website clock часы для форума

Метрәй төп гомуми белем бирү

мәктәбе

 

 

Төп битМәктәп яңалыклары Мәктәп тарихыМәктәп безнең көннәрдәМәктәп расписаниесеБезнең укытучыларБезнең уңышларМәктәп музееБез горурланабызАвыл тарихыКитапханәПрофсоюэКунак бүлмәсе

Безнең адрес: 423970, Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.

Тел: (85556)-3-25-78

       Безгә языгыз:                  smitr.mus@tatar.ru

Норматив документлар;

Закон об образовании

Конституция РФ

Устав школы

 

Яңалыклар

  2014-2015            2013-2014         2012-2013         2011-2012      2010-2011       2009-2010      2008-2009     
29.08.2011
29 нчы август көнендә педагогик киңәшмә үткәрелде.  Анда 2011-2012 нче уку елына укыту - тәрбия планы расланды.
24.08.2011
Укытучылар секция утырышларыгда катнаштылар
10.08.2011
Район мәгариф бүлеге комиссиясе мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде.
01.08.2011
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара
27.06.2011

9 нчы класс укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. 2 укучы мәктәпне гел "5" билгеләренә генә тәмамлады. 3 укучы  " Аерым фәннәрне үзләштерүдә зур уңышларга ирешкән өчен" дип исемләнгән Мактау грамотасына лаек булды.


16.06.2011 Мәктәп яны лагере үзенең эшчәнлеген тәмамлады. Лагерь ябылу тантанасы үзенчәлекле итеп, күңел ачу программасы рәвешендә әзерләнде. Балалар җырлап-биеп, кызыклы уеннар уйнап, караоке җырлап, иркенләп күңел ачты. Сау бул, лагерь!
15.06.2011 9 нчы класс укучылары география буенча сайлап алган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар
11.06.2011
9 нчы класс укучылары информатика һәм биология буенча сайлап алган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар

 

 

09.06.2011
9 нчы класс укучылары җәмгыять белеме  буенча сайлап алган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар

 

 

07.06.2011
9 нчы класс укучылары инглиз теле һәм физика буенча сайлап алган имтиханнарын уңышлы тапшырдылар

 

 

04.06.2011
Бүген бездә әдәплелек көне. Авылыбызның Исмәгыйль мәчетенә экскурсиягә бардык

03.06.2011
"Сәламәтлек көне"н аеруча үзенчәлекле итеп үткәрдек. Авыл урамында "Игелекле йөрәк" волонтерлары белән берлектә сәламәтлеккә багышланган буклетлар өләштек, әрәмәлектә җыелып утырып дару үләннәре турында сөйләштек, "ЮК дип әйтә бел" дип аталган мастер-класс үткәрдек. Төшке аштан соң аэробик күнегүләр ясадык, тематик дискотека булды.

 
02.06.2011
"Әкиятләр иленә сәяхәт"  иттек. Әкиятләр, кино карадык, балалар бакчасында күрсәтү өчен әкиятләр сәхнәләштердек
9 нчы класс укучылары математика буенча БДИ бирделәр

01.06.2011 Мәктәп яны лагеренда балаларны яклау көненә багышланган чаралар үткәрелде.
31.05.2011 3 нче һәм 4 нче класс укучылары, класс җитәкчеләре Галимова Э.Ф. һәм әти - әниләре белән берлектә, гаилә бәйрәме үткәрделәр
30.05.2011 Мәктәп күләмендә кече сабантуй үткәрелде. Укучыларның еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Конкурсларда катнашкан укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Укучылар төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.
29.05.2011 9 нчы класс укучылары татар теле буенча имтихан бирделәр
26.05.2011 9 нчы класс укучылары рус теле буенча БДИ бирделәр.
24.05.2011 Мәктәп күләмендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде.
21.05.2011

"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында һәр атнаның шимбә көнендә оештырылучы "Җырлыйк әле" тапшыруында Мөслим районы җырчылары чыгыш ясадылар. Әлеге тапшыруда Метрәй мәктәбенең элекеге укучысы Шәйгарданов Айрат та чыгыш ясады.


21.05.2011 Бер төркем укучылар Иске Вәрәш авылы янында үткәрелгән варислар слетында катнаштылар, туризм ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар.
21.05.2011 Укучылар "Назыйкул" чишмәсе буена экскурсиягә чыктылар. Алар чишмә тирәсен җыештырдылар, төрле спорт уеннары уйнадылар. Язгы табигаьне күзәттеләр.
17.05.2011-20.05.2011 Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән"Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының  республика турында  укучылар командасы уңышлы чыгыш ясады һәм диплом, кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
17.05.2011 Мәктәбебез командасы район үзегендә үткәрелгән җиңел атлетика буенча ярышларда актив катнашты
14.05.2011
Район балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе спортзалында  "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының икенче туры булды. Мәктәбебез командасы,  гомуми нәтиҗәләр буенча, 1 нче урын яулап, 17-20 нче май көннәрендә Яр Чаллыда үткәреләчәк республика турында катнашу хокукы алды.
08.05.2011
Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Анда укучыларыбыз ветераннарны бәйрәм белән котлап чыгы ясадылар. Обелискка венок салдылар

 

07.05.2011
Мәктәбебез укучылары ветераннар һәм сугыш чоры балалары белән очрашып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар
27.04.2011 Мәктәп күләмендә Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль иртә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган презентация белән таныштылар. Шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр.  
26.04.2011 Чернобыль атом электр станциясендә булган авариягә 25 ел тулды. Шушы датага багышлап мәктәптә иртә үткәрелде. Анда авариянең килеп чыгу сәбәпләрен, нәтиҗәләрен һәм Припять шәһәренең бүгенгесен чагылдырган тарихи видеоязъмалар һәм презентацияләр тәкъдим ителде.

6 нчы класс укучылары татар теле  буенча тест сорауларына җавап бирделәр

 

25.04.2011 Мәктәптә физика буенча Екатеринбугның "Центр развития молодежи" оешмасы һәм Белоруссиянең "Конкурс" ассоцияциясе белән берлектә үткәрелгән  "Зубренок" конкурсы үткәрелде. 
21.04.2011
Мәктәбебез командасы район үзәгендә үткәрелгән брейн - ринг ярышларында актив катнаштылар.
6 нчы класс укучылары математика буенча тест сорауларына җавап бирделәр
19.04.2011
6 нчы класс укучылары рус теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
15.04.2011
8 нче класс укучылары Россия тарихы буенча тест эшләделәр.
15.04.2011
5-9 нчы класс укучылары "Колосок" халыкара интерактив конкурста катнаштылар

8 нче класс укучылары тарих буенча тест сорауларына җавап бирделәр
14.04.2011
Мәктәпнең бер төркем укучылары район үзәгендә үткәрелгән "Яшь бөреләр" бәйгесендә чыгыш ясадылар. "Бию" номинациясендә Яббарова Гөлнар, "Җыр"  номинациясендә Шыгаепова Алия, балалар бакчасыннан Ногманова Айсылу  финалга чыктылар. "Конферансье" номинациясендә Фәхртдинова Айсылу һәм Шакиров Алмаз, "Җыр"  номинациясендә Хайбрахманова Айзилә диплом белән бүләкләнделәр.
13.04.2011
Бүген мәктәптә "Зирәк тиен" уен - бәйгесе үткәрелде. Анда 2-9 нчы класс укучылары актив катнашты

 

8 нче класс укучылары татар теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
11.04.2011 8 нче класс укучылары инглиз теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
08.04.2011 8 нче класс укучылары биология буенча тест сорауларына җавап бирделәр
06.04.2011 8 нче класс укучылары математика буенча тест сорауларына җавап бирделәр

Укучылар группасы  Яңа Усы авылында үткәрелгән "Яшь бөреләр" конкурсының зона турында актив катнаштылар.


04.04.2011
8 нче класс укучылары рус теле буенча тест сорауларына җавап бирделәр
01.04.2011 Мәктәп күләмендә "Көлке көне" үткәрелде. Мәктәп радиосының чираттагы чыгышы да шушы көнгә багышланган иде. Чарада кызыклы виделфиль да күрсәтелде.
29.03.2011 Мөслим гимназиясендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының "Куркынычсыз тәгәрмәч" дип исемләнгән  республика конкурсының район турының 1 нче этабы үткәрелде. Конкурс 3 өлештән торды. Безнең укучыларыбыз һәр этапта да уңышлы чыгыш ясадылар һәм  юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча Фәхртдинова Айсылу һәм   Шәрифуллин Ранис 2 нче урын, беренче ярдәм күрсәтү буенча Ахметвалиева Камиля  3 нче, агитбригада чыгышында команда 2 нче урын яулады.
23.03.2011  Мәктәп күләмендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
22.03.2011  1 нче класста "Әлифба" бәйрәме үткәрелде.
19.03.2011  4 нче класс укучысы Шакиров Алмаз район үзәгендә үткәрелгән  рус теле  буенча  олимпиадада катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә иреште.
17.03.2011                        Бөтенроссия " Кенгуру-2011 конкурсының мәктәп туры үткәрелде. Анда 11 укучы катнашты.
16.03.2011 Метрәй кусты буенча 4 нче класс укучылары арасында " Иң белемле укучы" конкурсында катшаып, Шакиров Аламз 2 нче, Шыгаепова Алия 3 нче урын яулды.

Район балалар берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. Мәктәбебездән ул чарада 7 нче класс укучысы Кашапов И. катнашты


9 нчы класс укучылары математика буенча өйрәнү тестлары эшләделәр

12.03.2011 4 нче класс укучылары район үзәгендә үткәрелгән  математика буенча  олимпиадада катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
11.03.2011 Мәктәп күләмендә ата - аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышның официаль өлешеннән соң уздырылган "Ягез әле, әтиләр! Ягез әле, әниләр!"дип исемләнгән конкурс һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.
09.03.2011-10.03.2011

9 нчы класс укучылары рус теле һәм математика буенча интернет - тестта катнаштылар


02.03.2011 Районда үткәрелгән "Йолдызлык" конкурсының гала-концертында  мәктәбебезнең 4 укучысы катнашты. "Вокал" номинациясендә Кашапов И, Сәфәргалина Л., Хаҗиев Р. 2 дәрәҗә, "Конферансье" номинациямендә Ильясова Я. 2 нче дәрәҗә лауреат булдылар.
28.02.2011 Бүген мәктәп күләмендә хәрби-патриотик җырларга конкурс үткәрелде.
24.02.2011 Мәктәп күләмендә "Әти дә солдат булган"дип исемләнгән презентацияләр конкурсы үткәрелде.
16.02.2011 М. Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган иртә үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Р.С. үткәрде. Презентацияләрне  9 нчы класс укучысы Шыгаепова А. әзерләде
14.02.2011

Мәктәп күләмендә гашыйклар көненә багышланган "Син - минеке, мин - синеке" дип исемләнгән чара үткәрелде.


12.02.2011 6 нчы классның 2 укучысы: Галимов А. һәм Шәмсиев Р. район үзәгендә үткәрелгән математика буенча олимпиадада катнашты
10.02.2011 Мәктәп күләмендә авылыбызның әфганчы ир - егетләре:  Хайбрахманов Нияз һәм Ногманов Фәргать белән очрашу үткәрдек. Очрашу барышында укучыларга  тарихи видеофильмнар, фоторәсемнәрдән  эшләнгән роликлар күрсәтелде.  Әфганчыларыбыз  укучыларны үзләренең   сугыш кырларында алган тәэсирләре белән дә таныштырдылар. 

Чаңгычылар командагы район үзәгендә үткәрелгән чаңгы ярышында уңышлы чыгыш ясадылар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 4 нче урын яуладылар.


 

08.02.2011 Мәктәбебезнең 5 укучысы "Йолдызлык" конкурсының сайлап алу турында катнашты, Шарифуллин Ранис уңышлы чыгыш ясаган өчен грамота белән бүләкләнде. Калган укучылар гала - концертта чыгыш ясаячаклар

"Метрәй радиосы" үзенең чираттагы тапшыруын гашыйклар көненә багышлады.


02.02.2011 Укучыларыбыз "Йолдызлык" фестиваленең зона конкурсында уңышлы чыгыш ясап, сайлап алу турына үттеләр
29.01.2011

Мәктәбебез күләмендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Укучылар чаңгылар белән һәм җәяүләп кышкы урманга сәяхәт иттеләр һәм урман хуҗалыгына нарат күркәсе җыюда ярдәм иттеләр.
28.01.2011

Мәктәбебезне тәмамлап, урта махсус һәм югары уку йортларында белем алуларын дәвам итүче укучыларыбыз белән очрашу кичәсе үтте. Кичәдә студентлар төрле конкурсларда катнаштылар, уку шартлары белән таныштырдылар.
28.01.2011

Район үзәгендә үткән шорт - трек ярышында укучыларыбыз командасы тугызъеллык мәктәпләр арасында 1 нче, гомуми нәтиҗә буенча 3 нче урын яулады. Җиңүегез белән котлыйбыз!


21.01.2011 Мәктәбебезнең укучылар командасы "Нептун" йөзү бассейнындагы ярышларында катнашып, 3 нче класс укучысы Шарифуллин Ранис "Иң яшь йөзүче" номинациясендә, 6 нчы класс укучысы Галимов Айдар үз яшьәшләре арасында 2 нче урын яуладылар, бүләк һәм грамотага лаек булдылар, команда 4 нче урынны яулады.
19.01.2011

"Шатлык" театр - студиясе үзенең чираттагы әсәрен сәхнәгә куйды. "Зәңгәр шәл" әсәренең видеоязмасы С. Сәйдәшевның тууына 120 ел тулуга багышланган конкурска тәкъдим ителде. 


7 нче класста инглиз теленнән әти - әниләр өчен ачык дәрес , "Үз балабыз турында беләбезме?  дигән темага әңгәмә  үткәрелде.


12.01.2011.

Район үзәгендә, информатика укытучылары катнашында, "ТР  да Электрон белем бирү" программасын тормышка ашыру буенча семинар үткәрелде.


11.01.2011.

Мөслим гимназиясендә 9 һәм 11 нче класс укучылары   математика буенча сынау имтиханнары тапшырдылар Анда  415 укучы катнашты. Имтиханны Казан белемнәрне мониторинглау үзеге үткәрде. 


09.01.2011

Мәктәптә 04.01-09.01 көннәрендә кышкы мәктәп яны лагере эшләде.


30.12.2010

Мәктәбебезнең 4 уку алдынгысы район үзегендә үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты.


29.12.2010

Мәктәп күләмендә Яңе ел бәйрәме үткәрелде. Чарада һәрбер укучы да актив катнашты. Башлангыч класслар арасында иң матур куян, ә югары класслар арасында иң булган егет билгеләнде. Һәр класс үзенең мавыктыргыч чыгышын да тәкъдим итте.


28.12.2010

Хөрмәтле коллегалар, сайтны кулланучылар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!


28.12.2010

Кыш бабай һәм Кар кызы, волонтерлар отряды белән берлектә,  ветеран укытучы һәм хезмәткәрләрне Яңа ел белән котлады, бүләкләр тапшырды.


9 нчы класс укучысы Шыгаепова Айгөл Казанда үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә катнашты.


25.12.2010 Волонтерлар отряды "Наз"приютында булып балаларны бәйрәм белән котлады һәм аэробика буенча мастер - класс үткәрде.

 

23.12.2010

3,4 нче класс укучылары  балалар бакчасына барып кечкенәләрне Яңа ел бәйрәме белән котладылар һәм аларга үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр


22.12.2010 Мәктәпнең волонтерлар отряды балалар бакчасына барып кечкенәләрне Яңа ел бәйрәме белән котлады.

20.12.2010

Район үзгендә, Укытучылар елын йомгаклауга багышланган кичәдә, инглиз теле укытучысы Шарифуллина Р.Ф. да катнашты. Аңа мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды. Котлыйбыз!


10.12.2010 1,2 һәм 3,4 нче класс укучылары "Шалкан" һәм "Ике кыз" әкиятен сәхнәләштерделәр. Кичен, театр декадасын йомгаклап, укучылар кичәсе үткәрелде. Кичәдә "Шатлык" театр - студиясе үзенең чыгышын тәкъдим итте. Укучылар арасында "Иң шәп артист" конкурсы үткәрелде. Декада нәтиҗәләре буенча иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
08.12.2010 9 нчs класс укучылары "Шәҗәрә" әсәренннән өзек күрсәттеләр.
07.12.2010 8 нче класс укучылары "Бәхетле кияү" әсәрен сәхнәләштерделәр
03.12.2010 7 нче класс укучылары "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәреннән өзек күрсәттеләр
02.12.2010 6 нче класс укучылары "Авыл эте Акбай" әсәрен сәхнәләштерде. Алар  шулай ук чыгышларын балалар бакчасындагы нәниләргә дә тәкъдим иттеләр

01.12.2010 5 нче класс укучылары "Кайда хаклык, кайда дөреслек" әсәреннән өзек күрсәтте.
30.11.2010 Мәктәп күләмендә Т. Миннуллинның туган көненә багышланган декада бара. Декада аның тормышын, иҗатын өйрәнүгә багышланган иртә белән башланып китте. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Даутова Р.С. һәм Галимҗанова Х.Ә. үткәрде.
25.11.2010 Башлангыч класстарда инглиз теле укытучыларның район методик берләшмәсе утырышы үткәрелде. Укытучы Ахметвалиева Л.Н. 3 нче класста ачык дәрес һәм "Әниләр бәйрәме" үткәрде.

19.11.2010 2 нче класс укучылары эзтабарлар сафына кабул ителде.

"Шатлык" театр- студиясе членнары Мөслимдә үткәрелгән сәламәтлек театрлары бәйгеседә катнашты.
 Быелгы чыгышлар: “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” дигән исем астында узды. Безнекеләр 3 нче урынга лаек булдылар.


 

18.11.2010 8 нче ноябрьдән 18 нче ноябрьгә кадәр чорда мәктәп күләмендә "Чиста су " атналыгы үткәрелде. Укучылар чишмә һәм сулык тирәләрен чүп - чардан арындырдылар, экологик темаларга класс сәгатьләре  үткәрелде. Гомуми класс сәгатендә укучылар "Урок чистой воды" дип исемләнгән видеофильм белән таныштылар.

12.11.2010 Спартакиада кысаларында баскетбол буенча зона ярышлары үткәрелде.

11.11.2010 Мәктәп күләмендә "Русский медвежонок" конкурсы үткәрелде. Башлангыч класс укучылары " Эрудит - марафон" конкурсына да актив катнашып киләләр.
03.11.2010 Мәктәптә оешкан түгәрәкләр даими үткәрелеп килә."Нечкәбил" аэробика түгәрәгенә укучылар гына түгел, өлкәннәр дә яратып  йөриләр.

30.10.2010 Мәктәп күләмендә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә Убырлылар да кунакка килде. "Мисс Сөмбелә" конкурсында 7 нче класс укучысы Камалетдинова Кадрия 1 нче урын, 9 нчы класс укучысы Шәйхәйдәрова Алисә 2 нче урын яулады. 3 нче урынны 8 нче класс укучысы Ильясова Язилә һәм 6 нчы класс укучысы Сабирова Гүзәл бүлеште.

28.10.2010 Мәктәп күләмендә «Начар гадәтләр тудырган конфликтлар һәм аларны чишү юллары”темасы астында ата - аналар университетының утырышы үткәрелде. Анда район попечительләр советы члены Садриева Л. Я катнашты. Ул әти - әниләрне районда попечительләр советының эшчәнлегенең торышытурында сөйләде. Чыгышны үзе язган шигырьләре белән бәйләп алып барды. Район шифаханәсенең шәфкать туташы Насыйрова З. "Наркомания һәм аның белән көрәшү чаралары" турында чыгыш ясады. Фәхртдинова Д.Н. мәктәп Уставы белән таныштырды. Ахырда әти - әниләр белән берлектә Яббарова С.Я. мастер класс үткәрде. 
22.10.2010 Рус теле буенчаиртә үткәрелде. Иртәне, Шәмсиева Н.Р. җитәкчелегендә, 5 - 6 нчы класс укучылары үткәрде. Алар рус телендә әкиятләрне сәхнәләштерделәр, лото уенын уйнадылар

"Ләйсән" балалар бакчасында РМО утырышы үткәрелде. Анда башлангыч класс укытучылары да катнашты.


20.10.2010 Мәктәптә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде. Укытучы Шарифуллина Р.Ф. 6 нчы класста "Виртуальное путешествие в Лондон" дип исемләнгән ачык дәрес һәм "День Благодарения в Америке"  дип исемләнгән ачык чара тәкъдим итте. 

16.10.2010 Мәктәп күләмендә 1552 елда Казанны яклап шаһит киткәннәрне искә алу көне үткәрелде.. Чараны Алабуга Дәүләт Педагогия Университетында белем алучы 3 нче курс студенты - элеке укучыбыз Яббаров Илмир үткәрде. Ул тарихи вакыйга турында кызыклы һәм файдалы чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде.
13.10.2010 Мәктәп күләмендә "Тукай эзләре буйлап..." дип исемләнгән иртә үткәрелде. Иртәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Даутова Р.С. һәм Галимҗанова Х.Ә. алып барды. Алар Кырлай авылына сәяхәтләре барышында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара презенция белән үрелеп барды.
08.10.2010 Мәктәп күләмендә "Китап" операциясе үткәрелде.

Атна дәвамында укучылар ветеран укытучылар һәм ялгыз калган әбиләр белән очрашып, Өлкәннәр  һәм Укытучылар көне белән котладылар


07.10.2010 1 нче класста әти - әниләр җыелышы үткәрелде.

5 нче класс укучылары  һәйкәл тирәсен җыештырдылар.


06.10.2010 Укучылар тарафыннан әзерләнгән "Метрәй" телевидениесе үзенең беренче тапшыруын тәкъим итте. Программа тулысынча Укытучылар көненә багышланган иде. Һәр класс котлаулар әзерләде. 3 нче класс укучысы Фәхртдинова А, 8 нче класс укучылары һәм 9 нчы класс укучысы Шыгаепова А. котлауларны презентация һәм фильмнар рәвешендә тәкъдим иттеләр. Укучыларга һәм укытучыларга  педагог - оештыручы Шарифуллина Р.Ф. әзерләгән фильм да  тәкъдим ителде.
05.10.2010

Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.


02.10.2010

Мәктәбебез ашханәсендә Өлкәннәр көненә багышлап зур чара үткәрелде. Укучылар, әби  - бабайларын котлап, зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм  чәй өстәле артында үтте. Өлкәннәр көнен үткәрүдә ярдәм иткән спонсорлар: Галимов Ф., Хайруллин Т һәм Сәфәргалиин Р.  зур рәхмәтебезне белдерәбез!


01.10.2010

Укучылар, педагог - оештыручы Шарифуллина Р.Ф. белән берлектә, "Укытучыңны котла!" акциясе кысаларында авылдашларыбыз белән очраштылар. Алар үзләренең укытучыларына багышланган котлауларын волонтерларга тапшырдылар.


28.09.2010

Усы авылында җәяүле туризм буенча үткәрелгән ярышта мәктәбебез командасы актив катнашты һәм "Бивак" конкурсында 1 нче урын яулады. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

25.09.2010

Район үхәгендә үткәрелгән кросста мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады.


"Метрәй" радиосы  үзенең чираттагы тапшыруын укучыларга тәкъдим итте.


15.09.2010

Бүген - Татарстан варисларының туган көне. Укучылар бу көнне табигать кочагында билгеләп үттеләр. 4 нче класс укучылары варислар  сафына кабул ителде. Алар яґнына кунакка Шурәле һәм Убырлоы карчык та килгән иде.


14.09.2010

Мәктәптә Президент сайлаулары үткәрелде. Участок сайлау комиссиясе үз эшен иртән 7.00 дән 8.00 гә кадәр дәвам итте. Бу вакытта "Метрәй" радиосы үзенең беренче тапшыруын тәкъдим итте. Чыгыш Варислар туган көнгә багышланган иде.


04.09.2010

Мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәңге алу оештырылды.


01.09.2010

Мәктәптә Белем бәйрәме үткәрелде. 1 нче класска 4 укучы кабул ителде. Бәйрәмгә район мәгариф бүлегеннән Вафина В.Н., Минһаҗетдинов Ф. , җирле үзидарә рәисе Хайбрахманов Р.Р., әти - әниләр һәм ветеран укытучылар килде. Беренче класслар укучылар сафына кабул ителде.  8 нче класс укучылары Миңнуллина А. һәм Хаҗиев Р. паспорт тапшырылды. Беренче дәрестә укучылар Болгар һәм Зөя утравы турында белемнәрен тулыландырдылар. Укучылар каршында үзләренең хатирәләре белән Яббарова С.Я., Галимҗанова Х.ә. һәм Галимова Э.Ф. уртаклашты. Укучылар слайдлар белән таныштылар.


Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Татар матбугаты

GISMETEO: Погода по г.Муслюмово

 

Besucherzahler russian wives
счетчик посещений