website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

 

Яңалыклар

 2014-2015  2013-2014 2012-2013  2011-2012   2011-2012   2010-2011   2009-2010   2008-2009 
22.08.2013 Мәктәптә Белем бәйрәменә әзерлек башланды.
15.08.2013 14 нче август көнендә мәктәптә яңа уку елына әзерлекне өйрәнү комиссиясе эшләде
05.08.2013 Мәктәптә яңа уку елына әзерлек башланды, хәзерге көндә буяу эшләре башкарыла 
02.07.2013 9 нчы класс укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте
19.06.2013 Мәктәп яны лагере үз эшен тәмамлады
17.06.2013 9 нчы класс укучылары татар теле буенча ДЙА сендә катнаштылар
07.06.2013 9 нчы класс укучылары татар әдәбияты буенча ДЙА тапшырдылар
04.06.2013 9 нчы класс укучылары рус теле буенча ДЙА бирделәр
04.06.2013 Мәктәп яны лагере үз эшен башлады
31.05.2013 9нчы класс укучылары химия буенча ДЙА бирделәр
28.05.2013 9 нчы класс укучылары математика буенча ДЙА бирделәр
25.05.2013 Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
18.05.2013 Мәктәбебезнең бер төркем укучылары Нарат Асты авылы янында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеры территориясендә үткәрелгән чарада катнаштылар
17.05.2013 Балаларны яклау көненә багышлап "Универсиаданы каршылап" дигән темага башлангыч класс укытучыларының район семинары үтте. Семинарда укытучылар: Гыймранова Г.В. "Спорт эрудиты", Галимова Э.Ф. "Кече универсиада" уеннарын тәкъдим иттеләр
15.05.2013 Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә  район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Белем сыйфатын күтәрүдә электрон мультимедиа чараларының һәм Интернет технологияләренең роле” дигән йомгаклау семинары узды. 
08.05.2013 Укучылар, укытучылар, авыл халкы белән берлектә, 9 май - Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үткәрелде. Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт номерлары белән өлкәннәрне хөрмәтләде
07.05.2013 Башлангыч класс укучылары чишмәләргә экскурсия оештырдылар. аларны чуп - чардан арындырдылар
3,4 нче класс укучылары Шәрипова М.З һәм сугыш ветераны Хайбрахманов Г.Х. белән очраштылар
Мзктәп укучылары "Посади свое дерево" акциясендә катнашып, мәктәп бакчасына һәм Казанчинка елгасы буена агачлар утырттылар
30.04.2013 Мәктәп бакчасында яшелчәләр, җиләк - җимеш агачлары, куаклар утыртылды.
26.04.2013 Мәктәп күләмендә Г. Тукайның туган көненә багышланган иртә үткәрелде
25.04.2013 24 нче апрель көнне мәктәп күләмендә парламент дәресе үткәрелде
20.04.2013 Язгы өмә үткәрелде
18.04.2013 "Яшь бөреләр" фестиваленең сайлап алу турында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.Яббарова Гөлнар гала - концертта чыгыш ясаячак
12.04.2013 "Яшь бөреләр" фестиваленең зона турында укучыларыбыз 5 төрдә уңышлы чыгыш ясадылар,сайлап алу турына үттеләр
11.04.2013 Мәктәп күләмендә Космонавтика көне билгеләп үтелде
09.04.2013 Мәктәп күләмендә сәламәтлек көне үткәрелде
06.04.2013 3,4 нче класс укучылары авыл китапханәсенә бардылар һәм китапханәче Сәгъдиева Р.В. белән очраштылар
04.04.2013 9 нчы классларда график нигезендә консультацияләр үтә
23.03.2013 Мәктәп күләмендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
21.03.2013 Мәктәптә математика буенча "!Кенгуру  - 2013" конкурсы үткәрелде.
21.03.2013 1 нче классларда "Әлифба" бәйрәме үтте
20.03.2013 Инглиз теле буенча  районара фәнни - практик конференциядә катнашып,  Ахметвалиева Камилә  «Любимые праздники и игры. Увлечения и интересы»секциясендә 3 нче урын алды (укытучысы - Шарифуллина Р.Ф.).
17.03.2013 3-4 нче класс укучылары Әбиләр кичәсе үткәрде
12.03.2013 9 нчы класс укучылары химия буенча дианостик тестированиедә катнаштылар 
11.03.2013 10 нчы март көнне мәктәпнең "Шатлык" театр  студиясе Актанышта “Иделкәем” балалар-яшьүсмерләр, һәвәскәрләр һәм курчак театрлары коллективларының республика смотр-конкурсынының зона турыда катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.  Г. Камалның "Баренче театр" комедиясен жюри югары бәяләде. (Җитәкчесе - Яббарова С.Я.)
06.03.2013 1, 2 нче классларда әниләр өчен "Ачык ишекләр" көне, 5,6 нчы класс укучылары Гаилә бәйрәме үткәрде.
6 нчы класс укучылары математика буенча район олимпиадасында катнаштылар.
02.03.2013 7-9 нчы класс укучылары арасында волейбол ярышы үтте
26.02.2013 5 нче класс укучысы Емельянова Алена һәм 6 нчы класс укучысы Шакиров Алмаз "Стихи живые сами говорят" конференциясендә 3 нче урын яуладылар. 
25.02.2013 Мәктәп командасы "Тамчы - шоу"  интеллектуаль уенында катнашты
22.02.2013 Мәктәп күләмендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде.Укучылар әтиләре турында презентацияләр күрсәтте, патриотик җырлар конкурсы, командалар арасында спорт ярышлары үткәрелде. 
16.02.2013 "Йолдызлык" конкурсында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады, Сафаргалина Л - дипломант, "Наз" бию ансамбле - 3 дәрәҗә, "Конферансье" номинациясендә Шакиров А. Һәм Фәхртдинова А - 2 дәрәҗә лауреат булдылар. Хайбрахманова А.  "Тамашачы мәхәббәте"н яулады. 
13.02.2013 Мөслимдә  "Йолдызлык"  конкурсының сайлап алу турында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар
07.02.2013 7 нче февраль көнне 4 нче сыйныфларда әйләнә- тирә һәм рус теле буенча мониторинг үтте.
06.02.2013 6 нчы февраль көнне 4 нче сыйныфларда математика һәм татар теле буенча мониторинг үтте. Анда Ольгино башлангыч сыйныф укучылары да катнашты.
05.02.2013 Иске Вәрәш авылында конкурсның зона турында уңышлы чыгыш ясап, укучыларыбыз сайлап алу турына үттеләр
31.01.2013 8 нче класс укучысы Шәмсиев Раил  "Без тарихта эзлебез" дип аталган Республикакүләм фәнни- гамәли конференциядә катнашып сертификат белән бүләкләнде,  җитәкчесе Яббарова С.Я.
26.01.2013 26 нчы январь көнне мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, хәзерге көндә төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу үткәрелде
5 нче класс укучылары Шарифуллин Ранис һәм Корбиев Илдар, йөзү ярышында катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.
22.01.2013 Яңа Усы авылы янында укучыларның тугызынчы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары булып үтте. 
17.01.2013 Мәктәп күләмендә "Чисталык дәресе" үткәрелде
12.01.2013 9 нчы класс укучылары математика буенча диагностик тестированиедә катнаштылар
28.12.2012 Мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә һәр класс үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.2 укучы район үзәгендә үткәрелгән бәйрәмдә дә катнашты.
27.12.2012 Яңа ел белән, дуслар!
19.12.2012 9 нчы класс укучылары 15.12 көнендә рус теленнән,18.12 көнендә математика буенча диагностик тест биремнәрен эшләделәр
17.12.2012

Укучылар математика, информатика һәм физика буенча мультитест сорауларына җавап бирделәр 


15.12.2012 Мәктәптә Театр ункөнлеге йомгакланды
10.12.2012
"Шатлык" театр - студиясе (җитәкчесе - Яббарова С.Я.) Казанда,  К. Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган конкурсның йомгаклау турында чыгыш ясап, 2 нче урын яулады. Котлыйбыз!!!
06.12.2012 Мәктәп күләмендә ата - аналар җыелышы үтте. Анда "Шатлык" театр - студиясе үзенең чыгышларын тәкъдим итте.
3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары Метрәй авылының “Ләйсән” балалар бакчасында  булдылар. Нәниләр алдында Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерделәр.
8-9 нчы класс укучылары тарих һәм хокук фәннәре буенча олимпиадада катнашты
01.12.2012 8 нче класс укучысы Шәмсиев Раил, экология буенча олимпиадада катнашып,  1 нче урын яулады
24.11.2012

Классларда Әниләр бәйрәме үтте


Биология буенча олимпиадада катнаштык
22.11.2012 Башлангыч класс укучылары җирле үзидарә һәм медпунктта экскурсиядә булдылар.
21.11.2012

Метрәй һәм Яңа Усы мәктәбе укучылары баскетбол буенча ярыш уздырдылар.


19.11.2012

Укучылар командасы районда үткәрелгән математика олимпиадасында катнаштылар


15.11.2012

Мәктәп күләмендә "Русский медвежонок" конкурсы үткәрелде.


14.11.2012

Мөслимдә Кәрим Тинчуринның  125 еллыгына багышланган театр коллективларының чыгышлары булды. Безнең укучылар төп мәктәпләр арасында 1 нче урынны яуладылар.


12.11.2012 Район үзәгендә үткәрелгән баскебол ярышында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.
10.11.2012

9 нчы класс укучылары рус теле буенча  сынау БДИ да катнаштылар.


02.11.2012

9 нчы класс укучыларының ата - аналар җыелышы үтте. Ул БДИ га әзерлек мәсьәләләренә багышланды.


30.10.2012

9 нчы класс укучылары рус теле буенча имтиханга әзерлек үткәрделәр


27.10.2012

24 нче октябрь  көнне Салауз Мухан авылында Кәрим Тинчуринның  125 еллыгына багышланган театр коллективларының чыгышлары булды. Безнең укучылар "Зәңгәр шәл" әсәреннән өзек күрсәттеләр


1-4 класс укучылары "Уңыш бабайда кунакта" дип исемләнгән иртә үткәрделәр
Мәктәп күләмендә парламент дәресе үткәрелде...Чарада җирле үзидарә рәисе Гайнетдинова Ф.Я. катнашты.
24.10.2012

Бер төркем укытучылар: Фәхертдинова Д.Н (математика), Сәфәргалина И.М. (биология), Яббарова С.Я (тарих), Шәмсиева Н.Р. ( рус теле), Яр Чаллы шәһәрендә үтуәрелгән "Школа В.В.Давыдова. Развивающие образование для детей с различными образовательными потребностями" дип исемләнгән халыкара конеренциядә катнаштылар һәм серфификатка ия булдылар.


20.10.2012

Укучыларга мәктәп сумкаларын бизәү өчен яктылык кайтаргыч материаллар тупланмасы һәм йомшак уенчыклар кайтты. Хәзерге вакытта алар шушы материаллар ярдәмендә сумкаларны бизәү белән шөгыльләнәләр. 


5-9 нчы класс укучылары арасында ШТК үткәрелде. 5-6 нчы класс укучылары командасы 1 нче урынга лаек булды. Укучылар газеталар, композицияләр дә ясаган иде. Чара бик күңелле үтте. 


18.10.2012 Мәктәптә фән олимпиадалары үткәрелә
13.10.2012

Өлкәннәр ункөнлеген йомгаклап мәктәптә иртә үткәрелде.


07.10.2012

Мәктәп укучылары республика күләмендә үткәрелгән агач утырту өмәсендә актив катнаштылар


04.10.2012

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәр класс үзләренең әби - бабайларында, өлкәннәрдә булып бәйрәм белән котлады,  Шулай ук ветеран укытучылар белән очрашып, Укытучылар көне белән тәбрикләде.


04.10.2012
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!
27.09.2012
Яшь түристлар көне билеләп үтелде. Анда командалар арасында ярышлар үткәрелде, бивак әзерләнде, учак ягып төшке аш пешерелде.
22.09.2012
Мәктәп күләмендә варислар көне билгеләп үтелде. Көзге табигатькә экскурсия оештырылды.
15.09.2012
Мәктәптә сайлаулар үтте. Күпчелек тавыш җыеп, мәктәп президенты вазифасына Галимҗанов Булат лаек булды.  
14.09.2012
Мәктәп яны тәҗрибә участогында өмәләр үткәрелә. Җыеп алынган уңыш кышкы саклауга куела.
05.09.2012
Классларда яңа состав сайланды. Эчке тәртип кагыйдәләре кабул ителде
03.09.2012

 

"Без экстремизмга каршы" дигән темага гомуми класс сәгате үткәрелде.
01.09.2012

Мәктәптә Белем көненә багышланган иртә үткәрелде. Анда районнан килгән кунаклар, әти - әниләр, пенсионер укытучылар, укучылар катнашты.


Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений