәп эшчәнлеге белән танышу максатында, тикшерү үткәрде. Алар дәресләрдә, класс сәгатьләрендә  булдылар, мәктәп документлары белән таныштылар
04.12.2009 Укучыларыбыз тарих буенча район олимпиадасында катнаштылар.
01.12.2009 Укучыларыбыз физика буенча район олимпиадасында катнаштылар.

Мәктәпнең "Шатлык" театр - студиясе Мөслимдә үткәрелгән сәламәтлек театрларының финал ярышында чыгыш ясады һәм 2 урын алды.


Мәктәп күләмендә әти - әниләрнең җыелышлары үткәрелде.


30.11.2009 Укучыларыбыз химия буенча район олимпиадасында катнаштылар
28.11.2009 Әниләр көненә багышлап, укучылар иншалар язалар, бүләкләр әзерлиләр. Һәр класс үзләренең иң кадерле кешеләре - әниләренә багышланган фотогазета да чыгара. 
Укучыларыбыз биология буенча район олимпиадасында катнаштылар.

Мәктәпнең баскетбол командасы, зона ярышында катнашып, 3 нче урын алды.


 

26..11.2009 Укучыларыбыз география һәм инглиз теле буенча район олимпиадаларында катнаштылар
23.11.2009 Укучыларыбыз математика буенча район олимпиадасында катнаштылар
20.11.2009 Укучылар, инглиз теле укытучысы Шарифуллина Равиля Флүн кызы җитәкчелегендә, "Говорим и поем по - английски" район конкурсында катнашып икенче урын яуладылар.
18.11.2009  Казанда үткәрелгән үзешчән театрларның республика конкурсында Метрәй авылы театры 1 нче урынга лаек булды. Театр коллективын зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
12.11.2009 "Русский медвежонок" конкурсының мәктәп туры үткәрелде. Анда 2-9 нчы класс укучылары үз көчләрен сынап карады.
04.11.2009 Беренче чирек йомгаклары буенча классларда класс җыелышлары үткәрелде.
31.10.2009 Мәктәп күләмендә "Көзге бал" кичәсе үткәрелде. Һәр класс көзге темага панно һәм композиция ясады. Башлангыч класслар әдәби - музыкаль чыгышлар, ә югары класслар телетапшырулар тәкъдим иттеләр. Чара бик күңелле үтте.
28.10.2009 9 нчы класс укучылары Бикташев Ф, Бадертдинов Ш, Харисов И., мәктәп директоры Шыгаепова С.Җ һәм физкультура укытучысы Галимов М.М. районда үткәрелгән конференциядә катнаштылар.

Мәктәбебездә парламент дәресләре үткәрелде. Башлангыч класс укучылары җирле үзидарә советы депутаты Шыгаепова С.Җ, 5-6 нчы класслар - район советы депутаты - Хайбрахманов Р.Р., 7-9 нчы класслар - җирле үзидарә советы депутаты Шәмсиев Р.Р. белән очраштылар. Дәресләрне тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Яббарова С.Я. үткәрде.Укучылар белән әңгәмәдә "Парламентский урок" дискы бик уңышлы файдаланылды.


27.10.2009 Авылыбызның КВН командасы Иске Вәрәш авылында үткәрелгән зона ярышында беренче урын алып кайтты. Аларны чын күңелдән бу уңышлары белән тәбрик итәбез!
22.10.2009

Укучылар каршында Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Стәрлетамак филармониясе солисты Нурислам Яхин чыгыш ясады. Ул укучыларны рус романслары белән таныштырды. Концерт программасы бай һәм эчтәлекле итеп эшләнгән. Укучылар чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Ахырда артист мәктәпкә истәлек дискларын тапшырды. Концертны  алып баруда ярдәм иткән 8 нче класс укучысы Фәхртдинов Раил авторның истәлек дискы белән бүләкләнде.
20.10.2009 Югары класс укучылары, татар теле укытучылары Даутова Р.С. һәм Галимҗанова Х.Ә җитәкчелегендә, Минзәлә дәүләт театры артистлары тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәре буенча куелган спектаклен карарга бардылар.
05.10.2009  
Метрәй җирле үзидарәсе һәм мәктәп коллективы авылыбызның өлкән буын вәкилләре өчен,  Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, чәй табыны оештырды, концерт программасы тәкъдим итте.
03.10.2009

Мәктәптә Укытучылар көненә багышланган  әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Анда 9 нчы класс укучылары барлык укытучыларны һәм лаеклы ялдагы хөрмәтле мөгаллимнәребезне профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Чара һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды. 


02.10.2009

Мәктәбебез укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, лаеклы ялдагы ветеран укытучыларның өйләрендә булдылар. Аларны Укытучылар көне белән тәбрикләделәр.


01.10.2009 Укучылар  өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чараларда катнашып, авылыбызда ялгыз яшәүче әби- бабайларның өйләрендә булалар, аларга өй эшләрендә ярдәм итәләр, әңгәмәләр үткәрәләр.
30.09.2009 Мәктәпнең туристлар командасы Усы авылында үткәрелгән җәяүле туризм ярышында катнашып, бивак конкурсында 1 нче урын яуладылар. Котлыйбыз!
20.09.2009 Мәктәпнең иң көчле 7 йөгерешчесе район күләмендә үткәрелгән "Милләтләр кроссы"нда катнашты.
18.09.2009 Мәктәп күләмендә Варислар туган көне билгеләп үтелде. Чара спорт уеннары белән үрелеп барылды. Һәр класс  үзенең котлавын тапшырды. 5 нче класс укучылары варислар сафына кабул ителде. Ахырда көзге табигатьне күзәттек
10.09.2009 Мәктәптә президент сайлаулары  үткәрелде. Президент вазифасын укучылар 8 нче класс укучысы Фәхртдинов Раилгә  ышанып тапшырдылар.
03.09.2009 Югары класс укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән бәрәңгене кышкы саклауга куйдылар
 

1 сентябрь - Белем көне

Быел беренче класска 4 укучы  керде.


Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

 

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений