website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

 

Яңалыклар

 2014-2015 2013-2014 2012-2013  2011-2012   2011-2012   2010-2011   2009-2010   2008-2009 
25.06.2014 Казанның "Корстон" комплексында Математика елына йомгак ясалды.Чарасында район делегациясе составында математика укытучысы Фахртдинова Д.Н. катнашты.
23.06.2014 9 нче класс укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте.
06.06.2014

ГИА-2014:

28.05.-химия

31.05-математика

03.06 - физика, биология

06.06- рус теле


31.05.2014 Балаларны яклау көненә багышлап, мәктәп күләмендә спорт бәйрәме үткәрелде, еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды
24.05.2014 9 нчы классларның "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте
21.05.2014 9 нчы класс укучысы Шәмсиев Раил республика олимпиадасы призерлары өчен оештырылган экскурсиягә барды
17.05.2014 8 нче класс укучылары КФУоештырган рус теле буенча халыкара олимпиада биремнәрен эшләделәр
13.05.2014

"Куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясады: агитбригадалар чыгышында 1 нче урын, "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр" номинациясендә Хисамов Риназ 2 нче урын, велосипедта фигуралы йөрү буенча Фәһимова Айсылу 2 нче урын яулады Нәтиҗәдә мәктәп командасы 2 нче урын яулады ( команда җитәкчесе - Гимранова Г.В.). Котлыйбыз!


05.05.2014 4 нче класс укучысы Фәһимова Айсылу "Ел укучысы - 2014" конкурсында катнашып 3 нче урын яулады. Котлыйбыз!
03.05.2014 Мәктәп күләмендә өмә үткәрелде. "Үз агачыңны утырт!" акциясе кысаларында нарат үсентеләре утыртылды.
29.04.2014 9 класс укучылары татар теле буенча тестирование үттеләр
26.04.2014 1 нче класса "Әлифба" бәйрәме үтте
19.04.2014 Мәктәп күләмендә язгы өмәдә катнаштык
16.04.2014 Мәктәп күләмендә кошлар көне үткәрелде.
12.04.2014 12 нче апрель көнне мәктәптә Космонавтика көне билгеләп үтелде
08.04.2014 Укучылар " Яшь бөреләр" конкурсының зона турында уңышлы чыгыш ясадылар
04.04.2014

"Кулибины 2014" чарасында катнаштык


20.03.2014 20 нче март көнне укучылар командасы Мөслимдә үткәрелгән шахмат турнирында катнаштылар
17.03.2014 4 нче класс укучылары Хабибуллин Р һәм Фәһимова А "Ел укучысы" конкурсының сайлап алу турында катнаштылар, Хабибуллин Р. сертификат белән бүләкләнде. Фәһимова А. 1 урын яулап финалга үтте.
13.03.2014 "Шатлык" театр - студиясе "Иделкәем" смотр - конкурсының сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясады.
22.02.2014

Мәктәп күләмендә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелде. Иртән Яббарова С.Я. укучыларны истәлекле датаның килеп чыгу тарихы, бүгенге көндә армия хезмәте үтүче Яббаров И. Н багышланган видеоролик белән таныштырды. Сахбетдинов Р.З. "Ягез әле, егетләр! " дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Һәр класс патриотик җырлар конкурсында актив катнашты. Укучыларның һәрберсе бүләкләр һәм грамоталарга лаек булды.. 


20.02.2014 Мәктәбебездә Галимов Марсель Мирзанурович истәлегенә багышланган шашка турниры үтте.. Турнирны Галимова Э.Ф. үткәрде. 
15.02.2014 "Әфганстан-йөрәк ярам" дип исемләнгән иртә үткәрелде. Чараны 8 класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Шәрәфединова Х.Г. үткәрде
12.02.2014 9 нчы класс укучысы Шәмсиев Раил экология, химия, биология буенча олимпиадаларның республика турында катнашып, биология буенча призер булды (укытучысы - Сәфәргалина И.М.). Аларны зур ууңышлары белән котлыйбыз!
5-7 нче класс укучылары сугыш чоры баласы, ветеран Валиева Фәймә апа белән очраштылар
07.02.2014 Мәктәбебез укучылары "Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау турында уңышлы чыгыш ясадылар һәм гала - концертта катнаштылар.
05.02.2014 1,4 нче класс укучылары сугыш ветераны Димиев Исрафил абый белән очраштылар
03.02.2014 Ф.И. Тютчев иҗатына багышланган иртә үтте. Чараны Шәмсиева Н.Р. үткәрде
25.01.2014 Мәктәп командасы кышкы  спартакиада ярышларында катнашты
25.12.2013 Мәктәптә Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
16.12.2013 Укучылар көче белән мәктәп каршында кардан сыннар ясалды.
13.12.2013 4 нче класс укучылары рус теленнән язма, 9 нчы класс укучылары он - лайн тест үттеләр
07.12.2013 Математика елына багышлап һәр класс математик газеталар чыгарды
23.11.2013 Мәктәптә экологик өмә үткәрелде. Укучылар нарат күркәләре җыеп, урман хуҗалыгына тапшырдылар.
21.11.2013 Мәктәптә мәгариф бүлеге вәкилләое булды. Сәфәргалина И.М., Фәхртдинова Д.Н., Шигаепова С.Җ. биология, география һәм математика буенча ачык дәресләр күрсәтте. 
13.11.2013 Мәктәптә баскетбол буенча зона ярышы үтте. Укучыларыбыз 3 нче урын яуладылар
30.10.2013 Математика буенча "Кем соңгы - шул җиңүче" дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте
19.10.2013 Мәктәптә башлангыч класс  укучылары "Күчтәнәч" тапшыруы әзерләделәр, ә 5-9 нчы класс укучылары арасында КВН үткәрелде 
16.10.2013 Мәктәп күләмендә универсиадага багышланган класс сәгате үткәрелде. Чарада универсиада турында видеофильм, презентация каралды, Волонтерлар эшчәнлеге белән таныштырылды
07.10.2013

Мәктәп укучылары республика күләмендә үткәрелгән агач утырту өмәсендә актив катнаштылар


05.10.2013
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле укытучылар!
23.09.2013 Укучылар командасы Мөслимдә үткәрелгән "Кросс - нации - 2013" тә катнашты
16.09.2013 Мәктәп күләмендә Чисталык көне үткәрелде. Башлангыч класс укучылары чишмәләрне чистарттылар, югары класс укучылары мәктәп бакчасында җыештыру эшләрен башкардылар
14.09.2013
Мәктәптә сайлаулар үтте. Күпчелек тавыш җыеп, мәктәп президенты вазифасына Шакиров Алмаз лаек булды.  
13.09.2013
Мәктәп яны тәҗрибә участогында өмәләр үткәрелә. Җыеп алынган уңыш кышкы саклауга куела.
04.09.2013
Мәктәп күләмендә "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар", "Россия конституциясенә -20 ел", "Экстремизмга -юк!" дигән темаларга класс сәгатьлре үткәрелде.
03.09.2013

 

"Без экстремизмга каршы" дигән темага гомуми класс сәгате үткәрелде.
02.09.2013

Мәктәптә Белем көненә багышланган иртә үткәрелде. Анда районнан килгән кунаклар, әти - әниләр, пенсионер укытучылар, укучылар катнашты.


Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений